Петрушка — көндәлек ризыкларга тәм һәм хуш ис өстәүче яшел тәмләткеч кенә түгел, ә витаминнар һәм минералларга бай үсемлек.
Аны салатларга, ашларга, икенче ризыкларга, гарнирларга, кабымлыкларга һәм төрле эчемлекләргә кушалар. Әмма файдасы зур булса да, петрушканы һәркемгә дә күп күләмдә кулланырга ярамый.
Петрушка ел әйләнәсендә табыныбыздан төшми. Яздан көзгә кадәр аны түтәлдән яңа өзеп куллансак, кышка катырып яки киптереп саклыйбыз.
100 грамм яшел петрушкада якынча 36 ккал бар. Ул аксымга, азык җепселләренә, витаминнарга, минералларга һәм антиоксидантларга бай. Клетчатка эчәклек эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, ашкайнатуны яхшыртырга ярдәм итә.
Витаминнар чыганагы
Петрушканың төп кыйммәте — аның витаминнар һәм минералларга бай булуында. Аерым алганда, анда С, А, К һәм В9 витаминнары, калий һәм антиоксидантлар бар.
С витамины иммун системасы эшчәнлегенә ярдәм итә һәм организмда коллаген синтезында катнаша. Коллаген тиренең ныклыгы һәм сыгылмалылыгы өчен мөһим.
К витамины канның оешу процессында һәм сөякләр сәламәтлегендә зур роль уйный. Шуңа күрә петрушка сөяк тукымасын ныгытуга ярдәм итүче продуктларның берсе буларак карала.
А витамины һәм каротиноидлар күзләрнең сәламәтлеген саклауда мөһим.
Петрушка составындагы калий йөрәк һәм мускулларның нормаль эшләвендә катнаша, шулай ук кан басымын көйләүдә әһәмиятле.

Антиоксидантларга бай
Петрушкада антиоксидант үзлекләргә ия булган кушылмалар, шул исәптән апигенин бар. Алар организм күзәнәкләрен оксидлаштыру стрессы тәэсиреннән саклауда ярдәм итә.
Галимнәр петрушка составындагы кайбер матдәләрнең ялкынсыну процессларына һәм яман шеш күзәнәкләренең үсешенә йогынтысын да өйрәнә. Әмма петрушканы яман шешне дәвалаучы чара дип кабул итәргә ярамый — ул бары тик дөрес һәм төрле туклану рационының бер өлеше була ала.
Ашказаны һәм эчәклек өчен
Петрушкадагы азык җепселләре эчәклек эшчәнлеген стимуллаштырырга һәм эч катуны булдырмаска ярдәм итә. Шуңа күрә аны көндәлек рационга аз-азлап кертү файдалы.
Шулай ук петрушканың җиңелчә сидек кудыру үзлеге бар. Әмма шешенү яки кан басымы белән бәйле проблемаларны бары тик петрушка ашап кына дәвалау дөрес түгел.
Хатын-кызларга да, ир-атларга да файдалы
Петрушкадагы фолат (В9 витамины) организм өчен аеруча мөһим. Ул күзәнәкләр бүленүендә һәм кан ясалу процессларында катнаша. Йөклелек вакытында фолат яралгының нерв системасы формалашуы өчен кирәк, әмма бу чорда петрушканы артык күп кулланырга ярамый.
Ир-атлар өчен дә петрушка файдалы яшел тәмләткечләрнең берсе. Аның составындагы антиоксидантлар һәм витаминнар организмның гомуми сәламәтлеген саклауга ярдәм итә.
Балаларга да — чамасын белеп
Балаларның рационында яшел тәмләткечләр булу файдалы. Петрушкадагы витаминнар һәм минераллар үсеп килүче организм өчен кирәк. Ләкин эфир майлары күп булганлыктан, кечкенә балаларга аны күп күләмдә бирергә кирәкми. Рационга яшенә туры китереп, аз-азлап өстәү яхшырак.
Олы кешеләргә көненә якынча 10–15 грамм, ягъни 1–2 аш кашыгы яшел петрушка куллану җитәрлек.
.jpg)
Кемнәргә сак булырга кирәк?
Файдалы үзлекләре күп булса да, петрушка һәркемгә дә туры килми.
Зонтиклылар гаиләсендәге үсемлекләргә аллергиясе булган кешеләргә сак булырга кирәк. Петрушканы артык күп куллану ашказаны-эчәклек системасын ярсытырга мөмкин.
- Гастрит, ашказаны җәрәхәте, панкреатит кебек авырулары булган кешеләргә аны күп кулланмаска, кирәк икән табиб белән киңәшергә киңәш ителә. Бөерендә таш барлыкка килү куркынычы югары булган кешеләргә дә петрушканы чамасын белеп куллану мөһим, чөнки аның составында оксалатлар бар.
Йөкле хатын-кызларга аеруча сак булырга кирәк. Петрушканың концентрат төнәтмәләрен һәм эфир маен үз белдегең белән куллану киңәш ителми.
Димәк, петрушка — файдалы яшел тәмләткеч, әмма аны дару урынына түгел, ә балансланган туклануның бер өлеше итеп кулланырга кирәк. Көндәлек рационга аз күләмдә яшеллек өстәү организмны төрле файдалы матдәләр белән тәэмин итәргә ярдәм итә.

Хәмидә Гарипова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар