16+

Ә нигә үзебезгә тозламаска?

Бакчабызда брокколи, кольраби, пекин, савой, чәчәк, брюссель, пак-чой кәбестәләре, иртә, уртача, соң өлгерешле ак, шәмәхә башлы кәбестәләр үстерәбез.

Ә нигә үзебезгә тозламаска?

Бакчабызда брокколи, кольраби, пекин, савой, чәчәк, брюссель, пак-чой кәбестәләре, иртә, уртача, соң өлгерешле ак, шәмәхә башлы кәбестәләр үстерәбез.

Ел әйләнәсе шулардан төрле ризыклар әзерләп, рәхәтен күрәбез.

Кәбестәне юкка гына халык телендә себерке дип атап йөртмиләр. Ул организмны витаминнарга баета, ферментлары иммунитетны ныгыта, тупас азык җепселләре лимфа әйләнеше системасындагы һәм эчәклектәге агулы калдыкларны табигый юл белән чистартып чыгарырга ярдәм итә. Кәбестәнең кайсысы, ни рәвешле әзерләнгәне сәламәтлек өчен аеруча файдалы? - дигән урынлы  сорау туа. Нутрициологлар, диетологлар фикеренчә, әчетеп тозланган (квашеная) кәбестәгә тиңнәр юк. Ул – аппетитны ачучы кабымлык, әгәр томалап пешерсәк, итле ризык янына бер дигән гарнир була ала. Тарихка күз салсак, бу ысулны безнең эрага кадәр IV гасырда Борынгы Кытайда уйлап тапканнар икән. Соңрак Германиядә, Россиядә популярлашкан. Татарлар исә XX гасыр азагында гына тозлаган кәбестә кадерен белә башлады бугай. 

Мин саф татар авылы – Кошманда (Кайбыч районы) туып үстем. Бакчаларда бәрәңге белән кабактан гайре яшелчә үстермиләр иде. Авырлы хатыннары ризык талымлаганда, токсикоздан коткару, гаиләдә кем булса да каты авырып, ашаудан калганда, хастаның аппетитын уяту, авызына тәм кертү өчен, тозлаган кәбестә сорап, авыл ирләренең күршедәге Семикеево, Афанасьевка авылларына гозер белән барулары исемдә калган. Язын һәм көзен һава торышы еш үзгәреп, чирләр баш калкытканда, яшелчәләргә кытлык күзәтелгән салкын кышта әчетеп тозланган кәбестәнең кадере бермә-бер арта. Ферментланган яшелчәдә сәламәтлек өчен бик кирәкле С, К1, В6, витаминнары, тимер, натрий, бакыр минераллары бар. Әчү процессында барлыкка килгән пробиотиклар – файдалы бактерияләр ярдәмендә, аның составындагы нутриентлар җиңел үзләштерелә. Нәтиҗәдә, эчәклекләр  активрак эшли башлый, организм токсиннардан, зарарлы микроорганизмнардан тизрәк арына, ризык җиңелрәк эшкәртелә, файдалы микроэлементлары канга әйбәтрәк сеңә. 

Антибиотиклар кабул итү аркасында, эчәклекнең микрофлорасы зыян күргәндә, эч китү яки эч кату, күпләп газлар җыелу күзәтелгәндә, эчәклектә ялкынсынулар булганда, әлеге продукт хәлне җиңеләйтә, кайбер чирләрне алдан кисәтә. Пробиотиклар һәм С витамины ярдәмендә, әчетеп тозланган ак башлы кәбестә сидек һәм сулыш юллары инфекцияләренә каршы көрәшергә сәләтле. Сирәк очрый торган К2 витамины гипертония, атеросклероз кебек йөрәк-кан тамырлары чирләреннән интегүчеләрнең хәлен җиңеләйтә. Әлеге витамин сөяк тукымасы сәламәтлеге өчен мөһим аксымнарны активлаштырганга күрә. 

Сөяк авыруларыннан газап чигүчеләргә дә аның файдасы зур.Тозлы кәбестә табиблар билгеләгән даруларны алыштырмый, әлбәттә. Әмма белгечләр билгеләгән тәртиптә дәвалану чорында, өстәмә фактор буларак кулланганда, даруларның тәэсирен көчәйтә, химикатларның организмга тискәре йогынтысыннан арынырга булыша. Сау-сәламәт кешегә әчетеп тозлаган кәбестәне тәүлеккә 100- 150 г ашарга киңәш итәләр. Кайберәүләрнең организмы бу продуктны кабул итмәскә, кемдәдер аңа аллергия булуы ихтимал. Ашказаны-эчәклек тракты чирләре кискенләшкән чорда, бөерләр, ашказаны асты бизе ялкынсынганда, кулланмавыбыз хәерле. Бавыр ялкынсыну чиренә бәйле тозсыз диета тотучыларга да зыян китерүе мөмкин. 

Әчетеп тозлаган кәбестә кибетләрдә, базарларда сатыла. Озаграк саклансын өчен, аңа аш серкәсе, ризыкны тәмләндерү максатында, шикәр комы кушучылар бар. Бу очракта аның файдалы үзлекләре бермә-бер кимүе кызганыч. Ә нигә үзебезгә тозламаска? Тозлау өчен уртача өлгерешле Слава сорты кулай. Шыгырдап торган, сусыл ап-ак баш кәбестәне саламлап турыйм. Шуңа бер кишер кырып салам.Учлап мүк җиләге сибеп җибәрәм. Үзәген кисеп алгач, урталай ярып әчкелтем яшел алма өстәп җибәрәм. Һәр килограммына 18 г исәбеннән тоз сибәм. Ингредиентларны  катнаштыргач, җиңелчә (!!!) уып, эмаль чиләккә тутырам. Өстенә чынаяк тәлинкәсе каплап, 5 л лы сулы савыт бастырып куям. Өстенә тастымал каплап, җылы батарея янәшәсенә урнаштырам. Өч тәүлек дәвамында, озын саплы агач калак белән ара-тирә болгаткалап, җыелган газларын чыгарам. Гадәттә дүртенче тәүлектә ул өлгереп җитә. Өстенә суы чыга, ул бик вак шарчыклар ясап, чеперди башлый. Пыяла банкага тутырып, салкынча урынга куям. Кишер урынына чөгендер, мүк җиләге урынына нарат җиләге, саз җиләге  кулланырга  ярый. Кайберәүләр тозлаганда бер бал калагы шикәр комы сибеп җибәрә. Шәхсән үзем кишердәге, алмадагы, әчкелтем җиләктәге табигый фруктозага өстенлек бирәм. 

Әчетеп тозлаган кәбестәм, патогеннарга каршы торучы сөт кислоталарына бай булганга күрә, озак вакыт бозылмый, кетердәп тора. Аңа сарымсак йә суган турап, үсемлек  мае сибеп, өстәлгә куям. Винегретка салам, салатлар ясаганда, яшелчә ашы пешергәндә, тәм кертү өчен  чамасын белеп кенә тозлы кәбестә кушып җибәрәм. Томалап пешереп, майлы ит янына гарнир итеп бирергә дә кулай ул. Якыннарым ризыкларымны яратып ашыйлар.

Хәмидә Гарипова.

Фото: Татар Информ архивыннан
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading