16+

Бавырны май басмасын өчен дөрес тукланыгыз

Кеше организмында канны агулардан чистартучы үт сыеклыгы бүлеп чыгаручы бавырда авыртуны сизүче рецепторлар булмавын белә идегезме?

Бавырны май басмасын өчен дөрес тукланыгыз

Кеше организмында канны агулардан чистартучы үт сыеклыгы бүлеп чыгаручы бавырда авыртуны сизүче рецепторлар булмавын белә идегезме?

Май басу яки ялкынсыну, агулану аркасында  бавырыбызга көч килеп,  бик нык азапланып эшләсә дә,  ул соңгы чиккә җитеп шешенгәнче, таркала башлаганчы, аннан  хәвефле сигналлар килүен сизмибез.

Ул бичаракай чынлап торып чаң суга башлаганда, кешене дәвалап савыктыру авырга килә, кайвакытта хәтта мөмкин дә булмый. Сулаган һавабыз, эчкән суыбыз пычрак, ашаган ризыгыбызда канцерогеннар тулып ята. Чүп өстенә чүмәлә димәсәң, көндәлек стресслар өстәлеп, адәм баласының сәламәтлегенә  зур зыян сала. 

Чирләп урынга егылганны көтмичә, сәламәтлекне алдан кайгырту, иммунитетны ныгыту юнәлешендә  хәрәкәт итсәк, гомеребезне беркадәр  озайтырбыз, әлбәттә. Бавырны май басмасын өчен, нутрициологлар дөрес тукланырга киңәш итә. Иртән йокыдан торгач эчеп куйган бер  стакан сыйфатлы, сөтле кофеның  организмны уятып, эшкә сәләтлелекне арттыруы сер түгел. Аның составындагы кофеин матдәсе һәм башка  макро-, микроэлементлар бавыр саулыгын  кайгыртырга сәләтле икән. Бакчабызда үскән кәбестәләр, аеруча брокколи кәбестәсе, яшел тәмләткеч үләннәр, төрле салат яфраклары, шпинат, руккола бу мөһим органны май басмасын өчен, аңа агулы калдыклар зыян салмасын өчен  даими сакта тора, токсиннардан чистарта, витаминнарга баета, ныгыта. Тунец, сөмбаш, форель, сельдь-иваси, скумбрия кебек  омега- 3 туендырылмаган май кислоталарына бай диңгез балыклары бавырга уңай тәэсир итә,  аны тукландыра, микроэлементларга, ферментларга  баета, ялкынсынуларга каршы торырга булыша. Бавыр сәламәтлеген саклауда шулай ук туендырылмаган май кислоталарына  бай кешью, бадәм, әстерхан чикләвекләрнең, фундукның роле зурдан. Көн саен чамасын белеп кенә  чикләвек ашаучы, көнбагыш чиртүчеләрнең, майлы балыкларны үз итүчеләрнең  бавырын май басып шешенү, ялкынсыну куркынычы янамый. Составындагы Е витамины, антиоксидантлар карап торышка гап-гади булып тоелган, үз бакчабызда үскән көнбагыш бөртекләренең кадерен бермә-бер  арттыра. Халык дәвачылары юкка гына солы орлыгында  җитмеш төрле сихәт бар, дип санамый. Бавыры, үт куыгы, ашказаны, эчәклеге эшчәнлеге  белән бәйле проблемалары булганнарга солы  кесәле ярдәмгә килә. 

Аны әзерләү әлләни авыр түгел. Бер кушуч кабыклы солыны бик яхшылап кат-кат юып, тирән эчле, калын төпле казандагы ике литр суга салып, 3-4 сәгать дәвамында  бик акрын утта кайнаткач,  блендерда издереп, сөзеп, сыгынтысын көнгә ике-өч мәртәбә яртышар стакан күләмендә  эчеп дәвалану килешә. Аны йокларга ятарга бер-ике сәгать кала куллану аеруча файдалы. Авокадо җимеше дә бавыр эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Аның составында бавыр ялкынсынуына каршы торырга сәләтле ферментлар, антиоксидантлар бар. Азык-төлек әзерләгәндә хуҗабикәләр маргарин, атланмай, көнбагыш, соя, кукуруз майлары кулланырга гадәтләнгән.

Үсемлек майлары арасында сәламәтлек өчен иң файдалысы - салкын ысул белән сыгып алынган зәйтүн мае. Кызганычка, кибет киштәләрендә аның чынын табуы авыр, җитмәсә, бәяләре тешләшә. 1 л чиста зәйтүн маеның бәясе якынча ике мең сумга якын тора. Яхшы сыйфатлы тауарның бәясе арзан булмавын белсәк тә, акчаны янга калдыру максатыннан, йә арзанлы көнбагыш мае, йә зәйтүн маеның башка төрле үсемлек мае белән катнашмасын сатып алабыз.

Составына күз салсак, зәйтүн җимешеннән сыгылганы чып-чын хәзинәгә тиң, югыйсә. Ул витаминнарга, углеводларга, аминокислоталарга, омега- 3 кебек туендырылмаган май кислоталарына, бавырга гына түгел, бик күп органнарга уңай тәэсир итүче ферментларга, чирләргә каршы торучы антиоксидантларга бай. Галимнәр  төркеме, дәвамлы эзләнү-тикшеренүләр нәтиҗәсендә, яшел чәйнең бавырны май басудан саклавын, аның  табигый функцияләрен яхшыртуын, холестерин күләмен киметүен  ачыклаган. Курслап табигый  минераль сулар, үт сыеклыгын кудыручы үлән төнәтмәләре эчеп, елга берничә мәртәбә тюбаж  ясап, бавырны, үт юлларын, үт куыгын чистартып була. Күргәнегезчә, теләк булганда, сау-сәламәт яшәешебезне тәэмин итүче органнарның берсе булган  бавырның сәламәтлеген саклау әлләни катлаулы түгел. Бары тик иренмәскә генә кирәк. 

Хәмидә Гарипова.Казан
Фото: freepik.com


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading