Кабакның үзе, орлыклары искиткеч файдалы булуы сер түгел. Бу хакта күп язылды.
Ел саен бәрәңге бакчабызда ун-унбиш төрле кабак үстереп рәхәтен күрәбез. Биектау районы Юртыш авылында көн итүче юмарт, ярдәмчел бакча күршебез - мохтәрәм аксакал Рәис абый, үткән көздә күчтәнәч итеп, “Голосемянная” сортлы кабак биргән иде. Һөнәремә бәйле кызыксынучанлыгым, җимеше татлы, орлыгы тәмле, башкаларга охшамаган, бу сорт турында тулырак мәгълүмат тупларга этәрде. Укый-эзләнә торгач, шактый яңалык белдем.
XIX гасырның 80 - елларында Австриянең Штирия провинциясендә, ялангач орлыклы кабакка беренче мәртәбә тап булганнар һәм бу хакта гаҗәпләнеп язып чыкканнар. Галимнәр фикеренчә, гади кабакның тышча ясарга тиешле геннары мутацияләнү аркасында, кайберләренең орлыклары ялангачланган. 1911 елда мондый төрдәге кабак үстерүнең отышлырак булуы хакында язып, аграрийларда аңа карата зур кызыксыну уятканнар XX гасырның 30-елларында галимнәр аның үзенчәлекләрен ныклап өйрәнеп- тикшеренеп, фәнни хезмәтләрендә тышчасыз орлыклы кабакның май җитештерү сәнәгате өчен перспективалы чимал булуын раслаган. Әүвәле аны фермерлар зур мәйданнарда үстерергә керешкән. Шәхси секторга соңрак үтеп кергән. Кабак орлыгыннан май сыгып сатучы эшмәкәрләр бу сортны аеруча үз иткән.
Кабыгын чистарту мәшәкате булмаганга күрә, май җитештерү процессы арзанракка төшкән, аннан хәлвә, грильяж ясарганнар. Кабыксыз орлыктан сыгылган шифалы майлар дару ясаучыларның күңеленә дә хуш килгән. Бүгенге көндәге фармацевтика сәнәгатендә кабак орлыгы маеннан җитештерелә торган тыквеол, простамол, пепонен, биол препаратларына ихтыяҗ зурдан. Әлеге дарулар белән мәни бизе аденомасыннан, йөрәк-кан тамырлары, ашказаны-эчәклек системасы чирләреннән, яман шештән, авитаминоздан интегүче хасталарны дәвалап, уңай нәтиҗәгә ирешәләр. Галимнәр раславынча, тышчасыз орлыклы кабакның татлы җимешендә һәм туклыклы орлыкларында, аннан сыгып алынган шифалы маенда организмның тулыканлы эшчәнлеген тәэмин итүче, иммунитетны яхшыртучы, ялкынсынулы чирләрдән саклаучы, гомерне озайтучы файдалы матдәләр аеруча зур күләмдә. Составындагы сихәтле табигый майлар, каротиноидлар, Е , С витаминнары, күпсанлы микро - , макроэлементлар: цинк, тимер, магний, калий; пектин, шикәр, крахмал аның кадерен бермә-бер арттыра. Кабак орлыгын чи килеш ашау күпкә файдалырак булса да, кыздырганын ярата төшәбез. Ул паразитларны, балалар эчәклегендәге бабасырны куып чыгара, ирләрнең җенси көчен арттыра. Гомумән, көчле афродизиак булып санала. Кулинариядә киң кулланыла.
Кабак орлыгында май бик зур күләмдә, нинди шартларда үсүенә карап, 46-53 % ка җитә. 2023 елда РФ нең Дәүләт реестрында үзебезнең илдә үстерелә торган 25 сорт каты кабыклы кабак теркәлгән, шуларның 10 сының орлыклары тышчасыз. Соңгы төрдәгеләренең йомшагы бигүк татлы түгел, коры матдәсе азрак, төп азык кыйммәте – сихәтле орлыкларында тупланган. РФ нең «Гетерозисная селекция» ширкәте галимнәре, күп еллар дәвамында зур хезмәт куеп, кабакның яңа, тышчасыз орлыклы “Лирика” сортын китереп чыгарган. Авырлыгы 3-3,5 кг лы - “порцияле” кабакның өлгереп җиткән җимешләре биш айга кадәр әйбәт саклана икән. Тышчасыз орлыкларының 50 % - майлардан гыйбарәт. Орлыкларының күләме кабакның гомуми массасының 1,1 % ын тәшкил итә. Яңа сортның йомшагыннан абрикосның хуш исе аңкый. Ул төрле десертлар ясарга кулай, дип язганнар. Хикмәтле орлыкларны бакчачылык кибетләреннән сатып алып була икән.
Селекционерлар фикеренчә, тышчасыз орлыклы кабак үстерүгә аерым таләпләр бар. Нәзберек орлыгы юка яшел элпә белән генә капланганга күрә, аны түтәлдәге вак таш кисәге йә кантар тырнап алса, ялгышлык белән көрәк яки китмән тиеп китсә, җәрәхәтләнеп эштән чыгачак һәм тишелмәячәк. Температураның һәм дымлылыкның кинәт үзгәрүен авыр кичерә. Суны күбрәк сибеп җибәрсәк, ялангач орлыклар черергә, коры туфракта озаграк ятса, тишелмәскә мөмкин. Чәчкәннән соң, туфракның өске катламының даими рәвештә беркадәр дымлы торуы зарури. Суны чамалап сибү, кабак тишелгәнче, түтәлгә тукылмаган материал ябып торырга кирәк. Түтәлгә нашатырь спирты, көл, орлык күмеләсе “оячыгына” ачы борыч, йомырка кабыгы сибеп, алдан ук саклану чараларын күрмәсәк, ялангач орлыкларны кырмыскалар, аю чикерткәләр, май коңгызы личинкалары, катыкортлар тиз арада ашап китәргә мөмкин.
Кабак орлыгын гадәттә 6-7 см тирәнлеккә чәчәбез.Тышчасызын чәчү өчен, әлеге тирәнлектәге туфракның +12…+14 °С җылылыкта булуы зарури. Әгәр җир салкынрак булса, орлыклар череп харап булачак.Чагыштырмача иртәрәк өлгерә торган мондый кабакны безнең төбәктә май азагы - июнь башында ачык грунтка чәчү отышлы. Иртәрәк уңыш алырга ниятләсәк, рассадасын өйдә яки җылы теплицада үстереп чыгарыргатуры килә. Тышчасыз орлыкларны, кокос брикеты, иске пычкы чүбе, вермикулит катнаштырып әзерләнгән җиңел көпшәк субстрат тутырылган 10 х 10 см лы пластик тартмаларга берәмләп чәчәргә киңәш итәләр. Авыр балчыксыл туфракны тишеп чыга алмый, дип язганнар. Орлыгын күбрәк җыеп алу максатыннан үстергәндә, түтәлдәге үсемлекләр арасын 0,7 х 1 м калдырып утыртырга ярый икән. Бу очракта кабакларының саны күбрәк, әмма башлары ваграк булачак. Гадәттә, кабак үсентеләре арасын 2-3 м калдыра идек. Бакчага берничә сортлы кабак утырткан очракта, тышчасыз орлыклысы каты кабыклы кабаклар, патиссоннар, кабакчыклар белән үзара серкәләнергә мөмкин. Бу очракта аның сортына хас сыйфатлары югалганга күрә, орлыклары киләсе сезонда чәчәргә яраксыз була.
Хәмидә Гарипова.Казан.
Комментарийлар