Бала вакыттан ук тәме авызда сакланган “бәрәңге” пирожноен ясау бик җиңел.
Моның өчен 700-900 гр шикәрле печенье, 1 банка куертылган сөт, 200 гр атланмай, 5 чәй кашыгы какао кирәк була. Печеньены иттарткыч аша чыгарабыз.
Куертылган сөтне май белән бутыйбыз. Шуңа какао, печенье салып, яхшылап бутыйбыз. Килеп чыккан массадан пирожноелар формалаштырабыз һәм аларны 5-6 сәгатькә суыткычка куябыз. Өстәлгә чыгарыр алдыннан пирожноеларны крем, чикләвек яисә башка ысул белән бизәргә мөмкин.
0
Комментарийлар