16+

“И-и матур булган икән”, диде. “Ничек инде булган, ул бит исән”, дидем...

1234 полкы 3 батальон 12 рота, 2 взвод командиры Саба районы, Шәмәрдан авылы егете “Шайтан” позывноен алган хәрби егет Рөстәм Хисамиевка багышлана.

“И-и матур булган икән”, диде. “Ничек инде булган, ул бит исән”, дидем...

1234 полкы 3 батальон 12 рота, 2 взвод командиры Саба районы, Шәмәрдан авылы егете “Шайтан” позывноен алган хәрби егет Рөстәм Хисамиевка багышлана.

«Бер генә ялгышлык бөтен рота, взводның тормышын хәл итә»
Махсус хәрби операция зонасына китерелгәннән бирле, биредәге һава торышына күнегә алмады безнең Татарстан егетләре. Ай-һай ачы җилләре, хәтта кояш та монда саран гына елмая. Яңгыр коепмы-коя, ә җире кара, баткаклы, бастың исә кереп чумасың. Машиналар да кереп бата да, шуларны чыгара-чыгара да нужаланып бетәсең. Әллә нәрсә генә шунда. 

2022 елның ноябре. Якынча 08: 00 сәгатьтә егетләребез төялгән колонна хәрәкәт итә башлады. Луганск ягындагы шәһәр аша уза, биредә аларны ни сәбәпледер тынычрак урынга күченеп китмәгән җирле халык каршы алды. Кайберсе кулына телефонын алып төшерә башлады. Бер төркем кешедән читтәрәк торган, өстенә юка гына камзул, кара төстәге шомарып беткән эшләпәсен кыңгырайтып кигән олы яшьтәге бабай “Шайтан” позывнойлы егетнең игьтибар үзәгендә булды. Күзләрендә гүя бушлык иде аның, моңсу караш белән озатып калды. 

Тиешле җирлеккә барып җиткәннән соң, “Шайтан” идарә иткән взвод беренче хәрби бирем алды. Нарат урманына кереп позициядә көтеп торырга. Егетләр БТРдан төшеп кайсы кай якка таралышты, биредә ике күз генә түгел, ә биш күз, гаять каты сизгерлек, уяулык кирәк. Чөнки каршы яктан җибәрелгән разведчик дроннар сагалап кына тора. Һәр адымың теге якка хәбәр ителә. “Шайтан”га бер хәрби дусты хәтта шундый бер мәзәк хәл сөйләгән иде. Бер дрон очып та килгән, теге егет аны зур бер агач пүләне белән бәреп тә төшергән. Моның өчен ул егетне хәтта бүләкләгәннәр дә, чөнки курыкмыйча “Баба яга” (дүрт, алты яки сигез пропеллерлы (яки «тырнаклы» зур коптер. Тавышлары шактый куәтле, ләкин иң куркынычы хәрби припаслар ташыйлар. Еш кына бу миномет миналары, 120 миллиметрлы һәм авиация сугыш кирәк-яраклары, 25 һәм 50 килограммлы бомбалар - Ред.иск). Бер караганда, шул зәһәр техниканы бәреп төшереп әлеге хәрби күпме иптәшенең гомерен саклап калган бит. 

Икенче көнне рота командиры аларны иртәнге 06:00 дә уятты. Техника гүләвен, танк чылбырларының тавышын ишетеп уяткан икән ул. Безнекеләр чакырылмаган кунакларны карау өчен пилотсыз очкыч җибәргән. Каршы як колоннасында егетләр урнашкан позициягә өч танк, алты БМП һәм КАМАЗлар якынлаша иде. “Шайтан” взводында булган егетләр боларны күреп бик тиз генә һөҗүмгә әзерләнә башлады. Запас позициягә яшеренделәр һәм урман полосасындагы ут өеренә тап булдылар. Безнекеләр каршы якның пехота төркеменә ут ачкан, шуңа биредә аусыз көрәш бара. Танкчылар ул якка таба “сәлам уты” җибәрде дә, шуннан слң аннан баш калкытучы булмады. Ләкин теге як та тик ятмый, егетләр урнашкан посадкага өстеннән артиллерия эшли башлады. Бер мина танкка эләкте булса кирәк, танк эчендәге егетләр “Шайтан” яшеренгән позициягә килде. Бу вакытта инде сул флангта каты һөҗүм бара иде. Безнекеләр дошманның танкын һәм БТРын юк итте. Аларның калган техникасының яртысын янып бетте, ә калганнарын каршы якның хәрбиләре ташлап качканнар. 1234 ротасы егетләре иртәнге алтыдан көндезге икегә кадәр постларында яшеренеп, әзер торды, ләкин каршы яктан бүтән һөҗүм итү булмады... Ач, ярсыган, ату тавышларыннан башлары чатнап авырткан егетләр, ниһаять, сигез сәгать эшләгәннән соң, тизрәк мич ягарга һәм ашарга җылытырга дип, окопка кереп киттеләр.
Күрше роталар арасында яхшы мөнәсәбәт иде, хәтта кайчак соңгы "сухпаекларын" да бирешә иде алар. 

«Пехотасыз танк – ул сукыр, тонык ут чарасы, аны юк итү шактый җиңел...», әнә шуңа егетләр танкларын да саклап тотты. 
Җирле халык белән дә уяу булырга туры килде: аларның кайберләре – артиллерия өчен наводчиклар. Егетләрнең кайда урнашулары турында көне сәгате белән шундук каршы якка тапшыралар. Шуңа Рөстәм үзенең егетләрен бигрәк тә урта яшьтәге ир-атлар, хатын-кызлар белән нык сак булырга өндәде. Бер генә ялгышлык бөтен рота, взводның тормышын хәл итәргә мөмкин бит. 

Берничә атнадан өлкән лейтенант өйдән берьюлы ике посылка алды. Аның сүзләренә караганда, туганнардан килгән хатны уку җиңел булмаган.
Беренчел мәлләрдә әле нәрсәнең нәрсә икәнен аңлап бетермәгән егетләр рюкзакларында ни бар барысын ашап бетерде дә бер атнага якын ач торырга туры килде. Хәтта катып беткән бер телем ипине дә әллә ничә кисәккә бүлеп ашады алар. Ә яңгыр яуган көнне чын бәйрәмгә тиңлиләр. Су җыеп калалар, бер ай буена рәтләп юынмаганга, яңгыр суы ярап кына куя үзе. Инде менә Татарстаннан волонтерлар килә башлагач, егетләр эченә җылы керә. Димәк, алар ялгызы түгел. Әнә бит Арчадан Илнур Яруллин, Сабадан Җәмил абый Янгалычев ничәмә-ничә чакрым юл үтеп туган як, туган төбәк сәламен тапшыра. Эх, сагындыра шул. Тик биредә без кирәк, дигән уй йөгереп үтте Рөстәмнең. 

Түземсезлек белән посылкаларны ачты, хатларны, гаиләсенең, улы Ислам, хатыны Әдиләнең фотоларын тапты. Шактый кырысланган йөзе елмаю белән капланды. Ватс ап, телеграмм аша аралашып торсалар да, кәгазь битенә төшерелгән хат башка инде ул. Хатны бераз тәнәфесләр белән укыды ул, чөнки бугазына килеп терәлгән яшь төенен ничек тә йотып җибәрә алмый газапланды. Кайтырмын, боерса, җиңү белән. Барысы да балаларыбыз тынычлыгы, күк йөзе кара болыт белән капланмас өчен эшләнелә бит. 
9 февральдә һәлак булган

– Безнекеләр посадкага, төрле куакларга ышыкланып, дүрт көн дәвамында бернинди элемтәсез торырга мәҗбүр була, эчәргә сулары, ашарга ризыклары булмый, – дип искә ала волонтер Җәмил абый якташы Рөстәм Хисамиев турында. – Кинәт көчле миномет атышы башлана. Рөстәм каты яралана. Снаряд шартлап, контузия ала. Авыр хәлдә булуына карамастан, ярасын бәйләп кую әмәлен таба. Моннан тыш, дүрт иптәшен коткара. 20 декабрь көнне штурмга кереп китте алар. Менә шул хәлиткеч бәрелеш була. Аның бригадасында булган 2 егетне – “Монолит” белән “Саба”ны җирләдек. “Потап”, “Раджа”, “Шабашник”ны алып чыга алмыйлар. "Шайтан"ыбыз 2023 елның 9 февралендә һәлак булган. Ә 5 мартта батырыбызны туган җиренә алып кайтып җирләдек. 

«Саубуллашып кереп китте дә югалды»
Яңа тарих языла. Күпме яшь егет шул Россиянең яңа тарихында якты эз калдырды һәм калдырачак. Биредә батыр егет Рөстәм Хисамиевның да өлеше гаять зур. 

Саба районы Шәмәрдән авылы егете Рөстәм Таһирҗан һәм Гөлфирә апа Хисамиевлар гаиләсендә тәүге бала булып 2 июль көнне 1990 елда дөньяга килә. Таһирҗан үзе Балтач районы Иске Салавыч авылыннан, ә хәләле Бөрбашныкы. Язмыш җилләре исә яшь парны Шәмәрдәнгә китереп, биредә төпләнеп калганнар.

Шәмәрдәнда тугыз класс тәмамлаганнан соң Рөстәм Саба аграр көллиятендә укый. Унсигез яшендә армия сафларына алалар. Аңа Йошкар-Ола шәһәрендә урнашкан хәрби частьтә хезмәт итәргә туры килә. Туган ил алдындагы изге бурычын уңышлы үтәп кайтканнан соң, егет төрле эшләрдә эшли. Дәрте ташып торган егет сөйгән яры – Әдиләне дә туган ягында очрата. Мәхәббәт утында дөрләп янган ике яшь йөрәк гаилә корып җибәрәләр. Бәхетле, дус-тату гаиләдә Ислам исемле малай якты дөньяга аваз сала. 

2022 елның сентябрендә – махсус хәрби операция башлангач, повестка Рөстәмгә дә килеп ирешә. Гөлфирә апаның улы белән Казанга машина алырга барышы була ул көн. Әни кеше улын: “Әйдә, улым, кире авылга кайтыйк, машина кайгысымы монда”, дип, кире кайтырга күндерергә тырышса да, Рөстәм үз сүзендә нык тора. Машина алып кайталар, ә икенче көнне ул әйберләрен әзерләп ЭКСПОга китә. 

– Улым иң хәлиткеч бәрелешләрдә булган утлар-сулар кичкән, күпне күргән, күпне кичергән, – дип истәлекләре белән уртаклаша батырның әнисе Гөлфирә апа. – 26 декабрь көнне саубуллашып кереп китте дә югалды. Көттек. Штурмда гадәттә 2 атна була алар. Аллаһы Тәгаләгә исәнлеге өчен ялвардык. Телефон кулдан төшмәде. Хәтта төннәрен дә.

“И-и матур булган икән”, диде
- Арча волонтеры Илнур абый Яруллин миңа улым турындагы хәбәрне 23 февраль тирәсендә әйтте. Ә моңарчы мессенджер аша гел улыма язып тордым. Әле ул көнне дә, ягъни коточкыч хәбәрне ишетү алдыннан да Ватанны саклаучылар көне белән котладым аны. Аннан соң “И-и балакаем, кайларда йөрисең соң”, дип язып куйдым. Ул укылмаган килеш тора. Хәтер бит. Гаилә тарихыбыздагы иң кара көннәрнең берсе, - дип сөйли Гөлфирә апа. - Илнур абый улымның фотоларын сорады: “И-и матур булган икән”, диде. “Ничек инде булган, ул бит исән”, дидем. Илнур абый анык кына әйтмәде. Аннан соң гына турыдан-туры аңа “Илнур абый, андый-мондый булса, Рөстәмне мөселманча җирли аламмы?”, дидем дә ул кыска гына: “Әйе”, диде. “Башка соравым юк”, дип трубканы куйдым. Нидер өзелде күңелдә. Өметнең бер чите дип әйтимме. Сабадан хәрби комиссар, авыл җирлеге башлыгы килде. Улымның җәсәден үзләре алып кайтып бирделәр Ульянга кадәр самолет белән кайтты. Аннан соң машина белән кайтардылар. Төнге сәгать ике иде бугай. Кодаларга алып кайттык. Кечкенә малаем карады. Әни, ул, бик матур гына ята диде. Холкы, төс-кыяфәте белән миңа ошаган иде ул. Минем кебек үк эшкә батыр, сүзгә оста булды.

Гөлфирә апа гомере буе Шәмәрданның данлыклы ит комбинатында иң авыр эшләрдә эшләгән. Ә менә 15 ел инде магистраль газ үткәргечләр линиясендә. Ә гаилә башлыгы газ хезмәтендә эшли. 

– Тормыш ул китап сыман, кемнекедер бара да бара. Ә берәүләрнеке билгеле бер урында тукталып кала. Минем Рөстәмемнеке 33 яшендә, 33нче битендә тукталып калган, – дип күз яшьләре аша уртаклашты улын югалткан әни.
Саба район үзәгендә яшәүче Рамил Галиев дусты турында күз яшьләрсез искә дә алмый. 

– Иң якын, тугры дустым минем, – дип сөйләде ул безгә. – Андый егетләр белән утка да суга да керергә була, диләр бит. Бу юллар Рөстәмгә багышлаган. Без аграр көллияттә бергә укыдык, шунда таныштык. Сабаның үзенә йөреп укыды ул. Рөстәм ярдәмчел, миһербанлы иде. 2015 елда юл һәлакәтенә юлыктым, төнге 3ләр тирәсе булгандыр. Кемгә шалтыратырга белми торганда, кулым үзеннән үзе Рөстәмнең номерын җыйды, мизгел эчендә килеп җитте. Мине хастаханәгә илтеп куйды. Мобилизация буенча китүен белгәннән соң да бик кайгырдым. Ә ул :“Борчылма, энекәш (бер-беребезгә шулай эндәшә идек), бар да әйбәт булыр, дип китте”. Авыр, хәлиткеч бәрелешләрдә булган. Аның үлеме турында миңа әнисе әйтте, әмма күңел ышанмый. Соңгы юлга озатырга бара алмадым, бик авыр булды. Җиргә ятып елардай булдым. Шәмәрдәнгә барган саен зиратка аның янына керәм, күңелемне бушатып чыгам. Улы Исламның күзләре нәкъ әтисенеке, аңа карасам, гүя миңа дустым Рөстәм карап тора.

«Андый кеше башка юк, диделәр»
 Күршеләре Ләйсән Кәримова да үзенең истәлекләре белән уртаклашты. 
- Әйтеп бетергесез кеше иде ул, аның турында сүз табып бетереп булмый. Искә алган саен елыйбыз. Аның юклыгына һаман ышанып булмый. Батыр иде, кешене авыр хәлдә калдыра торган түгел. Үз иле өчен җан ата торган кеше. Әти-әнисе, сеңлесе Динә һәм энесе Нияз, бик тырыш кешеләр. Инсафлы, ачык күңелле күрше егетебезнең үлеме барлык авылдашлар өчен дә онытылмас кайгы булды. Рөстәм булган җирдә тәртип һәм һәр әйбер үз урынында булырга тиеш. Менә шундый бар яклап та уңган, игелекле авылдашыбыз иде ул. Туганнарының, әнисенең, гаиләсенең зур терәге булып, авылдашларга игелек чәчеп, тынгы белми гомер итә иде ул…




 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading