16+

Кәбестә – витаминнар хәзинәсе: өйдә маринадлау сере

Яз көне яшелчә, җиләк-җимешләрдә булган витаминнар кими. Кәбестәдә исә алар саклана.

Кәбестә – витаминнар хәзинәсе: өйдә маринадлау сере

Яз көне яшелчә, җиләк-җимешләрдә булган витаминнар кими. Кәбестәдә исә алар саклана.

Ферментлашу сәбәпле, тозлы (маринадланган) кәбестәдә киресенчә, арта да.

Кәбестә составында тоз, калий, фосфор, шикәр, майлар, клетчатка, фитонцид, энзимнар һәм витаминнар бар. Шулай ук кәбестә аскорбин кислотасына бик бай. Көн дәвамында 200 гр чи яисә 100-150 гр тозлы кәбестә ашау организмны көнлек С витамины белән баета.

Кәбестә макро һәм микроэлементларга да бай. Болар: күкерт, кальций, магний, калий, фосфор, хлор, йод, кобальт, тимер, цинк, бакыр, марганец. Аминокислоталардан кәбестәдә лизин, каротин, пектинны очратырга була. Әлеге элементлар аксымны таркатуда ярдәм итә.

Кәбестә маринадлау
Кәбестә маринадлау өчен 1 кг кәбестә, 1 татлы борыч, 1 кишер кирәк булачак.
Маринадны 500 мл су, 80 мл үсемлек мае, 9 процентлы 6 аш кашыгы аш серкәсе, 1 аш кашыгы тоз, 7 аш кашыгы шикәр комы белән ясыйбыз.
Кәбестә, кишер, борычны вак итеп озынчалап турыйбыз. Барысын бергә бутап, банкага тутырабыз. Су, май, тоз, шикәр комы, аш серкәсен бергә салып, кайнатып чыгарабыз. Кайнар маринадны яшелчәләр өстенә салып бераз болгатабыз.
Суынганнан соң суыткычка куябыз. Кимендә 2 көн торганнан соң, маринадлы кәбестә әзер булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading