16+

Акчаны саклау өчен нишләргә – чит ил акчасы сатып алырга вакытмы?

Тотрыклы булмаган заманда берәү дә тиенләп җыйган акчасын югалтасы килми. Ә икътисадка халыкның ышанычы инде күптән беткән.

Акчаны саклау өчен нишләргә – чит ил акчасы сатып алырга вакытмы?

Тотрыклы булмаган заманда берәү дә тиенләп җыйган акчасын югалтасы килми. Ә икътисадка халыкның ышанычы инде күптән беткән.

Инфляциягә дә карамастан, акчагызны саклап калырга теләсәгез, берничә юл бар. Әмма бар да максатыгызга, күпме акча эшләргә теләвегезгә бәйле.

Кертемнәр, депозитлар
Белгечләр билгеләп үткәнчә, Үзәк Банк ставкалары арту депозитлардан булган керемне дә үстерүгә китерә.

Кыска вакытка банкка салынган акчалар хуҗасына яхшы гына табыш китерәчәк. Ставкалар мәңге  болай югары тормаячак. 2024 ел урталарына ул төшә башларга мөмкин, дип фаразлый аналитиклар. Шуңа да югары ставка булганда депозитларны ачып калырга кирәк.

Депозитлар кулланучылар өчен уңайлы һәм азмы-күпме аңлаешлы система. Өстәвенә, 1,4 млн сумга кадәр булган кертемнәр иминиятләштерелгән була. Ягъни, банк белән бер-бер хәл булган очракта югалтулар минималь күләмдә.

Облигацияләр, акцияләр
Акчаны облигацияләргә әйләндерергә мөмкин. Кертемнәрне вакытыннан алда банктан алган очракта, кулланучы процентларны югалтачак. Ә облигацияләрне алдан саткан очракта да керем югалмаячак.

 Облигацияләр ярдәмендә акчаны да күбрәк эшләп була. Әмма әлеге система күпкә катлаулырак, шуңа да ул халык арасында бик популяр түгел, ди белгечләр.

Акцияләр белән дә шундый хәл. Аларны алып, акча югалту куркынычы күбрәк, әлбәттә. Әмма кереме дә шактый булачак. Иң мөһиме нәтиҗәсе тиз булыр дип, ашыкмагыз. Бу озак вакыттан соң җимеш бирә торган инвестицияләр, дип искәртә финанс өлкәсендә эшләүчеләр.

Акцияне сайлаганда, бик уйлап эшләргә кирәк. Керем бирә ала торган компанияне сайлау өчен белгечләр белән киңәшләшү комачау итмәс.

Даими рәвештә дивидентлар түли торган компанияне карый аласыз. Әмма алар, кертемнән алган керемгә караганда азрак булуы ихтимал икәнен онытмагыз, ди экспертлар.

Чит ил валютасы
Чит ил акчалары сатып алып та керемне арттырырга мөмкин. Сүз доллар һәм евро хакында гына бармый. Соңгы вакытта юань популярлаша башлаган.

Дөрес, кертемне юаньда саклаудан, рубльдә саклауга караганда, процентлар кимрәк булачак. Әмма сез чит ил валютасында облигацияләр алып,
рубльдә табыш бирә торган вариантларны карый аласыз.

Алтын
Акчаларын алтынга әйләндерүчеләр өчен дә табыш зур булмаячак. Өстәвенә, 2024 елда алтын бәясе төшүе көтелә. Әмма акчаның бер өлешен барыбер шул рәвешле саклау комачау итми, ди аналитиклар. Бу бер кирпеч алтын сатып алыгыз дигән сүз түгел. Алтын чыгара торган компанияләр акцияләрен алсагыз да ярый.

Күчемсез милек
Күчемсез милеккә килгәндә, күпләр фатир яисә йорт, җир алып, акчаны саклап калам дип уйлый. Әмма белгечләр мондый инвестицияләргә зур өметләр багламаска өнди. Ипотека шартлары кырыслана, ә милек базарында тәкъдимнәр күбәя. Шул сәбәпле, торакка бәяләр төшәргә мөмкин. Артык акчагызны фатирга әйләндерергә ашыкмагыз, дип киңәш итә белгечләр.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading