16+

Гыйнварда нинди чәчәк орлыгы чәчәргә?

Яңа ел узуга, бакчачыларның тәрәзә төпләрендә үсентеләр барлыкка килә.

Гыйнварда нинди чәчәк орлыгы чәчәргә?

Яңа ел узуга, бакчачыларның тәрәзә төпләрендә үсентеләр барлыкка килә.

Инде гыйнвар аенда ук 130 көн һәм аннан да озаграк өлгерә торган күпъеллык чәчәкләрне чәчә башларга кирәк.

Шуларның берсе гибрид вербен. Ул 18-20 градус җылыда үстерелә. Гадәттә, 10-20 көн эчендә шытып чыга. Бу декоратив үсемлек яктылык ярата. Вербен чәчәргә уйласагыз, чәчәкләр өчен махсус туфрак куллансаң яхшы.

Бу исемлектә гайлардия дә бар. Үсентеләр шытып чыгып, 3 атна үткәннән соң чәчәкне күчерергә кирәк. Май азагында ачык һавага күчереп утыртырга ярый. Ул җәй уртасыннан алып, кыраулар башланганчы чәчәктә утыра. 

Бакча канәферен дә гыйнварда чәчәләр. Ул утыртканнан соң 1,5 ел узгач кына чәчәк ата. Орлыклары бик вак була. Канәфер 18-20 градус җылыда үзен яхшы хис итәчәк. 

Моннан тыш, көзге гелениум, гибрид дельфиниум, җыерчыклы кальцеолярия, карпат кыңгыравы, эустома кебек чәчәкләрне дә гыйнварда чәчә башларга кирәк. 
Бәйрәмнән соң чыршыны куллану буенча  киңәш

Яңа ел бәйрәмнәре үтте. Инде чыршыларны күпләр җыеп куйды. Кемдер моны искечә Яңа ел каршылагач эшли. 
Әгәр дә бәйрәмгә чын чыршы бизәгәнсез икән, Яңа ел каршылаганнан соң аны ташларга ашыкмагыз. 

Ылысларның эфир майларына бай булуын беләсездер инде. Бу майлар организмга бик яхшы тәэсир ясый. Иммунитетны ныгыта, баш авыртуын бетерә. Шуңа да чыршыгыз кипмәгән, яшел икән, анардан файдалы сабын ясый аласыз. Кипкән булса, ылысларны башта суга салып йомшартырга мөмкин. 

Ылысларны блендер белән ваклагыз. Кибеттән сабын ясар өчен махсус катнашма алырга яисә өйдә булган сабынны микродулкынлы мичтә, яисә су парында эретегез. 100 гр сабынга 1 чәй кашыгы вакланган инәне кушып, яхшылап болгатыгыз. Аннан катнашманы формаларга салып, катырыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading