Рассада нечкәреп сузаймасын, үсентеләрнең сабаклары ныклы, тамырлары учарлы булсын өчен, беренче чиратта, яңа тишелеп чыккан нәни үсемлекләрне якты урынга, фитолампа астына кую зарури.
Яңа шытым биргән петунияләрне ике атна дәвамында тәүлек әйләнәсе яктырту, лампаны үсемлекләр өслегеннән 15 см ара калдырып урнаштыру отышлы.Үсемлекләр тишелеп чыкканнан соң, температураны беркадәр түбәнгәрәк төшерүнең файдасы бар. Чәчәк үсентеләрен берәмләп күчереп утыртканнан соң, бер атна азгач, беренче мәртәбә фосфорлы ашлама белән тукландырабыз. Бу очракта аз концентрацияле калий монофосфаты куллануыбыз хәерле.
Дозасы бу ашламаның кабында тәфсилләп язылган. Фосфор үсемлекнең буйга сузылуын беркадәр тоткарлый, күпсанлы эшче тамырлар ясалуга уңай тәэсир итә. Күчереп утыртылган үсемлекләрнең арасында буш урын калдырып, тәрәзә төбендә яки өстәлдә бер-берсеннән ераккарак күчереп куймасак, яктылык һәм саф һава өчен үзара ярышып, алар югарыга таба тартылачак.
Пикировка ясалганнан соң берничә атна вакыт узгач, кечкенә савытның эче тамырлар белән тула, аңа сыешмый башласалар үсемлек нечкәрә, сузая башлый. Мондый күңелсез хәл килеп тумасын өчен, петунияләрне аудару ысулы белән зуррак контейнерга күчереп утыртабыз. Сабакларында биш чын яфрагы чыккач, очларындагы үсеш нокталарын чеметеп өзеп ала башлыйбыз. Мондый сабакларны кисеп алып, тамырландырып яңа үсентеләр үстереп алырга була. Сортлы петунияләрнең орлыклары бик кыйммәт тора, тишелешләре әлләни мактанырлык түгел. Әлеге гамәлебез шактый акчаны янга калдыра.
Орлык кайчан тишелә?
Орлыкларның тишелеш вакытын ничек санап чыгарырга? Бу сорау күпләрне борчый, кайвакытта аптырашка калдыра. Орлыкларны коры килеш һәм биостимуляторда җебетеп, тукландырып чәчү ысуллары бар.
Шәхсән үзем соңгысына өстенлек бирәм. Коры килеш чәчкән очракта да, дымлы туфракка күмдереп, өстен каплап, җылы урынга куелган савытта орлыклар уяна, берничә көннән соң әкренләп борын төртә башлый. Юеш, салкын мохиткә эләксәләр, шыта алмыйча катып калулары яки черүләре ихтимал. Җебетеп борынлатып чәчкән очракта, җылы дымлы туфракта орлыклар бик иртә уяна, шытымнар тиз арада баш калкыта. Беренче элмәкләр күренүгә, лотокны якты, салкынча тәрәзә төбенә кую зарури.
Әйтик, томатлар гадәттә бер атнада тишелеп чыга. Әгәр бер тәүлек Энергенда, Гәрәбә кислотасында, алоэ сутында яки көл төнәтмәсендә чылатып, тукландырып чәчсәк, +25-27 С градус җылылыкта тотсак, 3-4 көн дә үк тишелеп чыгарлар. Яңа, эре, сәламәт орлыклар тизрәк тишелә. Тишелеш вакыты яшелчә культураларының төренә бәйле. Әйтик, җебетмичә чәчелгән карбыз орлыгы +25-30 С градуста 6-12 көндә тишелә, кавынга шундый ук температура һәм 4-8 вакыт кирәк, кыяр исә 3 көндә борын төртә. Баклажанга шытып чыгу өчен +25-27 С градус җылылык һәм 8-14 көн вакыт таләп ителә.
Фасольгә, вигнага, дайконга, брюквага +17- 18 С җылылык, якынча бер атна вакыт таләп ителә. Әгәр әлеге процессны тизләтергә уйласак, орлыкларны биостимуляторлы җылы суда тәүлек буе җебетергә-тукландырырга туры киләчәк. Укроп, петрушка, кишер, сельдерей кебек эфир майларына бай, авыр тишелешле орлыкларны чиратлаштырып кайнар һәм салкын суга манып алу, спиртлы җылы суда чайкату, термоска салып куеп җебетү, җиргә күмеп торып борынлату, сыек кесәлдә бүрттереп чәчү кебек кызыклы алымнар куллану отышлы. Борыч та авыр тишелә.
Аны җебетергә салганчы, орлык очындагы чөмәген кисеп алу орлыкның тишелешен бик нык тизләтә. Кабак орлыкларын да шул рәвешле стимуллаштыралар. Борчакларны ике тәүлек бүрттереп чәчү отышлы. Суган орлыгына тәүлек ярым вакыт сорала. Чемчекне чәчүгә әзерләү ике атна алдан башлана. Үскәндә дундурут (сузырайеп үсмәсен өчен) чыгармасын өчен, утырту материалы кайнар батарея янында яхшылап киптерелә. Утыртасы көнне ике-өч сәгать тозлы суда тоту суган чебене белән зарарланудан саклый.
Ярты сәгать дәвамында куе кызыл төстәге марганцовкалы суга салып торсак, гөмбәчек чирләреннән арына, туфрактагы зарарлы бактерияләргә бирешми. Көл төнәтмәсе куллану да отышлы. Бу рәвешле эшкәртеп утыртылган чемчек тиз арада баш төртә, сау-сәламәт яшел кыяклар чыгарып сөендерә. Тишелеш вакыты орлыкны нинди тирәнлектә күмдерүгә дә бәйле. Әйтик петуниянең тузан бөртеге сыман вак орлыкларын, шулай ук бакча җиләкләренекен туфракның өстенә генә сибеп җибәрәбез. Үтә күренмәле капкач каплыйбыз. Шәхсән үзем аларны кар өстенә чәчәм.
Орлыклар тигез төшә, кар эреп, аларны җебетә, беркадәр туфракка беркетә. Кишер, укроп, петрушканы 1см тирәнлеккә, редис, суган, кәбестәне – 1,5 см га, томат, борыч, баклажан, салат орлыкларын 1,5-2 см га күмдерәм. Гладиолусныкы кебек эре орлыкларны нинди тирәнлектә күмдерәсен белү өчен, диаметрын үлчәргә туры килә. Шул санны өчкә тапкырлап,оптималь тирәнлекне исәпләп чыгарабыз.Бу чәчәкне бик сай утыртсак, сабаклары сөрлегеп егыла, артык тирәнгә күмдерсәк, чәчәкләре соңрак пәйда була, бүлбеләре вагая. Бәрәңгене 8-10 см тирәнлеккә утыртсак, бик тиз тишелеп чыгачак. Аның төбен ике мәртәбә өю тиеш.
Тирәндәге бүлбеләр вак була. Бәрәңге чәчәк аткач ике атнадан соң, чәчәкләрен өзсәк, сабак очын беркадәр бөгеп сындырсак, бәрәңгеләр эрерәк булачак, дип язалар.Үземнең болай эшләп караганым юк. Иске орлыкларны чыгарып ташламагыз.Алардан бер дигән микрозелень үстереп алырга була. Яңа орлыклар сатып алып, эшкә керешер вакыт җитеп килә.
Хәмидә Гарипова.Казан
Комментарийлар