16+

Беренче орлыкларны кайчан чәчергә? 

Бакча эшләре кайчан төгәлләнә? Яңа ел уңышына нигез салынасы ай кайсы? Кышын бакча ял итәме, ә бакчачы? Беренче орлыкларны кайчан чәчергә?  Шушы сорауларга Бөгелмәдә яшәүче танылган бакчачы Франс ага Хәлилов белән ачыклык кертергә тырыштык.

Беренче орлыкларны кайчан чәчергә? 

Бакча эшләре кайчан төгәлләнә? Яңа ел уңышына нигез салынасы ай кайсы? Кышын бакча ял итәме, ә бакчачы? Беренче орлыкларны кайчан чәчергә?  Шушы сорауларга Бөгелмәдә яшәүче танылган бакчачы Франс ага Хәлилов белән ачыклык кертергә тырыштык.

Чынлыкта, бакча эшләре ел әйләнәсе дәвам итә. Декабрь аенда мәгълүм ки, җимеш агачларының кәүсәсен акларга, ягъни известь эремәсе белән эшкәртергә кирәк иде. Күпчелек бакча хуҗалары декабрь аен кулдан ычкыра да, бу мөһим эшне язгы чорга калдыра. 

– Аны бит матурлык өчен генә акламыйсың. Ике хикмәте бар. Беренчесе – известька бакыр купоросы кушып, җимеш агачларының кәүсләрен эшкәрткәндә күп кенә зарарлы бөҗәкләрнең спораларын юкка чыгара. Икенчесе – март ае җиткәч, кояшның да нурлары җылына. Әйтик, 15 градус суыклык торган көндә, алмагачның кояш төшкән ягында кәүсәсе 15 градуска чаклы җылына. Ә шул ук кәүсәнең кояш төшмәгән ягы 15 градус салкын килеш тора. Әнә нинди аерма! Шул сәбәпле кәүсәнең каерысы ярыла. Декабрь аенда аклау шуның өчен дә кирәк – ак төс кәүсәне кирәксез җылынудан саклый, – дип ачыклык кертте Франс ага.

– Ә гыйнвар аенда нинди эшләр көтә? 
– Гыйнвар ае бакчачыга яңа мәшәкатьләр өсти. Бу айда бакчачылар күпләп кар тотарга тиешләр. Җимеш бирә торган агачларның кәүсә тирәләренә таптый-таптый кар өеп чыгарга кушам. Үзем  дә яшь агачларны ботакланып киткән өлешенә кадәр карга күмәм. Кар өеме аларны өшүдән саклый! Ә ни өчен таптарга кирәкме? Куян, тычкан ише кимерүчеләр бар. Кышын азык запасы кимегәч, мескенкәйләрем, кая барсыннар инде. Кыр тыгызланса кимерүчеләрнең “юлы” киселә. Агач ботакларында калын гына өелеп утырган карны бакчачылар сыптырып төшерсен. Аның да рәте бар. Иң элек астагы ботакларны кардан арындырырга кирәк, өстән башласагыз, астагыларына кар өелеп, сынарга, бөгелеп зәгыйфьләнергә мөмкиннәр. Быелгы кыш бигрәк көйсез. Кышка яшел яфрак белән кергән җиләкләрнең түтәлен дә таптап чыкмыйча ярамас. Алар бит кышын да сулый. Кар белән яңгыр кушылып яугач, өсләренә берәр сантиметр калынлыгында боз катты. Ә боз астында сулый алмыйлар, үләргә мөмкиннәр.

– Аның каравы кышын бер афәт ким кебек – корткычлар борчымый...
– Киресенчә, корткычларга бервакытта да игътибарны киметергә ярамый! Җимеш агачларын кышын да гел караштыргаларга кирәк. Хәзер яфраклары юк бит, һәр ботак аерма-ачык күренә. Әгәр дә ипләп карасаң, аларның кайберләренә пәрәвез уралырга, узган елгы черек алма кысылып калырга мөмкин. Әгәр дә пәрәвез эчендә берничә яфрак та бөтерелеп кипсә... Болар корткычларның чыганагы – дүләнә күбәләге, алтынкорсак, алтын күбәләкнең оялары. Көзге җилдә оча алмыйча калган шул яфракларның куыш ясап кипкән җирендә,черегән алмада йөзләгән корт яз җиткәнне көтә! Уянып эшке керештеләрме, киләсе ел уңышыңны быелдан югалттым дип уйла. Шуңа күрә, пәрәвезле яфракларны, черек алмаларның берсен дә калдырмыйча яндырырга, йә булмаса үз бакчаңнан бик еракка илтеп ташларга кирәк.

– Кайсы орлыкларны караштыргаларга керешик икән?.. 
– Пион, гентиан, кыңгырау чәчәк һәм кайбер җимеш агачларының орлыкларын өч айлап салкында тотканнан соң гына әйбәт үсә, ди кайбер бакчачылар. Әйтүләренчә, аларны суыткычка тыгып куяр вакыт җитте. Фән телендә стратификация дип атала бу. Үзем бу эшне эшне хупламыйм да, каршы да килмим. Тишелдереп карыйм. Кибеттән әлегә орлыклар сатып алырга ашыкмагыз. Сатуда – узган елгы орлыклар, аларның тишелү сәләте кимчелекле инде. Ярты айдан сатуга яңа орлыклар чыга. Ә сельдерейны гыйнвар азагында чәчсәк була. Ул бик озак үсә  –  180 көн эчендә генә өлгерә. 

– Инде шуның белән эш бетәме?..
– Әгәр дә декабрь аенда ялгар өчен чыбыкча кисеп калырга онытылган икән, аны гыйнварның җылырак көннендә чыгып әзерләргә мөмкин әле. Әйтик, антон алмагачы бездәге суыклар өчен җайлаштырылган. Ә менә груша, абрикос, слива кебек җимеш агачлары кышкы суыкларда өшергә мөмкин. Шуңа да аларның чыбыкларын кисеп, тычкан тимәслек итеп берничә кат төрергә дә, кар өстына метр ярым тирәнлеккә күмеп куярга кирәк. Өстенә таяк утыртырга онытмагыз! Күп кенә һәвәскәр бакчачылар утын көле, суган кабыгы, кош-корт тизәге ише тиресләрне кышта да хәзерләүчән. Бик яхшы гамәл. Яз килә дә җитә ул! Әзерлекле булуың хәерле.

...Бакчачыга өстәп, бездән исә тагын бер киңәш. Җимеш агачларына кышын җимлекләр куеп, гел ярма, бөртекләр салып торсагыз, дускайларыбыз да рәхмәтсез калмас. Ияләнгән агачына яз көне дә килеп, кәүсәсендәге зарарлы бөҗәкләрне чүпләр. 

Гөлнур Маликова. 
Фото: https://vk.com/

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading