Исән булса, Таһир Якупов быел 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәр иде.
“Син анда, мин әле монда. Нишләтәсең, Аллаһ Тәгалә шулай насыйп иткән”, – ди нәфис сүз остасы Татарстанның атказанган артисты Зәйтүнә Яруллина. Аңа быел 80 яшь тулды. ТАССРның атказанган артисты Таһир Якуповка да быел исән булса, 80 яшь тулган булыр иде.
Кабатланмас тавыш, моң иясе кыска гына гомерендә дә никадәр сынау аша үткән. Сәләтле булу – уңыш вәгъдә итми, ә артык сәләтле булу, бөтенләй, тормышны да җимерә ала. Меңләгән тамашачының күңелен яулап алган, татар җырының “Алтын фонды”на кергән җырларның башкаручысы, гомеренең соңгы көннәрендә базарда симәнкә саткан. Таһир Якуповның язмышы трагедиягә әйләнүдә, бәлки, гаеплеләр дә бардыр. Эшсез калуы, хәмергә тартылуы да сәбәпсез генә булмаган.
1977 елда «атказанган» исеме биреп, аны 1982 елда эшеннән азат итәләр. 36 яшендә – гөрләп эшләп йөргән вакытында – ул урамда кала. Концерт юк, чыгышлар да, бары – ялгызлык, кайгы, туганнарының үлеме... Ярдәм итәргә теләгән кешеләр дә булгандыр. Терсәк якын, әмма тешләп булмый. Кемнеңдер тормышы өчен җаваплылык алуны да кемнәндер таләп итү кыен. Шунысы хак: тарихны җиңүчеләр яза. Таһир Якуповның ул вакытта булган уй-фикерләре безнең өчен сер. Нинди генә авырлыклар күрсә дә, аның сәләте, моңы халык күңелендә мәңге уелып калачак.
Кирам Сатиев, Татарстанның халык артисты: Мәскәүдән концертлар оештыручы Фатыйх шалтыратты: “Мәскәү халкы Таһир Якуповны бик сагына. Аны әзерләп, концерт белән алып килә алмассыңмы?” – ди. Таһир абый җырларны искә төшереп, репетицияләр ясап, барырга ризалашты. Иртәгә репетиция булырга тиеш дигән көнне Таһир Якуповның үлеме турында шалтыратып әйттеләр. Ышанмадым: “Иртәгә репетиция бит”, – дим. Өйдән чыгып чаптым, Таһир абыйның өенә бардым. Кызганыч, бу хәбәр ялган булмады.
Таһир абыйны Мәскәүгә барасы көнне җирләдек. Мин аның белән бер тапкыр да сәхнәдә чыгыш ясамадым. Ләкин шушы истәлек мәңге күңелемдә уелып калды.
Фердинанд Сәлахов, Татарстанның халык артисты: Беркем дә: “Мин тарихта калачакмын”, – дип сәхнәгә менми. Чөнки кеше сәхнәгә яшь вакытта килә. Ә яшьлек барысын да уйлап бетерми. Таһир Якупов – мәктәптән соң ансамбльгә эшкә килгән кеше, халык җәүһәре. Аңа Аллаһ Тәгаләдән бирелгән тавышны бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Алтын фондта алтмышка якын җыр саклана. Аларның күбесенең беренче башкаручысы – Таһир Якупов. Бу киләчәк буыннар өчен калдырган зур укыту әсбабы.
Тамашачы аны бик якын итте. “Туган тел”не дүрт тапкыр сорап җырлатканнары да истә. “Олы юлның тузаны” аның визит карточкасы булды. Таһир күп кенә үзешчән композиторларны да композиторлар рәтенә кертте. Чөнки андый тавыш белән яңгыраган җырлар хит булып китә иде. Ул үзен генә түгел, башкаларны да тарихка кертте. Урыны оҗмахтадыр дип уйлыйм. Таһир шундый эчкерсез иде. Кешеләргә карата ихлас булды. Гел көтмәгәндә кызык кына сүзләр дә әйтеп куйды. Таһир гади иде, әмма примитив түгел.
Зәйтүнә Яруллина, Татарстанның атказанган артисты: Таһир Якупов белән филармониядә таныштык. Шундый чибәр егет иде. “Әйдә, бергә эшлибез, Зәйтүнә ханым”, – ди. “Мин нинди ханым булыйм әле”, – дигән идем. Шулай да бергә эшли башладык. Әле дә хәтерлим Әлмәткә гастрольләргә барган идек. Базарда борыч саталар. Ә ул дефицит товар иде. Концерт куябыз да, Таһир белән базарга барабыз. Бер өем булды ул борыч. Кайтыр вакыт җиткәч: “Миңа да берсен бир инде”, – дим. “Юк, Зәйтүнә, һич бирә алмыйм, туганнарым күп, бирәсе кешеләр күп”, – ди. Мин борычсыз кайттым (көлә). Таһир, бәгърем, без бик матур эшләдек. Син анда, мин әле монда. Нишләтәсең, Аллаһ Тәгалә шулай насыйп иткән Авыр туфракларың җиңел булсын.
Айрат Фәтхуллин, Теләче районы башлыгы: Районны шәхесләр таныта. Без Таһир абый Якупов белән горурланабыз. Аның моңлы тавышын бүген дә яратып тыңлыйлар. Районда Иске Җөри мәдәният йортында Таһир Якупов фестивален үткәрү матур гадәткә әйләнде. Аның масштаблары елдан-ел арта. Районда бер урам Таһир Якупов исемен йөртә. Быел район үзәк паркында аерым бюстын эшлиячәкбез.
Җәүдәт Гыйльманов, продюсер, Таһир Якупов фестивален оештыручы: Кемдер 90нчы елларда түзгән, ә кемдер түзә алмаган. Күрәсең, Таһир абый белән дә шулай булгандыр.
Совет чорында тәрбияләнгән кешеләр авырса да, эш дип янып-көеп йөрделәр. Таһир абый үзен жәлләмичә дә эшләгәндер, анысы да үз йогынтысын ясагандыр. Таһир абый калдырган ядкәрләр, безнең зур байлыгыбыз. Әтием дә тумышы белән Теләче ягыннан, шуңа мин Таһир абыйны якташым дип саныйм. Бер яшь егет белән сөйләшеп торганда Таһир Якупов турында сүз кузгаттык. “Мин аның кем икәнен белмим”, - диде ул. Шул чакта аптырап калдым, ничек инде белми? Уйланып йөрдем дә, Иске Җөри мәдәният йорты җитәкчесе Равил Насыйбуллинга чыктым. Район күләмендә бәйге оештырырга булдык. “Татмедиа”га эшләр буенча килгән идем, “Китап” радиосы җитәкчесе Алмаз Миргаязовны очраттым. Ул да бик теләп кушылды һәм аны район күләмендә генә түгел, республикакүләм итеп ясарга тәкъдим итте.
Фестивалебез шулай башланды. Беренче елны ук күрше төбәкләрдән катнашучыларыбыз бар иде, шуңа икенче елны аны Россия күләмендә үткәрергә булдык. Чит илдән катнашучылар да бар, әлбәттә. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребез Таһир Якуповның иҗатын онытмавы, бу шәхесне хөрмәт итүләре сөендерә.
Розалия Хафизова, Таһир Якуповның туганы (Таһир Якуповның әтисе белән Розалия ханымны дәү әтисе бертуганнар)
– Таһир абыйның әтисе Абдулла абый сукыр иде. Безгә еш кунакка килде. Дәү әти аны гел каршы алды. Мунчага, бассейнга да алып барды. Хәтта бер күзен дә бирәсе иде, ләкин булмады. Абдулла абый кул биреп кенә исәнләште. Аңа кемнең кызы икәнен атап әйтә иделәр. Без бала-чага булгач, куркып, аннан кача идек. Дәү әни бик орышты. Таһир абыйның авыр яшәгәнен соң белдем. Без аны артист, гастрольләрдә йөри дип уйладык. Бервакыт урамнан үткәндә симәнкә сатып утыручы кешене күрдем. Камил абый аның белән сөйләшеп тора иде. “Нишләп Камил абый аның белән сөйләшә икән?” – дип уйладым да киттем. Алданрак белгән булсам, булышыр идек, калдырмас идек. Белмәдем, аның өчен бик кайгырдым.
Комментарийлар