Борыч утырту серләре
Кайнар суда җылытылган орлыкның тишелеп чыгу гарантиясе зуррак. Аларны утыртыр алдыннан ике сәгать буена термоста тотыгыз.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Кайнар суда җылытылган орлыкның тишелеп чыгу гарантиясе зуррак. Аларны утыртыр алдыннан ике сәгать буена термоста тотыгыз.
Суның җылылыгы 50 градус булырга тиеш.
Орлыкларны батарея яки мич янында җылыту дөрес түгел. Алар артык кибеп китәргә мөмкин.
Җылытыр алдыннан орлыкларны 20-30 минут марганцовка эремәсендә тотыгыз, аннары агып торган суда юып алыгыз. Пикировкалап утырганчы, орлыкларны аерым чүлмәкләргә утырту дөресрәк, чөнки борыч күчереп утыртканны яратмый.
Орлык утыртыласы туфрак җылы булсын.
Үсентеләр үсеп чыккач, аларга өстәмә яктылык булдыру кирәк.
Бер-ике яфрагы чыккач, үсентене аммиак селитрасы белән тукландырыгыз.
Грунтка утыртырга ике атна кала, туфракка составында азот, фосфор, калий булган ашлама кертегез.
Үсентеләр чәчәк атканда биш процентлы мочевина эремәсе белән эшкәртегез.
Борыч үсентесенә суны ешрак сибегез, әмма күп итеп түгел.
Бәрәңге яки помидорны эшкәрткәннән соң, борычка тотыныр алдыннан, эш коралларын юыгыз, алардан авырулар күчәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Спорт
Көрәш буенча Дөнья Кубогы ияләре ачыкланды. Татарстан көрәшчеләре ничек көрәште?
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның бер районында янгында өлкән яшьтәге ике хатын-кыз янып үлгән
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча юлларда 1 млн кв метр асфальтның өске катламы җәелгән
-
#Спорт
“Көрәшче булмаган район юк ул!”, яки Федерация утырышында истә калганнар
-
#Язмалар
Һәйкәлгә менеп басу кайчан модага керде соң ул, җәмәгать?
Комментарийлар