16+

Бәрәңге кышны исән-имин чыксын өчен нишләргә?

Бәрәңгене дөрес саклау серләре турында безгә «Россельхозцентр» учреждениесенең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова сөйләде.

Бәрәңге кышны исән-имин чыксын өчен нишләргә?

Бәрәңгене дөрес саклау серләре турында безгә «Россельхозцентр» учреждениесенең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова сөйләде.

Баздагы бәрәңгенең кышны ничек чыгуы, барыннан да бигрәк, аны саклауга куйганда үтәлә торган таләпләргә, шулай ук сортның билгеле бер вакыт дәвамында сыйфатын саклап калу сәләтенә бәйле. 

Бәрәңгенең тәмен һәм файдалы үзлекләрен саклау өчен яңа технологияләр дә, күп еллар дәвамында сыналган ысулларны да кулланырга була.
Иң элек казып алынган бәрәңгене сортларга аералар, үлән калдыкларын һәм туфрагын коеп төшерәләр. Саклауга куяр алдыннан ике-өч сәгать һавада киптерү файдалы. Шул ук вакытта кабыгы катылана һәм транспортировкада азрак зыян күрә.

Орлык бәрәңгесенә яшелләнгәнен сайлап алырга кирәк. Алар авыруларга чыдам, чөнки аңарда кеше һәм хайваннар өчен агулы матдә – соланин бар, шуңа күрә яшелләнгәнен утырту өчен генә кулланалар. Соланин ярдәмендә бүлбеләрнең кабыгы ныгый, һәм ул үзенә күрә патоген микрофлораның үтеп керүенә киртә булып тора.

Уңышның яхшы саклануның мәҗбүри шарты – саклагычларны дөрес итеп әзерләү. Барыннан да элек саклагычны узган елгы калдыклардан чистарталар, ярыкларын яхшылап томалыйлар һәм вентиляцияне тикшерәләр. Чистартканнан соң, саклагычны киптерәләр, бордос катнашмасы белән эшкәртәләр яки яндырылган известь белән агарталар, күкерт шашкалары кулланыла, әмма моны куркынычсызлык чараларын саклап эшләргә кирәк.
Бәрәңгене шундук бик салкын саклагычка тутырырга кирәкми, чөнки аны саклауның берничә этабы бар:

– җыеп алганнан соң. Җыйгач та, бәрәңгенең өлгерү дәрәҗәсенә карап, биш көннән өч атнага кадәр дәвам итәргә мөмкин. “Дәвалау чоры” вакытында механик зыянны “дәвалау”, бүлбеләрне өлгертеп җиткерү һәм аларны озак саклауга әзерләү бара. Бәрәңгедә шикәр күләме кими, крахмалы арта, кабыгы чыдамрак була башлый. “Дәвалау чорында” саклагычтагы температура +18-19 градустан, дымлылык 85-95 проценттан артмаска тиеш. Кислород булу да мөһим фактор булып, шуңа күрә бу чорда җилләтергә кирәк;
– температураның кимү чоры. Бу бәрәңгене суыту вакыты. Әлеге чорда, якынча бер ай эчендә, температураны +15-18 градустан +2-5 градуска чаклы  киметү зарур;
– кышкы (төп) чор. Саклау чоры бәрәңге үсә башлаганчы дәвам итә;
– язгы (бәрәңге шыта башлаганнан соң) чор. 

Вакытыннан алда үсеп чыгудан ничек котылырга? Бөтен чор дәвамында саклау өчен билгеләнгән температураны (+2-5 градус) һәм һаваның дымлылыгын (85–95 процент) тотрыклы рәвештә саклап калырга кирәк. Кышкы чор азагында үсеш нокталарының уянуы күзәтелә, биохимик процесслар активлаша – бүлбеләр үсәргә әзер.

Урамдагы һаваның минус температурасының соңгы ункөнлегендә температураны, саклагычларның вентиляцияне ачып, бер ярым-ике градуска кадәр киметергә мөмкин. Бу язгы чорда аның үсүен тоткарларга мөмкинлек бирәчәк. 
Язын утырту өчен куелган бүлбеләрне +10-15 гардуска кадәр җылытырга кирәк.

Дилбәр Гарифуллина әзерләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading