16+

Бәрәңгене үрдереп утыртыйк

Бәрәңгедән мул уңыш үстереп алыйм дисәң, хәстәрен көздән үк күрә башларга туры килә.

Бәрәңгене үрдереп утыртыйк

Бәрәңгедән мул уңыш үстереп алыйм дисәң, хәстәрен көздән үк күрә башларга туры килә.

Бәрәңге алган вакытта, мул уңыш биргән көчле  төпләрдән, тавык йомыркасы зурлыгындагы сау-сәламәт бүлбеләрне аерым бер күчкә җыеп барабыз. 

Тишекле пластик яки агач тартмаларга тутырып, җылы, якты верандада яки теплица эчендә ай буе тотып, тулысынча киптерәбез. Бүлбеләренең кояшта яшелләнүенә борчылмаска кирәк, чөнки бу процесста барлыкка килгән  агулы соланин матдәсе аны күгәреп черүдән, төрле чирләрдән, базда тычканнар кимерүдән саклый. Язын  утыртыласы бәрәңге бүлбеләрен кышын  җылы идән астында сакларга ярамый. Бик нык  үреп “эчәгесе чыгуы” мөмкин. Дилбегә буе  сузылган, чәбәләнеп, чуалып беткән  үрентеләрне сындырып алган очракта, утырту материалы бик  нык хәлсезләнә, булачак уңышның  25-30 проценты юкка чыга.

Хәер, үрентеләрне чыгарып атмаска, киресенчә, аларны юеш комда  тамырландырып, 15-17 см лы кисәкләргә бүлеп, иртә язда туфрактан очларын гына чыгарып калдырып, аерым түтәлгә тезеп утыртырга  һәм кыраулардан саклау өчен, өсләренә тукылмаган калын материал ябарга була. Алардан сәламәт утырту материалы үстереп алырга була. Иң яхшысы - орлыклык бәрәңгене  капчыкларга тутырып, яки өсләренә мешковина, чиста салам  ябып, тирән базда саклау, анда температураны көйләп була. Иң мөһиме, базга күселәр төшеп, шул хәерсезләр казыган  тишекләрдән бүлбеләргә салкын тимәсен. Кайбер хуҗалыкларның базларына, идән асларына язгы ташу суы керә, дөресрәге, туң киткәч, тешеңне сындырырлык салкын су астан килеп чыга һәм сеңмичә ай буе тора. Берүк игътибарлы булыйк, кадерле  бүлбеләребез салкын  кар суында суда ятып,  яраксызга чыга  күрмәсен. 

 Бәрәңге утыртырга якынча бер ай кала орлыклык материалны салкын, караңгы баздан чыгарып, кояшта таратып киптерәбез, корткычлар  зарарлаганнарын, кисек, тишекләрен, бигүк сәламәт булмаганнарын аерып алабыз. Әгәр утыртырга 80-90 граммлы бәрәңгеләр генә җитмәсә, эреләрен үрдереп,  күзәнәкләре санына карап, ике-өч өлешкә бүлеп утыртырга була. Ярганнан соң кимендә бер атна вакыт үтеп,  бүлбенең кипшенеп элпәләнүе, яраларның табигый рәвештә  ябылуы мөһим. 

Орлыклык бәрәңгене утыртырга әзерләүнең берничә ысулы бар. Без үскәндә  авыл кешеләренең бәрәңгене 1 майда баздан чыгарып,  көне буе кояшта җылытып киптергәннән соң, миче ягыла торган  мал өенә кертеп үрдерүләре истә калган. Утыртканчы өч атна  вакыт эчендә ярыйсы әйбәт  сыйфатлы “күзләр” пәйда була иде. Бәрәңге бакчаларыбыз берничә, мәйданы 40 сутыйдан артык булганга күрә,  күзәнәкләрен кисеп утыртырга 100 чиләккә якын бәрәңге чыгаруыбыз исемдә. Бүлбеләр күчкә шактый калын итеп өелә  иде. Кимчелеге шуннан гыйбарәт: кояш нурлары тигез төшми, аста калган бүлбеләрнең үрентесе аксыл төстә, озынрак  һәм хәлсезрәк була. Көрәк яки ат сукасы белән утыртсаң бер хәл, трактор чәчкеченә салгач,  үрентеләрнең шактый зур өлеше сынып әрәм була иде. Бу рәвешчә үрдерү вакытында бәрәңге бүлбесе 10-15 процентка сутын югалта, җылыда  беркадәр шиңә. Уңай ягы шунда: бөреләре тиз уяна һәм  тигез тишелә.

Әлеге ысулны камилләштерү өчен, орлыклык бәрәңгене сай  тартмаларга  яртылаш кына тутырып,  верандага яки  сарайга, мунча чоланына кертеп куярга була. Көндез кояш нурлары бик әйбәт җылыта, яшелләндерә, үрентеләр чагыштырмача тиз пәйда була. Гадәттә, апрельдә, майның беренче яртысында көндез кояш нурларын юмарт сипсә дә, төннәр әле салкын тора, шунлыктан кич белән  ящикларның өстен томалап калдырабыз. 

Шәхси  тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: иң ышанычлы һәм  отышлы ысул – орлыклык бүлбеләрне бер ай-ай ярым чамасы 13-15 градус җылылыктагы  якты бинада, шикәр комыннан бушаган тар капчыкларда, вак тактадан  ясалган тартмаларда үрдерү. Шәхсән үзем бәрәңгебезне “Актуаль”  поликарбонаты ябылган,  көздән туфрагына тирес, компост кертелгән  (черү процессы җылылык бирә) теплицабызда үрдерү яклы. Биредә җылылык та, яктылык та тигез төшә. Үрентеләр үрми, калын, яшел яфракчыклар, вак кына тамырлар чыгара. Көндез көн кояшлы булганда, форточкаларны, хәтта  ишекләрне  ачык тотабыз, төнгә ябып калдырабаз. Тартмаларны берсе өстенә берсен әрдәнәләп өеп куябыз,  такта  араларыннан яктылык әйбәт төшә. Үрдереп, тамырландырып утыртылган бәрәңге, гадәттә, 2-3 атнага иртәрәк тишелә, чирләргә бирешми, сабаклары нык, уңышы мулдан була. Бүлбеләр тәмам өлгереп җиткәнгә күрә, кышын әйбәт саклана.  

Сүз дә юк, дачадагы түтәлләрдә үстереләсе, күләме бер-ике чиләктән артмаган утырту материалын җылы бина эчендә, тартмаларга берничә рәт кенә итеп тезеп салып, юеш пычкы чүбендә яки торфта, дымлы черемәдә тамырландырып, күзәнәкләр генә түгел, хәтта  нәни кәлшәләр үстереп утыртырга була. Күзәнәкләр тизрәк ясалсын өчен, бәрәңгегә утын  көле төнәтмәсе сибү отышлы. Минераль ашламаларга, бор кислотасы,  күкертле бакыр эремәсе кушып, концентрациясе 0,01 процент булганчы су белән сыеклап, бүлбеләр өстенә сибәргә  була. Кырлы стаканның өчтән икесе чаклы сыеклык чиләк ярым бәрәңгегә бөркергә җитә.   

Бәрәңгенең иртә, уртача срокта, соң өлгерүче сортларын буразналарга үзара  аралаштырып утыртырга ярамый.  Вегетация сроклары төрле булу сәбәпле, үсентеләр тигез тишелмәячәк, бер-берсенең үсешенә комачаулык тудырачак, нәтиҗәдә,  гомуми  уңышка зыян киләчәк. Уңган бакчачылар утырту материалын алыштырып тору, искергәннәрен 5 ел саен яңарту яклы. Яңа сортлар белән кызыксынучылар көздән  мул уңыш бирүче сортларның “бәрәңге алмаларын” җыеп,  рассадасын  орлыктан үзләре  үстерә. Кызыксынган яңа сортларның орлыгын бакчачылыкка махсуслашкан сәүдә үзәкләреннән табып була. Хәтта язын базда онытылып калган “ана” бәрәңгегә сырышып үскән  вак кына бүлбеләрне дә әрәм итәргә ярамый. Селекционер   галимнәр “һавада үскән” ( воздушные бульбочки ) борчак зурлыгындагы, бик вак яшь бәрәңгеләрне иң сәламәт, супер-суперэлита утырту материалы дип атый.

Хәмидә Гарипова.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading