Су буйларында, бакча башларында, чүплекләрдә, болында печән чапканда кайсыбыз чәнечкеле, әмма бик матур алсу шәмәхә чәчәкле, аксыл тимгелле яшел яфраклы шайтан таягына юлыкмаган?
Аңа кырау да тими, корылыкка да исе китми, яздан көзгәчә балкып чәчәк атып утыра, көзгә таба чәнечкеле тартмачыкларында соргылт төстәге вак кына орлыклары өлгерә. Ә сез аның бавыр чирләрен дәвалау өчен киң кулланыла торган расторопша дигән бик файдалы үсемлек икәнен белә идегезме соң? Медицинада күп еллардан бирле актив кулланылыштагы Карсил, Легален, Силибор дигән дарулар шуннан ясала.
Әби-бабайларыбыз аның тамыр, сабак, яфракларыннан төнәтмәләр ясап эчкән. Технологиясе гади. Зур кәстрүлгә 1 литр су салабыз. Шуның эченә кечерәк савыт утыртыла. Аңа 1 стакан су, 1 аш кашыгы кипкән тамыр салабыз. Акрын утта, «су мунчасы»нда ярты сәгать кайнатабыз. Төнәтмәне сөзеп, күләме янәдән 1 стакан булганчы, кайнаган су өстибез. Көнгә дүрт мәртәбә ашар алдыннан 1әр бал кашыгы эчәбез.
Күпләр аның кадерен бүген дә белә. Орлыкларын киптереп төеп яки кофе тарткычта онга әйләндереп, һәр көнне ашар алдыннан берәр бал кашыгы сихәтле матдәне 1 стакан җылы су белән эчәләр. Орлыкларны чәйнәп йөрүчене дә күргәнем бар. Маен ясап кулланып та була. Көнбагыш яки зәйтүн маена салынган тарттырылган орлыкларның дәвалау үзлеге яхшыра.
Галимнәр фикеренчә, расторопша составындагы силимарин матдәсе бавырны дәвалап кына калмый, аны яшәртә, яңа сәламәт күзәнәкләр ясалуга булыша. Талак, калкансыман биз чирләрен, геморройны, холециститны, үт юлларына таш утыру, организмга сары су җыелу авыруларын табиблар шуның белән дәвалый. Расторопшаны халык медицинасында кан саву, шешенү, тоз утыру, симерү, веналар киңәю, радикулит, аллергия, пеләшләнү, баш сызлау авыруларын дәвалау өчен кулланалар. Белгечләр фикеренчә, әлеге үсемлек составындагы актив матдәләр организмдагы төрле токсиннарны, агуларны чыгарырга сәләтле, бер үк вакытта канны, ашказаны-эчәк трактын чистарта.
Табигатьтә аның 40 төре үсүе билгеле. Тимгеллесе дару ясауда киң кулланыла. Берәр әгъзаң авыртып, даруханәгә керсәң, андагы бәяләр кыйммәтлегенә хәйран каласың. Җитмәсә, һәр дару бер органга дару булса, икенчесенә агу бит әле ул. Болай да юка акча янчыгына зыян китермичә генә дә, югарыда мин атап үткән чирләрне дәвалап була икән бит. Әйдәгез, бу чәнечкеле дәвачыны үз бакчабызда үстерик! Мин сынап карадым, бер авырлыгы да юк. Аны койма тирәли арасын 1-1,5 метр калдырып бер рәт итеп чәчсәгез, бакчагызга карак керә алмас. Орлыгын теләсә кайсы махсуслашкан кибеттән табарга була. Кыйммәт тормый. Аны сарай тирәсенә, компост күче янына утыртсагыз, ямьсез урынны томалап куяр. Сукмактан, җиләк түтәлләреннән, җимеш куакларыннан читтәрәк үссен, юкса энәләре күлмәк итәгегезне ертыр, чалбар балагыгыздан тартыр, аяк-кулыгызны тырнар.
Түтәлгә чәчсәгез, ике ягыннан 50 шәр сантиметр буш ара калдырырга кирәк булачак, чөнки ул ботакларын киң җәя, биек булып үсә. Өлгергән орлыгын җыйганда, үсемлеккә ике ягыннан да якын килерлек булсын. Ул чәнечкеле чибәркәй янәшәсендә кишер белән чөгендер рәхәтләнеп үсә ала. Аның орлыгын март ахыры – апрель башында тартмачыкка чәчеп, өйдә үстереп чыгарсагыз, орлыклары тизрәк өлгерер. Шәхсән үзем, өченче ел, май аенда теплицага күчереп утыртылган баклажан кәлшәләре арасына чәчеп тишелдергән идем.Үсентеләрне шуннан күчереп утырттым. Ә былтыр көздән коелып калган орлыктан үзләре тишелеп чыкты. Орлыклары вак булганга, тирән күмдерергә ярамый. Ачык грунтка чәчсәгез дә, рассадасын күчереп утыртсагыз да, бер кагыйдәне үтәү отышлы.Ул утыртыласы җирне тирән казырга кирәкми, Фокин яссы кискече белән өске катламны 3-5 см тирәнлегендә йомшарту җитә. Шул очракта, көзгә таба расторопшаның орлыклары тизрәк өлгерәчәк. Әгәр тирән казылган балчыкка утыртсак, тиз арада тирәнгә сузылган тамырлар, туңы эремәгән салкын балчыкка чаклы төшеп җиткәч, аның үсеше тоткарлана. Орлыкларны яхшылап су сибелгән сай буразнаның уңдырышлы туфрагы өстенә сибеп, өстенә учлап йомшак, җиңел туфрак, елга комы салабыз, тырма «аркасы» белән тигезләп, баскалап куябыз. Кайда чәчелгәнен белү өчен, таяк кадап барабыз. Чүпләр аннан тизрәк тишелеп чыгачак, аларны утау, әмма шытымнарны зарарламау өчен, шулай уңайлы. Аңа суны әвәлге мәлдә генә сибәбез, үсемлек көч алгач, янәшәсендә чүп үстерми, сугарасы да юк. Гомумән, мәшәкатьсез, әмма бик файдалы культура.
Хәмидә Гарипова.
Фото нейрочелтәр
Комментарийлар