16+

Бакча җиләгеннән 5 төрле кайнатма

Бакча җиләгеннән әзерләнгән кайнатманы кайсыбыз гына яратмый икән? Без дә сезгә гади рецепт тәкъдим итәргә булдык.

Бакча җиләгеннән 5 төрле кайнатма

Бакча җиләгеннән әзерләнгән кайнатманы кайсыбыз гына яратмый икән? Без дә сезгә гади рецепт тәкъдим итәргә булдык.

Куертылган сөт белән җиләк
Кирәк булачак 5 кг бакча җиләге, 1 литр куертылган сөт, 200 гр чамасы шикәр комы.
Бакча җиләген юып, блендер белән изәбез, шуңа куертылган сөт һәм шикәр комы  салып, әйбәтләп бутыйбыз. Контейнерларга салып, туңдыргычка куябыз. 

Гөлүсә Рәхмәтуллинадан “кыздырылган” кайнатма 
Табага 2 кашык су салып газга куябыз. 1 кг жиләкне су чыжлап күпереп менгәч салабыз. 8 минут болгаткалап табада кыздырабыз. Артык болгатып изеп бетерә күрмәгез! Җиләкнең согы чыгачак. 

Күбек чыкса алабыз. Аннары 1 кг шикәр комы салып 6 минут кайнатабыз.
Бик тиз әзер була!

Бакча җиләгеннән джем
Кирәк була: 1 кг бакча җиләге, 200 гр шикәр комы, 2-3 аш кашыгы лимон согы (әгәр дә җиләк баллы икән 3 кашык саласы). 
Җиләк эре икән дүрткә, уртача булса, икегә бүлергә. Шуңа шикәр комы һәм сок салып бутыйбыз. 20 минут чамасы тотып, согы чыкканын көтәбез һәм көчле утка куябыз.

Кайнатманың күбеген җыярга кирәкми. Джемны гел бутап торыгыз. Джем күтәрелә башласа, утны киметергә һәм аннан кабат арттырырга кирәк. 
Кайнатманы 1 кг җиләктән ясаганда, 15 минут чамасы кайнатасы була. Бу вакыт эчендә кайнатма куера. Банкаларга кайнар килеш тутырыгыз.

Атланмай белән кайнатма
Кирәк булачак: 100 мл су, 1 кг бакча җиләге, 1 кг шикәр комы, 1 чәй кашыгы атланмай, 1 чәй кашыгы лимон согы. 

Су һәм шикәр комыннан сироп кайнатабыз. Шуңа юылган җиләкләрне салабыз. Шикәр эреп, җиләк суын чыгара башлауга атланмайны кушабыз, лимон согын тамызабыз һәм акрын гына бутыйбыз. Кайнатманың күбеген җыеп алабыз. 

Кайнау кергәч кайнатманы 15 минут кайнатабыз һәм уттан алып суытабыз. Тулысынча суынгач тагын 30 минут акрын гына утта кайнатырга онытмагыз. Бераз суынгач банкаларга тутырып куясы гына кала.

Тиз әзерләнә торган кайнатма
Җиләк белән шикәр комы 1:1 исәбеннән алына. Җиләкләрне эре булса берничә өлешкә, уртача булса икегә бүлергә. 
Шикәр комы белән бутап, кимендә 1 сәгатькә калдырырга. Җиләк согын чыгарырга тиеш. 

Согы чыккач җиләкне банкаларга тутырырга. 
Аннан кәстрүлгә тезеп, капкачына кадәр җылы су агызырга. Кәстрүлне утка куеп, стерильләштерергә. Кайнау кергәннән соң 15-20 минут утта торсын. 
Шуннан банкаларны алып, капкач капларга һәм әйләндереп каплап, өстенә җылы әйбер ябып суытырга кирәк. 

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading