16+

Гөмбә ашап агулансаң, нишләргә?

Гөмбәчеләр «урман ите»нә йөрүләрен «тын ау» дип атый. Гөмбәне шаулап эзләмиләр, тавышланып җыймыйлар, ашыкмыйча, урман тынлыгын тыңлап кына эш итәләр

Гөмбә ашап агулансаң, нишләргә?

Гөмбәчеләр «урман ите»нә йөрүләрен «тын ау» дип атый. Гөмбәне шаулап эзләмиләр, тавышланып җыймыйлар, ашыкмыйча, урман тынлыгын тыңлап кына эш итәләр

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре гөмбә ашап агуланмас өчен кайбер киңәшләрне истә тотарга куша:  
Белмәгән урыннан, шулай ук тимер юлы, завод, машиналар күп йөри торган җирләрдән гөмбә җыймагыз.
Агулы дип шикләнсәгез, гөмбәне өзмәгез, чери башлаган, кортлы гөмбәләрне алмагыз.

Гөмбәне пакетка җыярга ярамый, алюмин савытта да сакламагыз.
Җыйган гөмбәне бүлмә температурасында өч сәгатьтән артык, ә тозлаган гөмбәне 6 айдан да артык сакламаска киңәш ителә.  

Балаларга гөмбә ашатмагыз.
Кайбер төр гөмбәләр, спиртлы эчемлекләр белән кулланганда, агулану очрагы китереп чыгарырга мөмкин. 

Гөмбә ашап агулансагыз “Ашыгыч ярдәм” хезмәте чакыртыгыз.Табиблар килгәнче, агуланган кешегә бер-бер артлы алты стакан кайнаган су эчәргә, косарга киңәш ителә. Ашаган гөмбәгезне ташларга ашыкмагыз, аларны тикшереп, авыруга дөрес дәвалану билгеләргә мөмкин. Ак яки активлаштырылган күмер эчү дә рөхсәт ителә. 

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading