16+

«Катырак җил чыкса, өйләре очып китәрдәй булып тора иде»

13 гыйнвар көнне кичке якта Чүпрәле районы Яңа Чүпрәле авылында яшәүче 75 яшьлек Хаслия апа Нуретдинованың өе янып, икенче төркем инвалид кызы белән ул урамда калган.

«Катырак җил чыкса, өйләре очып китәрдәй булып тора иде»

13 гыйнвар көнне кичке якта Чүпрәле районы Яңа Чүпрәле авылында яшәүче 75 яшьлек Хаслия апа Нуретдинованың өе янып, икенче төркем инвалид кызы белән ул урамда калган.

Бәхетләренә, янгын чыккан вакытта үзләре өйдә булмаган. Күршеләре Рәшит абый Фәтхуллов әйтүенчә, өйләре бик иске, мич ягып җылытыла торган булган. Хәсбия апа кайчандыр йортын төзекләндерергә булышуларын сорап йөреп тә караган, әмма ниндидер сәбәпләр белән ярдәм кичектерелеп килгән.  

– Катырак җил чыкса, өйләре очып китәрдәй булып тора иде. Тәрәзәләре дә көчкә эленеп тора иде. Яшәү өчен бернинди иминлек кагыйдәләренә туры килми иде. Хәсбия апаның ярдәм итәр кешесе юк. Ире Шәүкәт абый кырык ел элек үк вафат булды. 48 яшьлек кызы Фирүзә икенче төркем инвалид. Икәү генә яшиләр. Йортны ремонтларга да, яңа булмаса да, мунча кадәрле генә берәр яшәрлек йорт алырга да мөмкинлекләре юк. Хәсбия апа гомер буе ветлечебницада техничка булып эшләде. Намуслы, эшчән кеше. Ә бүген ул урамда калды. Халыктан ярдәм җыеп, районда уңайлыклары булган бер кечкенә генә фатир булса да алып бирергә иде. Рәхмәт булышкан кешеләргә. Ярдәм акрынлап җыела, – дип сөйләде безгә ул. 

Ярдәм кулы сузарга теләүчеләргә телефон номеры: +7 927 439-97-34 (Илнур Исхаков исеменә Сбербанкка беркетелгән).

Янгын чыкканчы, Хаслия апалар менә шул йортта көн күргән

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading