16+

Дару урынына кипкән җимеш ашагыз

Киптерелгән җиләк-җимешләрдә организм өчен кирәкле булган бик күп элементлар бар

Киптерелгән җиләк-җимешләрдә организм өчен кирәкле булган бик күп элементлар бар

Финиклар кәнфитләрне алыштыра ала. Алар шундый ук баллы, әмма калорияләре күпкә азрак. Өстәвенә, финикларда клетчатка күп һәм бу матдә эчәклекләрне чистартырга ярдәм итә. Финиклар иммунитетны ныгыта. Аларны салкын тигәндә, анемия вакытында һәм депрессиядән интегүчеләргә ашарга киңәш итәләр.

Финиклар составында кальций, магний, цинк, фосфор, натрий, бакыр, алюминий, кадмий, кобальт, бор, марганец, күкерт, A провитамины, P, C, B1, B2, B6 витаминнары һәм бета-каротин күп.

Күрәгә кан тамырларын чистарта һәм киңәйтә. Ул магнийга бай. Магний исә киеренкелекне бетерергә ярдәм итә. Шуның ярдәмендә күрәгә кан тамырларындагы «китек» урыннарны ялгый, кан әйләнеше яхшыра. Баш миенә кан килү яхшыра, хәтер әйбәтләнә. Күргәне аеруча да йөкле хатын-кызларга ашарга киңәш итәләр. Күрәгә, кыйммәтле препаратлар кебек үк, аналык тонусын киметә, стрессны бетерә, канда гемоглобинны арттыра. Моннан тыш, С, В15 витаминнары, А провитамины, калий, тимер, фосфор кебек матдәләргә дә баета.

Кара җимештә клетчатка, органик матдәләр һәм микроэлементлар күп. Ул натрий, калий, кальций, фосфор, тимергә бай. Шул матдәләр ярдәмендә караҗимеш матдәләр алмашын яхшырта, кан басымын нормага китерергә булыша. Аны хәтта йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау максатыннан кулланырга була.

Киптерелгән кизил үт һәм бәвел кудыргыч матдә булып исәпләнә. Кизил диабет, подагра, ревматизм, азканлылык һәм матдәләр алмашы начар булганда ярдәм итә. Абхазиядә кизил кыргый рәвештә үсә һәм аны «көньяк кура җиләге» дип йөртәләр. Чөнки бу җимеш салкын тигәндә бик ярдәм итә. Аның составында органик матдәләр, С, Р витаминнары, А провитамины, эфир майлары, калий, кальций, магний, күкерт күп.

Киптерелгән инжир тимергә бик бай. Андарда бу матдә хәтта алмага караганда да күбрәк. Моннан тыш инжир составында калий, кальций, марганец, фосфор, йод, бром, күкерт, А, С, В1, В2 витаминнары бар. Ул коры ютәлгән булыша. Бәвел куу үзлегенә ия булганлыктан, бөерләрне сәламәтләндерә. Бигрәк тә йөрәк-кан әйләнеше системасына, югары кан басымы булганда ярдәме зур.

Йөзем – тиз кызып китүчеләр өчен тынычландыру чарасы. Ләкин тиз симерә торган кешеләргә чамасын белергә кирәк, чөнки виноградта шикәр күп. Ә менә калийның күп булуы нәтиҗәсендә йөзем тукымаларның регенерациясен тизләтә һәм йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта. Бу виноград сөючеләргә озак яшь булып калырга мөмкинлек бирә дә инде. Моннан тыш, йөзем виноградның барлык файдалы үзлекләрен диярлек саклый. Болар: В1, В2 һәм В5 витаминнары, шулай ук тимер, бор, магний һәм башка микроэлементлар. Алар бергәләп йөрәк, үпкә, ашказаны-эчәк системасы, бөерләр эшенә ярдәм итә, анемиядән һәм гомуми хәлсезлектән коткара.

Киптерелгән чия организмнан химикатларны чыгара. Бу зур шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен аеруча мөһим. Әлеге процесс пектин тәэсире исәбенә бара: ул зарарлы химик кушылмаларны үзара «бәйләргә» булыша, һәм алар организмнан канга эләкмичә чыгарыла. Шулай ук чия яхшы антисептик һәм эреннәрдән арындыручы чара буларак та билгеле. Аеруча да безгә бу салкын тию вакытында шулай кирәк. Чиядәге йод склероз вакытында ярдәм итә.

Микроэлементлар (калий, магний, A, C, PP витаминнары) һәм органик кислоталар катнашмасы ярдәмендә ул көзән җыеруны бетерә һәм нерв системасын тынычландыра. Тимер һәм бакыр тозларының күп нәтиҗәсендә киптерелгән чия азканлылыктан ярдәм булып тора.

Киптерелгән ананас ябыгырга һәм яшь булып калырга ярдәм итә. Анда лимон кислотасы һәм алмашу процессын тизләтүче башка органик кислоталар бар. Моннан тыш, ананас составында сирәк матдә – бромелайнны күрергә була. Бу үсемлек ферментлары комплексы, ул ашкайнатуны яхшырта һәм ялкынсыну процессларын бетерә. Аның составындагы калий һәм бакыр тәннең барлык тукымаларын яшәртергә ярдәм итә. Шулай итеп, ананас йөрәк өчен дә, кан тамырлары өчен дә, бөерләр өчен дә файдалы. Аны азканлылык вакытында шулай ук үзәк нерв системасы бозылганда ашарга киңәш итәләр

Киптерелгән мандарин авырудан соң аякка басарга ярдәм итә. Мандарин матдәләр алмашы процессларын яхшырта, кан тамырларын сузылучанрак ясый. Шул сәбәпле, кан һәм лимфа торгынлыгы бетә.

Моннан тыш, мандариннар гөмбә авыруларына, астма һәм цинга авыруларына каршы нәтиҗәле чара буларак кулланыла. Аның составында микроэлементлар (калий, магний, кальций, фолий һәм бетакератин кислоталары) һәм витаминнар (C, P, B1, B2, A, D, K) күп.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading