16+

Ул югалырга тиеш түгел

Дөресе шул, Ходай тарафыннан туганда ук тамгаланган егет ни өчен югалырга тиеш соң әле? Җитмәсә, шуның кадәр моң, тавыш та бирелгән бит әле үзенә. Хәер, ул тамга турында Ленар Миннемуллинга әти-әнисе дә кечкенәдән колагына киртләп килә: ипле генә йөр, юкса, бер-бер начарлык эшли калсаң, сине шундук танып-белеп калачак­лар да, менә...

Ул югалырга тиеш түгел

Дөресе шул, Ходай тарафыннан туганда ук тамгаланган егет ни өчен югалырга тиеш соң әле? Җитмәсә, шуның кадәр моң, тавыш та бирелгән бит әле үзенә. Хәер, ул тамга турында Ленар Миннемуллинга әти-әнисе дә кечкенәдән колагына киртләп килә: ипле генә йөр, юкса, бер-бер начарлык эшли калсаң, сине шундук танып-белеп калачак­лар да, менә...

Дөресе шул, Ходай тарафыннан туганда ук тамгаланган егет ни өчен югалырга тиеш соң әле? Җитмәсә, шуның кадәр моң, тавыш та бирелгән бит әле үзенә. Хәер, ул тамга турында Ленар Миннемуллинга әти-әнисе дә кечкенәдән колагына киртләп килә: ипле генә йөр, юкса, бер-бер начарлык эшли калсаң, сине шундук танып-белеп калачак­лар да, менә ул дип, бармак төртеп күрсәтәчәкләр. Юк, Аллам сакласын, диген. Күңеле һич кенә дә начарлыкта түгел егетнең. Шулай да, «Теге Ленар менә шушы үзе була инде», - дип таныштырыр­га җай чыгып кына тора. Казанда театр училищесын тәмамлап, Минзәлә театрында биш ел эшләүгә үк грант откан, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты булган егет ич әле ул. Тора-бара аларга Әлфия Афзалова исемендәге бәйгенең икенче премя лауреты; «Тантана»да «эпизодик роль өчен» бүләкләре дә өстәлә.

Аннан, Ленар кебекләрне ат өстендә туган дип әйтү дә бар. Чөнки Ленар Миннемуллин да, һич арттырусыз, 15 еллап, ягъни дүртенче класстан бирле ат өстендә чапкан җайдак. Сабан туйлары җитә башласа, арның да йөрәге чабыш атыныкыннан ким чапмый. Әле ул шуның өстенә хәтта Минзәлә театрында артист булып эшләгәндә дә, параллель рәвештә дәүләт конюшнясында өч ел тренер вазифасын алып бара. Ниндидер махсус белеме булган өчен түгел, мал җанлы булуы йөртә аны ат арасында. Әтиләре тәрбиясе монысы. Өч ул - Динар, Ленар, Вилсурны үстергән Миннемуллиннар балаларының урамда киләп-сарып трай тибеп йөрергә вакытлары калмасын, вакыт исраф итеп кызыкны башка булыр-булмас нәрсәдән тапмасыннар дип, аларга бер-бер артлы 300-500 меңләп торган нәселле атлар алып кайтып бирәләр.

- Атларны бик яратам. Без үзебез дә җиде-сигезләп ат асрадык. Арада бик яраткан атларым хәтта берәү генә дә түгел иде. Сабан туйларында район башлыгы атында да чаба идем. Беренче-өченче урыннардан төшкән булмады. Авыр­лыкны киметер өчен, диетага да утыра идем. Безгә башка малайлар да җыела иде. Казанда ипподром ачылгач, баштагы мәлдә анда да йөрдем, - ди Ленар.

Әлбәттә инде, иң яраткан аты - кап-кара «Алтай»ны да искә алмый калмады. Ни кызганыч, ул ат, Ленар сигезенче классларда укыганда, Сабантуйда үлгән.

- Финишка килеп тә җитте, үлде дә. Район Сабан туена бер бик зур түрә килгән булган. Менә шул, мин чабып финишка килгәндә, кулларын күтәреп, чабып килгән атка каршы чыкты. Ат бер якка, мин бер якка очтык. Мин бер хөкемдарның машинасы өстенә килеп төштем, ә ат теге каршыга килгән кеше өстенә ауды. Аны вертолет белән сырхауханәгә озаттылар... Ат инде болай да янган иде...Соңгы елларда атларыбыз да, ат чабышларында катнашканым да юк инде. Шулай да Сабантуй вакытында концертлар алып барган чак булса да, бөтен эшне калдырып торып, ат чабышларын карап килмәсәм, мин кеше түгел, - ди Ленар.

Атлар хакында бик озак­лап сөйләшеп була Ленар белән. Әйтик, атның күзенә карап, аның ничә яшьтә булуын белеп була икән. Ничекме? Үзеңнең башыңны атка якын китереп, көзгегә караган кебек күзенә карыйсың, әгәр дә аның күзендә синең башың гына күренеп торса, ат яшь, әгәр дә гәүдәң дә күренсә, ул инде карт була, ди. Ленар сөйләгәннәрне тыңлыйсың да, ат җене кагылу шул була торгандыр инде дип куясың. Атка хирыслыгы Ленар Миннемуллинны көннәрдән бер көнне хәтта маршал итә. Әйе, әйе, бер елны Минзәләдә 9 май бәйрәмендә ап-ак атка атланып, маршал Жуков ролендә парад кабул итәргә чыга ул.

Улларын чын егет итеп үстерү өчен шуның кадәр ­тырышкан әти-әни һөнәрләре буенча кем­нәр соң, дип төпченәм әңгәмәдәшемнән.

- Алар Кукмарада яши. Әтинең кулыннан килмәгән эше юк. Ат асрау аңа табыш китерә торган нәрсә булмады, аның максаты да ул түгел иде. Мәшәкате күп булса да, әти атларны җаны теләгәнгә асрады. Кәҗәсе түгел, мәзәге диләр бит - монда да шул. Чөнки мондый атны иткә дә суя алмыйсың - ул сеңердән генә тора. Сабан туенда алган бүләк тә ел буена асраган чыгымнарны каплый алмый. Әти үзе төзүче, прораб. Алар өйләр салалар. Әти нәрсәгә һәвәсме? Ул төпле киңәшләр бирергә бик оста. Әнием Халисә - пешекче. Әмма аннан бик яхшы җырчы чыккан булыр иде. Заманында, дөресрәге, 1997 елда әнием «Чаллы былбылы» лауреаты булган. Үземнең җыр өлкәсенә кереп китүемә дә әни сәбәпче. Өйдә малайлар гына булгач, без кызлар өлешенә тиясен дә үзебез эшли идек. Берчак шулай идән юып йөрим, радиодан Салават җырлый. Кушылып җырлап китәсең бит инде. Әни ишетеп торган моны. Кич белән әти эштән кайткач, мине уятып, шуны тагын җырлаттылар. «Атта да йөрерсең, мәдәният йортына җырларга да төшәрсең», - диделәр шуннан соң. Гаиләдәге бер бала барыбер җыр­лар дип өметләнгән булганнар икән үзләре дә, - ди егет.

Соңгы бер елда Ленар театрдан китеп, концерт төркеме оештырып, кем әйтмешли, үз көнен үзе күрә башлады. Баксаң, училищега кергәндә үк вокал буенча укырга дип ниятләп килгән булган ул. Документларын күтәреп Казанга килә, әмма имтиханнар тапшырыр­га соңга калган булып чыга. Ничектер, Мингол абый Галиев белән юллары кисешә боларның. «Син инде, егет, чыннан да соңга калгансың, әйдә мин сине бер җиргә алып барам. Җырчылар күп, ә театр артистлары арасында җырлаучылар сирәк», - дип, ул беренче тапкыр гына күргән Ленарны театр училищесына алып килә. Укып бетерер-бетермәс, Минзәлә театрыннан килеп алып та китәләр үзен. Менә шул китүдән Минзәләдә яшәве аның. Сөйгән яры Илсинәне дә Минзәлә театрында очрата Ленар. Инде кызлары Әдилә үсеп килә. Кул эшеннән тәм табып, калфак, изүләр чигүче Илсинә кызын да үзе кебек калфаклы, милли җанлы итеп күрәсе килә.

- Әле кичә генә кызымның чәчен үзем ясаган чулпылар белән үрдем. Көне буе урамда чулпы белән йөрде. И рәхәт нәрсә икән, чәч тә тузмый, кайда йөргәнен дә ишетеп торасың. «Чулпылы кыз» дип исем дә куштылар үзенә, - ди.

Җиде ел эшли Ленар театрда. Коллектив белән бергә-бергә тудырган, тамашачы күңелендә калган җырлы рольләре дә җитәрлек.

- Бигрәк тә 70-80нче еллардагы җырларны яратам. Алар җаныма да якынрак, тавышыма да туры килә. Иң яраткан җырым - Рөстәм Яхинның, Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган «Китмә, сандугач»ы. Бүтән якка осталык булса да, әрсезлек юк миндә. Юктан бар ясарга яратам. Бер нәрсә башыма килсә, шуны эшләмичә туктамыйм, - ди Ленар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading