16+

Мартта агач-куакларны ничек дөрес кисәргә: бакчачылар өчен киңәшләр

Март — агачларны, җимеш куакларын кыштан соң тәртипкә китереп, яңа сезонга әзерләү өчен менә дигән вакыт.

Мартта агач-куакларны ничек дөрес кисәргә: бакчачылар өчен киңәшләр

Март — агачларны, җимеш куакларын кыштан соң тәртипкә китереп, яңа сезонга әзерләү өчен менә дигән вакыт.

Алар әле йокыдан уянганчы, үсемлекләргә стресс тудырмыйча гына, сынган ботакларны кисәргә мөмкин.

Калынлыгы 1,5 см чамасы булган ботакларны секатор белән кисәргә киңәш ителә. Анардан нәзегрәкләр өчен махсус кайчы да ярый. Иң мөһиме кискәннән соң ботакның төбе калмасын. Аны мөмкин кадәр астан кисәргә кирәк. 

Һава торышына бәйле рәвештә, куакларны кисү вакыты февральдән апрельгә кадәр. Агачлардагы сок әйләнеше процессы ботакларны кисүгә бәйле түгел. Әмма лимон, виноград, чикләвек, каен, өрәңге, актинидия согы яз айларында ага. Шуңа да аларны җәй һәм көз кисәләр. Юкса, куак үләргә мөмкин. 

Гадәттә куакларны бөреләр ачылганчы кисәргә киңәш ителә.

Яшь куак белән картрагын кисү тәртибе аерыла. Яшь куакларның формасын алдан планлаштыру мөһим. 
Яшь куакның төп өлешен бер генә тапкыр, ул үскәч (8-10 елдан) соң кисәләр. Төшле җимеш бирә торган куаклар (алыча, төче чия, слива, чия) елына 1,5 метрга кадәр үсәргә мөмкин. Шуңа да аларның төп өлешен 0,6-0,8 метр калдырып кисәргә була. Әмма һәрвакытта да аны алмаштыра алырдай көчле ботак калдырырга онытмагыз. 

Әгәр дә 45 градус итеп аерылып үскән ботаклар бар икән, аларны да кисәргә кирәк. Куак үскәннән соң мондый ботаклар аңа зыян салуы бар. Яшь куакның кискән урыны киләсе сезонга төзәлеп бетсә, зур агач булып үскәннән соң киселгән мондый ботак урыны берничә елдан гына төзәләчәк. 

Картрак агач һәм куакларны кискәндә, башта авыру һәм кипкән ботакларны кисеп атыгыз. Санитар чистарынудан соң, агачның кәүсәсе нинди булуы күренәчәк. Шуңа алга таба эш итү дә җиңеләя. 

Яшь куактан аермалы буларак, картрак үсемлекнең төп кәүсәсен инде формалаштырып булмый. Шуңа да агачка зыян салмас өчен башка ботакларга тимәскә тырышыгыз.

Билгеле булганча, «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading