16+

Бер үк салымны ике тапкыр түләмәү өчен моны белеп тору мөһим

Кешенең фатиры, машинасы һәм акчасы күбрәк булган саен, ул шулкадәр баерак.

Бер үк салымны ике тапкыр түләмәү өчен моны белеп тору мөһим

Кешенең фатиры, машинасы һәм акчасы күбрәк булган саен, ул шулкадәр баерак.

Ләкин алар өчен дәүләткә тагын да күбрәк бирергә кирәк. Мөлкәт салымнары рәвешендә. Ә аларны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк. Федераль салым хезмәте инде барлык милекчеләргә «бәхет хатлары» җибәрә башлады. Шул исәптән счетларында зур процентлар белән зур суммалар яткан кешеләргә дә.

Россиялеләр кертемнәр буенча югары ставкаларның тәмен белеп өлгерде. Банкларда сакланучы акчаның күләме беренче ел гына үсми. Барлыгы гражданнар анда 57,5 трлн (!) сум саклый. Барысы да процентлы түгел, әлбәттә. Бер өлеше счетларда ята. Банк хезмәткәрләре исәпләве буенча, узган ел акчаларын саклаучылар процентларда гына да якынча 7 трлн сум эшләгән (ә быел тагын да күбрәк – 8 дән 10 трлн сумга кадәр). Инде хәзер бу керемнәрнең бер өлешеннән салым түләргә кирәк.

Салым түләнми торган сумма бар. Календарь ел дәвамында һәр айның беренче көненә гамәлдә булган үзәк банкның максималь төп ставкасы буенча бер миллион сумга кадәр «бушлай» табыш алырга мөмкин. Үзәк банкның иң югары ставкасы 2024 елда 1 декабрьгә булган – еллык 21 процент. Димәк, әгәр сез узган ел кертемнәр буенча процентлар рәвешендә 210 мең сумнан кимрәк алган булсагыз, берни дә түләргә кирәкми. Ә күбрәк булса, ул чагында арттырудан 13 процентны бирергә кирәк. Мәсәлән, узган ел процент рәвешендә 200 мең сум алган булсак, димәк, 13 процент салым түләргә кирәкми. Әгәр капитал 300 мең сумга арткан икән, салымны 90 мең сумнан түләргә кирәк булачак. Ягъни, дәүләткә 11 700 сум бирергә тиешбез.

Мөһим нюанс – үзеңә бернәрсә дә санарга кирәкми. Федераль салым хезмәте ел башында барлык банклардан мәгълүмат ала. Барысын да үзе куша, ала һәм тапкырлый. Һәм хәбәр итеп бюджетка түләргә тиешле сумманы яза. Шул ук вакытта гомуми керемгә кертемнәр буенча процентлар гына түгел, ә биржада уңышлы спекуляцияләрдән керем дә исәпкә алынып языла.

Хезмәт хакы югары булган саен, салым да күбрәк
Тагын бер чагыштырмача яңа салым югары керемнәргә кагыла. Кагыйдә буларак, яхшы акча эшләүче хезмәткәрләр өчен керем салымын эш бирүче түли. Ләкин еш кына шулай була ки, бай кешеләр керемнәрне берничә урында ала. Тагын кайдадыр ярты ставкага эшлиләр яки эш өчен гонорарлар алалар. Шулай килеп чыгарга мөмкин: бу урыннарның һәркайсында кеше 5 млн сумнан азрак ала, ә тулаем алганда күбрәк акча эшли.

Әлеге очракта салым хезмәте кешенең барлык керемнәрен берләштерә. Һәм әгәр гомуми сумма 5 млн сумнан артып киткәнен күрсә, ул вакытта кешенең үзенә счет куя. Әйтик, узган ел эчендә ул 6 млн сум эшләгән. Арту бер миллион тәшкил итә. Аннан 15 процент түләргә кирәк. Әмма эш бирүче инде 13 проценты түләгән. Димәк, кешенең үзенә миллионнан 2 процент гына өстәп түләргә кирәк. Бу 20 мең сумны тәшкил итә.

Һәм, ниһаять, безгә еллык салымны түләргә кирәк. Милек салымының өч төре бар: транспорт, күчемсез милек һәм җир салымнары. Барысының да үз ставкалары, коэффициентлары һәм кагыйдәләре. Салым суммасы, кагыйдә буларак, мөлкәт бәясенә бәйле. Ул никадәр кыйммәт булса, шулкадәр күбрәк түләргә кирәк.

Салым хезмәтеннән хатлар өч ысул белән килергә мөмкин. Аны ФНС сайтында салым түләүченең шәхси кабинетында күрә аласыз. Икенчедән, дәүләт хезмәтләре порталында. Өченчедән, почта тармтасында күрергә мөмкин.

Шул ук вакытта хатлар кабатланмый. Әгәр бер урында килгән икән, икенче урында булырга тиеш түгел. Бер үк салымны ике тапкыр түләмәү өчен моны белеп тору мөһим. Чөнки сез дәүләтне түгел, ә мошенникларны баетачаксыз.
Бай булган өчен салым түләвенә генә түзәр идек анысы...

Лилия Яфизова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading