Җәй көне сиңа берәү дә ташкабак алып килмәгән икән, димәк, син ялгыз кеше, дип шаярталар.
Уйлап карасаң, бу, чыннан да, шулай бит. Үстерүдә талымсыз бу яшелчәнең беркайчан да уңмый калганы юк. Казан федераль университетының Университет клиникасы гастроэнтерологы Айрат Зыятдинов, КФУның “Фәнни вердикт” проекты кысаларында ташкабак нәрсәсе белән файдалы, ул ябыгуда ярдәм итә аламы һәм нинди очракларда аны куллану зыянлы булуы турында сөйли.
Ташкабак – ул су гына, анда бернинди дә файдалы әйбер юк, дигән фикерләр ишетергә туры килә. Табиб сүзләренчә, чыннан да, ташкабакның 95 проценты судан тора, калганы – клетчаткадан. Ләкин моңа карамастан, анда калий, С витамины, В төркеме витаминнары (шул исәптән фолий кислотасы), омега-3 бар. Бу матдәләр башка яшелчәләрдә дә очрый, ләкин клетчатка белән сыеклыкның бергә кушылуы ташкабакны ашкайнату өчен аеруча файдалы итә. Ул эчәклек перистальтикасын стимуллаштыра һәм эч катудан булыша.
Яшь ташкабаклар гына файдалы, ә артык зурларын ашарга ярамый, дигән сүзләрне дә Айрат Зыятдинов кире кага. Составта зур аерма булмавын ассызыклый ул. Зур ташкабакларда элеккечә су, клетчатка һәм витаминнар саклана. Яшелчәнең яше түгел, ә аның кайчан өзелгән булуы һәм әзерләү ысулы мөһимрәк.
Ташкабак – ябыгу өчен идеаль ризык, аларны теләсә күпме ашарга була, дип санала. Гастроэнтеролог бу фикер белән өлешчә килешә. Бу яшелчә аз калорияле һәм ашказанында шактый күләмне алып, туену хисе тудыралар. Ләкин аларда майны яндырырлык могҗизалы матдә юк. Ябыгу бары тик ташкабак ярдәмендә калориялерәк ризыкны алыштыру очрагында гына мөмкин. Шул ук вакытта куллану күләменә дә карарга кирәк, теләсә нинди ризыкны артык ашау күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип ассызыклый Айрат Зыятдинов.
Шул ук вакытта ташкабакны эчәклек системасы авырулары булган кешеләргә куллану киңәш ителми, дип кисәтә табиб. Алар үзеннән-үзе сару кайнауны китереп чыгармый һәм ашказаны-эчәк тракты авырулары вакытында тыелмый. Әмма яшелчә составында углеводлар – фруктаннар бар, алар эчәклек микрофлорасы өчен туклыклы тирәлек булып хезмәт итә.
-Артык күп кулланганда, бу метеоризмга, эч күбүгә һәм эчәклек системасы эшчәнлегенең бозылуына китерергә мөмкин. Газлар барлыкка килү ашказаны асты бизеннән ферментларны эвакуацияләүне акрынайтырга сәләтле, бу кискен очракларда реактив панкреатит китереп чыгарырга, шулай ук үт бүленеп чыгуны һәм бавыр эшен кыенлаштырырга сәләтле, - ди ул.
Ә менә ташкабакларда нитратлар күп, шуңа күрә аларны ашау куркыныч, дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Белгеч раславынча, нитратлар саны яшелчә төренә түгел, ә үстерү шартларына бәйле. Продуктны дөрес сайлаган очракта, ул куркыныч түгел. А.Зыятдинов сүзләренчә, ташкабакларның файдасы һәм зыяны аны куллану күләменә һәм башка продуктлар белән ярашуына бәйле. Артык күп һәм еш ашау, аннан соң күп сыеклык эчү эчәклекнең эшчәнлеген бозарга мөмкин.
Гүзәл Камалова әзерләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар