Грузинча борыч ясау РЕЦЕПТЫ
Ул уртача ачы һәм бик тәмле килеп чыга!
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Ул уртача ачы һәм бик тәмле килеп чыга!
Грузинча борычны әзерләү өчен: 1 кг кызыл борыч, берничә суган, 4 аш кашыгы үсемлек мае, бер бәйләм петрушка, 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы хмели-сунели, 1 чәй кашыгы кара борыч, 2 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе кирәк булачак.
Борычларны юып, орлыкларын алырга. Боҗралап турарга. Суганны шулай ук боҗралап, ә петрушканы вак итеп турарга. Сарымсакны пресс аша чыгарырга.
Борыч, суган, петрушка һәм сарымсакны бергә кушып, яхшылап болгатабыз. Аннан үсемлек мае, тоз, шикәр комы, хмели-сунели һәм төелгән кара борычны сибеп, кул белән болгатабыз. Катнашманы берничә сәгатькә калдырабыз.
Тиешле вакыт узганнан соң кәстрүлгә салып, кайнатып чыгарабыз. Капкач каплап, акрын утта 10 минут пешерәбез. Пешәргә берничә минут кала аш серкәсе салабыз. Тагын бер кат яхшылап болгатабыз. Стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырып, тимер капкач белән ябабыз. Банкаларны әйләндереп каплап, бүлмә температурасында суытабыз.
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Теща яки кияү: «Себерке белән куып чыгарам хәзер»
-
#Кыскача яңалыклар
Казанда Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча «Күрше фест» бәйгесе башланды
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда 2025 елда илкүләм проект буенча 23 күпердә төзү-төзекләндерү эшләре үткәрелә
-
#Киңәш сандыгы
Акканат күбәләгенә ничек көрәшергә? Ысулларын өйрәтәбез
-
#Җәмгыять
Рөстәм Миңнеханов Каравон бәйрәме белән котлады
Комментарийлар