16+

«Биюдә халыкның дәртен тамашачыга җиткерү мөһим»

Казанның Идел буе районында эшләп килүче «Мирас» ансамбленең оешуына ун ел тулды. Шушы вакыт эчендә коллектив төрле фестивальләрдә, конкурсларда катнашып, лауреат исеменә лаек булды. Күптән түгел аның җитәкчесе Дәүләт Үмәровка «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» медале тапшырылды. Әңгәмәдәшебез үзенең уңышларының сере нидә икәнен безнең белән дә уртаклашты.

«Биюдә халыкның дәртен тамашачыга җиткерү мөһим»

Казанның Идел буе районында эшләп килүче «Мирас» ансамбленең оешуына ун ел тулды. Шушы вакыт эчендә коллектив төрле фестивальләрдә, конкурсларда катнашып, лауреат исеменә лаек булды. Күптән түгел аның җитәкчесе Дәүләт Үмәровка «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» медале тапшырылды. Әңгәмәдәшебез үзенең уңышларының сере нидә икәнен безнең белән дә уртаклашты.

- Дәүләт, авыл җирендә ир-егетләр бию белән бик кызыксынмый. Сезгә дә әти-әниегез, «Бию ирләр эше түгел», дип каршы төшмәдеме?
- Мин Әстерхан өлкәсенең Кызан дигән авылында туып-үстем. Биюче булыр­мын дип уйлап та карамадым. Шулай да, телевизордан төрле биюләрне отып, дусларга биеп күрсәтә идем. Минем теләгем рәссам булу иде. Шуңа күрә, мәктәпне тәмамлау белән, Әстерхандагы сәнгать училищесына киттем. Рәсемнәремне ошатып кабул иттеләр. Әмма инша язган чакта янымда утырган казах егете эшне бозды. Миңа шпаргалка сузып ярдәм итәргә теләде, ахрысы. Тик шуның аркасында, имтиханнан икебезне дә чыгарып җибәрделәр. Шуннан соң документларымны алдым да мәдәни-­агарту училищесына хореография бүлегенә бирдем. Бәлки бию миңа нәселдән бирелгәндер. Бабам да тирә-юньдә дан тоткан оста биюче булган. Үзем бию турында хыялланмасам да, шул юлдан китеп бардым. Тора-бара биюне ярата башладым. Әстерхандагы фольклор ансамбленә йөри башладым.

- Казанга нинди җилләр таш­лады?
- Казанга фестивальгә килгән чакта шәһәрне яратып киттем. Аннары Самарада институт тәмамлаганнан соң барыбер Казан үзенә тартты. Мине Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә алдылар. Әмма минем биеп йөрүем әтигә ошамады. «Синең иптәшләрең өйләнә, йортлар сала башлады. Җитәр биеп йөрер­гә», дип чакырып алды. Миңа яраткан эшемнән аерылу авыр булса да, кире үзебезнең якларга кайтып китәргә мәҗбүр булдым. Авылыбыздагы Адилә исемле кыз белән гаилә корып җибәрдек. Башта училищеда укыттым. Аннары авылда ансамбль оештырып, сәнгать мәктәбе ачып җибәрдем. Анда ун ел эшләгәннән соң, кабат Казанга чакырып алдылар.

- Сез Казанда «Мирас» ансамбле белән танылдыгыз. Әлеге коллективка килергә теләүчеләр дә шактый. Теләге булып та, сәләтсез баланы биергә өйрәтеп буламы?
- Без ул ансамбльне 18нче музыка мәктәбе каршында Роза Макарова белән бергә оештырган идек. Бүгенге көндә 16нчы гимназия каршында эшлим. Ансамбльдә йөздән артык бала. Теләге бар икән, теләсә кайсы баланы биергә өйрәтеп була. Шулай да малайларны өйрәтү авыр. Башта ансамбльгә килгән һәр баланы алырга тырышам. Бию­гә йөргән бала мәктәптә яхшы укый, куркуны җиңәргә өйрәнә. Үз-үзләренә ышанычлары арта.

- Бию телендә үзеңнең әйтергә теләгән фикереңне тамашачыга җиткереп буламы? Сәхнәгә берәр бию куйганда Сезнең өчен нәрсә мөһим?
- Кайсыдыр халыкның биюен куйганда, шул халыкның манераларын өйрәнәм, үземә күче­рәм. Шуннан соң гына биюне куя башлыйм. Тамашачыга халыкның темпераментын, холкын җиткерү мөһим, дип саныйм.

- Үзеңнең бию мәктәбен булдыру теләге юкмы?
- Бар андый уйлар. 20 елдан артык балалар белән эшләгәнлектән, тәҗрибә дә бар, идеяләр дә күп. Тик аларны тормышка ашырырга вакыт кына җитми. Мин бер үк вакытта традицион мәдәниятне үстерү үзәгендә фәнни хезмәткәр булып та эшлим.

- «Мирас» ансамбле репертуарында нинди генә биюләр юк. Аларны кайлардан табып бетерәсез?
- Без төрле төбәкләргә экспедиция­ләргә йөрибез. Үзенчәлекле биюләргә, уеннарга игътибар итәм. Мәсәлән, Яшел Үзән районында «Чабата» биюен бииләр, кайбер районнарда «Зәлидә», «Гөлбану», «Гөлнәзирә» дигән җыр­лы-биюле уеннар сакланган. Мин анда әби- бабайларның хәрәкәтләрен күреп, аларның яшь чакларын күз алдына китереп эшкәртәм. Күңелгә ошаган биюләрне балалар белән куябыз. Әгәр татарлар мари, чуваш яисә башка халыклар белән янәшә яшәсә, биюләрдә уртак элементлар барлыкка килә. Ул биюләрне безгә әле күп өйрәнергә кирәк. Фольклорны безнең үзәк кенә түгел, мәдәният һәм сәнгать институты да өйрәнергә тиеш.

- Соңгы елларда Көнчыгыш халыклары биюләре популяр булып китте. Ата-­аналар Сездән шул биюне өйрәтүегезне сорамыйлармы? Бүген яшьләр арасында нинди биюләр популяр?
- Бүген яшьләр арасында брэк-данс, Америкадан килгән хип-хоп биюләре популяр. Балаларга Көнчыгыш халыклары биюләрен 14 яшькә кадәр өйрәтергә ярамый. Әти-әниләре сораса да, аларга аңлатырга туры килә. Аларны хәзер төнге клубларда гына бииләр.

- Сезнең ислам кануннары буенча яшәвегезне беләбез. Бию остасын намазга басарга нәрсә этәрде?
- Сәхнәдә биеп кайтканнан соң, еш авырткалый башладым. Мулла янына барып сөйләп күрсәткәннән соң, «сиңа күз тигән, үзең укысаң, әйбәтрәк булыр», дип җибәрде. Шуннан соң әкренләп кенә намазга бастым. Хәзер гарәпчә Коръән китабы укый башладым.

- Дәүләт, үз балаларыгызда да сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли алдыгызмы?
- Олы кызым Элеонора хореография училищесын тәмамлады, хәзер «Казан» ансамблендә эшләп йөри. Консерваториядә читтән торып укый. Кечкенәсе Ләйсән дә бию түгәрәгенә йөрде. Ул минем хыялымны тормышка ашырып, рәссам булырга тели.

- Үзегезнең ансамбльдә йөрүчеләр, биюләрен дәвам итеп, уку йортларына керәме?
- Казан хореография училищесында, Санкт-Петербургтагы бию академиясендә укучылар бар. Әмма мин аларга биюне сайларга мәҗбүр итмим, чөнки җиңел хезмәт түгел ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading