Баланы гомер буе кулыннан җитәкләп йөртеп булмый. Билгеле бер яшьтә ул үзе дә мөстәкыйльлеккә омтыла башлый.
Әйтик, 8-9 яшьтә бала “Мәктәпкә берүзем кайтыйм әле” дип сорарга тотына. Ничә яшьтә аңа ирек бирә башларга, аны моңа ни рәвешле әзерләргә? Психолог киңәшләренә колак салу комачауламас.
Баланы мөстәкыйль рәвештә мәктәпкә җибәрү яки үзенә генә кайтырга рөхсәт итүнең төгәл яше юк. Барысы да баланың әзерлегеннән тора. Иң башта аны үз-үзен тоту кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк.
Кечекенә йомышлардан башлагыз
• Мөстәкыльлеккә өйрәтүне гади генә эш кушудан башлагыз. Әйтик, әти-әни өйдә вакытта чүп түгәргә чыгарып җибәрегез
• Икенче адым булып кибеткә баланы телефонсыз җибәрү була ала. Әйтик, балага артык аңлатып тормыйча, берәр әйбер алырга кушыгыз. Мисал өчен, бу чәй булсын ди. Кибеткә кергәч бала сайлау алдында калачак. Пакетлы чәй алыргамы, әллә башкасынмы? Каранымы, яшеленме, әллә тәмләткечлесенме? Әгәр дә бала моны хәл итә алса, үзе карар кабул итә алса, димәк, бала үз-үзенә ышана. Әгәр дә инде әти-әни ярдәменнән башка хәл итә алмыйча, буш кул белән кайтса, бу уйланырга сәбәп.
• Бу гади биремнәрне авырлыксыз үти башлагач, баланы үзен генә мәктәпкә җибәреп карарга ярый. Әмма моңа кадәр төп кайгыдәләргә өйрәтегез.
Төп кагыйдәләр
• Балага урамда кем белән сөйләшергә ярый, кем белән ярамый икәнен аңлатыгыз.
• Бала әти-әнисенең телефонннарын яттан белергә тиеш.
• Балага кагыйдәләр билгеләгез. Әйтик, бала билгеле бер вакытка өйгә кайтып җитәргә тиеш. Әгәр дә 10-15 минутка соңга кала икән, әти-әнигә хәбәр итергә күнектерегез.
• Әгәр дә баланың телефоны сүнсә яки ватылса, нинди дә гадәттән тыш хәл килеп чыкса, ярдәм сорарга өйрәтегез. Ул якыннарына шалтырату өчен урамда кешедән телефон сорарга оялмаска, курыкмаска тиеш.
• Узып баручылар балага телефоннарын бирүдән баш тартырга мөмкин. Бу очракта ул узып баручылардан әти-әнисе номерын җыюны яки смс юллауны сорый белсен.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар