Бакча җиләген (халык телендә - виктория) яратмаган кеше сирәктер, әмма ул таләпчән һәм нәзберек культура.
Аны үстергәндә, көйсезлекләренә түзә-түзә, бакчачылар шактый ук чиләнсә дә, викторияне яратып ,“бакча патшабикәсе” дип атап йөртәләр.
Җиләкне кояшлы, уңдырышлы җиргә утыртабыз. Иртә язда мүлчәсен җыеп яндырып, рәт араларын эшкәртеп-йомшартып чыгабыз. Туфрагын марганцовка эремәсе белән зарарсызландырабыз. Махсус ашлама кертеп, өстен агроспан белән томалап, кыраулардан, корткычлардан саклыйбыз. Җылы суны мулдан сибеп, өф-өф итеп кенә үстерәбез. Җимеш биргән вакытта, чиратлаштырып, минераль (азофоска яки нитроаммофоска) һәм органик ашламалар белән тукландырабыз. Ачытылган тавык тиресен 1:15 нисбәтендә су белән сыеклагач, бер чиләк суга 1 литр күләмендә кушып сибәбез. Сыер тиресе (1:10) һәм үлән ачыткысы (1:5), көл төнәтмәсе (1:5) нисбәтендә сыеклап сибелә. Микроэлементлар белән тукландырып, көйсезбикәгә ярарга тырышабыз.
Безнең бакчада бик иртә өлгерә торган ”Даренка”, киң таралган, чагыштырмача талымсыз “Фестивальная”, җиләкләре бик эре була торган “Гигантелла” , хуш исле “Ананасная” сортлары үсә. “Даренка”ның татлы, сусыл җиләкләре июньнең беренче атнасында ук өлгерә иде. Быел соңгарак калды. Май башында көннәр кинәт суытып, көчле кыраулар төшәчәге билгеле булгач, җиләк түтәлләренә калын агроспан каплап, үсемлекләрне өшүдән саклап калдык. Кызганычка, эре сортлы кызыл, сары җиләкле кураларым салкыннан зыян күрде. Бүгенге көндә аларны савыктыру өчен, өстәмә тукландырам, Эпин, Циркон, махсуслашкан ашлама кулланып, стресс халәтеннән чыгарырга омтылам.
Кешеләрнең генә түгел, җиләкләрнең дә хәле “ кем” белән күрше булуына бәйле икәнлеген белә идегезме? Янәшәсендә борыч, помидор, бәрәңге үскәнне викториянең җене сөйми, ә былтыр бәрәңге утырткан урында үзен яхшы хис итә. Зур ябалдашлы агач астына, күләгәгә утыртканны өнәми. Җиләклекләр көне буе кояшта кызынып, җәйрәп ятарга ярата.
Покрау үтте - җәй бетте, диләр. Әлеге гыйбарә бакча җиләге игү технологиясенә турыдан-туры кагыла. Бу вакытка, ремонтант сортлардан кала, башкалары инде төп уңышын биреп бетереп, киләсе ел уңышына нигез салырга әзерләнә. Бакчачыга нәкъ менә шул мөһим мәлне күздән ычкындырмау мөһим. Өлгер бакчачылар шул чорда җиләклекләрен эшкәртү белән мәшгуль була. Иң беренче эш итеп, һәр түтәлгә ревизия ясау мөһим. Дүрт еллык викторияләрне төбе-тамыры белән казып атарга кызганмыйк. Яңа түтәлгә нигез салу өчен, мул җимеш биргән куаклардан сәламәт, мыекча җибәреп, читкә чыгып үскән яшь үсентеләрне аралап алырга кирәк. Бу эшкә керешкәнче, “бәләкәч”ләрне күчереп утыртасы түтәлләрне ике атна алдан хәстәрләп, оялар казып, тулы комплекслы ашлама кертеп кую зарури. Нәни үсентеләрнең “әнисенә” якын торган беренче буынын алу отышлы. Хәер, тиешенчә тәрбияләсәң, икенче буыны да сынатмый. Көчле күч булып үсеп утырган берничә еллык җиләк куакчыгында, җимешле чәчәк чугы булган “ана” һәм җимеш бирмәүче ”ата” үсентеләр бер-берсенә орынып диярлек үсеп утыра. Әгәр көчле булуына кызыгып, “ата” үсентедән алган “бәләкәч”не утыртсагыз, ничаклы әйбәт тәрбияләсәгез дә, ул уңыш бирмәячәк. Ике, өч еллык викторияләрне эшкәрткәндә, һәр куакны игътибар белән тикшерү зарури. Быел җимеш биргән чәчәк сабакчыгы булмаган “ата”ларын, күршесендәге “ана” сының тамырына зыян китермичә, саклык белән генә борып алу зарури.
Киләсе елга түтәлдә калачак үсентеләрнең чәчәк сабакчыкларын, карт, зәгыйфь яфракларын кисеп алабыз. Уртадагы үзәген һәм бик яшь өч- дүрт яфрагын гына калдырып, төбеннән үк кисеп алып, яндырабыз. Әгәр түтәлегез төрле чирләр, корткычлар тарафыннан бик нык зарарланган булса, куакчыкларны төптән үк кистереп, чалгы белән чабарга туры киләчәк. Бу очракта күпьеллык үсемлектәге запастагы бөреләр уяна, куакчык яшәрә-сәламәтләнә. Ничә еллык булуына карамастан, һәр түтәлдә дезинфекцияләү үткәрелә. Гадәттә, үсентене коендырып, һәр төпкә берәр литр чамасы марганцовка эремәсе сибелә. Фитоспорин белән эшкәртү, энтамофаглар җибәреп, туфракны тере микроорганизмнар ярдәмендә зарарсызландыру да үтемле чара. Түтәлдәге рәтләр арасын 10 см тирәнлектә, ә төпләрнең әйләнәсен 4-5 смга йомшарту сорала. Шуннан соң көл сибәргә, черемә яки компост таратырга, тулы ашлама һәм микроэлементлар кертергә чират җитә. Дозасы - ашлама пакетларында! Ашламаларны туфрак белән катнаштыргач, мул итеп су сибәбез.
Яңа яфраклар чыга, киләсе ел уңышы өчен яңа бөреләргә нигез салына торган җаваплы чорда, җиләкнең төбе коры булмаска тиеш. Ә моның өчен, чиста арыш саламы, торф, иске пычкы чүбе, коелган ылыс, яфрак кебек мүлчәләр куллану отышлы. Бакча җиләге черемәне үз итә. Җылы-йомшак “юрганга” май коңгызы личинкалары (хрущлар ) оялый. Хрущлар җиләкләрнең тамырын кимереп ашап, бер-ике атна эчендә тулы бер түтәлне юк итәргә сәләтле. Шунлыктан черемә кулланмыйм, тиресне ачытып, суын гына сибәм. Август аенда тагын бер тукландыру зарури. Эшкәртелгән түтәлләрнең, аеруча яңа утыртылган “бәләкәч”ләрнең өстенә юка гына тукылмаган материал япсак, алар тизрәк тернәкләнер. Көн кичкә авышкач, “нәни”ләрне күчереп утырткан вакытта, аларның иң озын тамырларының очын чеметеп өзү, яфракларының өчтән артыгын калдырмау, үзәкләрен туфракка батырмау мөһим. Тамырларын юеш ояга таратып салу тиеш. Үсентеләр тернәкләнеп киткәнче, аларга суны чүмеч белән генә сибү отышлы. Шлангтан яки лейкадан коендырсаң, ояларыннан агып чыгулары, суга батып, череп үлүләре мөмкин. Мыекчадан өзелгән яшь үсентеләрне көзен дә, язын да утыртырга була. Язын күчерелгәненең уңышы мулрак була, диләр. Түтәлдә аларны ике рәт итеп, шахмат тәртибендә, бер-берсеннән 40 см ераклыкта утыртырту отышлы. “Гигантелла” кебек эреләренең арасы кимендә ярты метр булырга тиеш. Бер ояга, өчпочмак ясап, өч үсенте утыртыла. Мыекчалар артып калса, яшь үсентеләрне бер тирәгә туплап, “ясле”гә күчерәм. Киләсе язда чирлеләрне алыштыру өчен үз запасым булуы хәерле. Үсентеләрне чирләрдән, корткычлардан саклау өчен октябрь ахрында җиләк араларына сарымсак бүлбеләре утыртып чыгам. Көзгә кергәч, җиләк араларына сидерат культура-гәрчич чәчеп үстерү, кышкы салкыннардан саклауның үтемле чарасы.
Бакча җиләгенең уңышы аңа суны ничек сибүеңә бәйле. Көннәр кызу торганда, атнасына 2-3 мәртәбә, тирәндәге тамырлары чыланганчы, суны мул итеп сибү зарури. Ә күпләп чәчәк ату чорында бу эштән тыелып торырга туры килә, чөнки җиләкләрне бал кортлары, бөҗәкләр, җылы коры җил серкәләндерә. Җиләкләре формалаша башлагач, рәт араларына тирес ачыткысы, комплекслы ашлама, су сибү, яфракларына микроэлементлар бөркү тиеш. Җиләкне без генә яратмыйбыз, аны кошлар, лайлачлар, җимешкисәрләр, аю чикерткәләр, кәлтәләр үз итә. Шәхсән үзем, уңышны саклап калу өчен, җиләк түтәлләренең өстен юка япма белән томалыйм. Бакчабызга керпе кунакка килә, теплицада бака яши, кишәрлектә кәлтәләр тулып ята. Әлеге дусларым бакчага бик күп файда китергәнгә күрә, җиләк белән сыйланганнарына күзне йомам.
Көз ахырына түтәлләр бәрхеттәй яшел яңа үсентеләр белән тула, кишәрлек мөлдерәп тора. Көз коры килсә, мул итеп сугарабыз. Кышка керер алдыннан, түтәлләрне чыршы- нарат ботаклары, кипкән яфраклар белән томалап, кар тоту өчен, өсләренә чыбык- чабык салып калдырабыз.
Хәмидә Гарипова. Казан.
Фото: avopix.com
Комментарийлар