Шунысын да әйтим, бу эш өчен акча җыймадык. Беренче адымыбызда ук идарә әгъзалары белән ширкәтнең финанс хәленә анализ ясадык. Тугыз катлы булса да, өч кенә баскычлы җыйнак йортыбызның 349 мең сум бурычы җыелган иде... Җентекләп өйрәнгәч, хәлнең ул хәтле аяныч түгеллегенә төшендек. Элекке идарәнең ничек башы җитмәгәндер моңа! Әйткәнемчә, әлеге авыр мирасны тикшергәч, кайбер оешмаларның бездән икеләтә тариф буенча каерганлыгы аныкланды. Гафу итегез, компьютерда хата киткән, диләр безгә, әмма алган артыкны кайтарырга ашыкмыйлар үзләре. Акчабызны мәхкәмә аша кайтарттык. Һәм менә шул акчага алда әйткән эшне эшләтә алдык. Бурыч пәйда булуга тагын бер сәбәп бар икән. Акчаны бездән, иң күбе, җылылык һәм кайнар су бирүче оешма ала, һәм ул ай башында ук түләттерә. Ягъни счеттагы акчаны бер оешма ай башында ук себереп алып бетерә дә башка оешмаларга гел калмый. Счет-фактура ул чакта халыкка таратыла гына бит әле. Һәм тегеләре бурычыгыз бар дигән кәгазь җибәрергә мәҗбүр була. Без җылылык һәм кайнар су бирүчеләр белән сөйләшүләр алып бардык һәм акчаны аларга ай ахырында түләү турында яңа килешү төзедек. Акча йөрешен менә шулай җайга салдык.
- Түләүләр димәктән, хезмәт күрсәтүче оешмаларга акча күчерү өчен аны фатир хуҗаларының әлеге счет-фактуралар буенча түләүләре дә шарт бит әле. Күп кенә йортларда бу эш авырлык белән бара, ә сез ничек оештырдыгыз?
- Без эш башлаганда, йортта яшәүчеләрнең кырык проценты йә гел түләми, йә тиешеннән аз түли иде. Армый-талмый аңлату эшләре алып бардык. Беренчедән, акчаның нәрсәгә тотылуын һәр баскычта белдерүләр тактасында язып куя идек. Шул ук мәгълүматны счет-фактура кәгазе артына да язып җибәрдек. Аннары кичен фатирларга кереп сөйләшүләр алып бардык. Билгеле, ишек ачмаучылар да була иде. Үзегез сайлап куйдыгыз, кертегез дип үҗәтләндек. Әлбәттә, участок инспекторын да үзебез белән ияртеп йөрттек... Аннары дөрес түләттерә дә башладык. Әйтик, фатирга көньяк кешеләрен кертүчеләр бар - алар ишле җыела, суны көн-төн агызалар. Барлык фатирларга да хисап приборлары куйдырттык. Кулланасың икән - түлә! Балконнарына җылылык батареялары көйләнгән фатирларга да кагылды ул гадел принцип... Менә шулай тырышкач һәм, иң мөһиме, акчага башкарган эш нәтиҗәләре күренгәч, җыемнарыбыз йөз процентка җитте.
- Без һаман акча турында гына сөйләшәбез ә йортның электр, җылылык, салкын һәм кайнар су челтәрләре кебек катлаулы хуҗалыгы да бар бит әле. Анда тәртипне ничек урнаштырдыгыз соң?
- Ирем Ранас шөгыльләнде бу эш белән, шуңа күрә андагы мәшәкатьләр исемдә дә калмаган инде. Ул ширкәтнең теплотехнигы бит, бөтен эшне белеп үзе алып барды. Ул булмаса, читтән белгеч ялларга туры килер иде. Әле анысы нинди белгеч булып чыга, акчасын да күбрәк чыгарырга туры килер иде, мөгаен. Ә минеке ару белми тырыша. Гомумән,максатына ирешим дисә, таулар актара торган кеше ул. Бер мисал китерим. Берсендә йортыбыздан шактый гына еракта су агызу челтәре оешмасы төзекләндерү эшләре алып барды. Бетергәч, чыгымнарын бездән түләттермәкчеләр болар... Килешү буенча шулай: әгәр эш әлеге челтәрнең йорттан беренче коесына кадәрле арада алып барылса, түләү бездән. Ә аннан арырагында эшләрне оешма үз хисабына башкара. Без тәмам аптырап калдык: әлеге кое да йортыбыздан ярыйсы гына еракта югыйсә, һәм хәйран зур акча да таләп итәләр бит әле. Ранас аларның хаксызлыгын исбат итте бит шунда. Торакның проектын өйрәнеп, үзебезнең ишегалдында гына шундый ук кое булырга тиешлеген ачыклады. Төзүчеләр асфальт түшәп ябып киткән булганнар. Теге су агызу челтәре вәкиле шаккатты. «Мондый үҗәтлекне күргәнем юк иде әле»,- дип чигенергә мәҗбүр булды. Гомумән, торакның инженерлык челтәрен яхшы белергә кирәк, күргәнегезчә, йокласаң, үзләренең чыгымнарын да сезгә чәпеп куярга күп сорап тормыйлар.
Комментарийлар