16+

Яран даими чәчәк атсын өчен нишләргә?

Яран гөлегез һәрчак шау чәчәктә утырсын дисәгез, берничә кагыйдәне истә тотыгыз.

Яран даими чәчәк атсын өчен нишләргә?

Яран гөлегез һәрчак шау чәчәктә утырсын дисәгез, берничә кагыйдәне истә тотыгыз.

Беренчедән, карт гөлләрдән күп чәчәк көтмәгез. Яшь ботакны тамырландыру нәтиҗәлерәк булачак.

Икенчедән, ул ботак тамыр җибәреп, 10 см чамасы үскәннән соң, очын кисегез. Болай иткәндә, аның көче ян ботакларны үстерүгә юнәләчәк. Ян ботаклар 15 см үскәч, аларның да очларын кисәргә кирәк.

Яран куагы сез теләгән зурлыкта үскәннән соң, тагын бер кат ботак очларын кискәлиләр. Шуннан соң ул чәчәк ата башлый. Кайвакыт берьюлы берничә чәчәккә бөреләнергә мөмкин.

Әгәр дә җәй яранны бакчада үстерергә телисез икән, ул вакытта зур савыт алыгыз һәм аңа, араларын бер төрле калдырып, өч куакны утыртыгыз. Вакыт узу белән ул бербөтен куак кебек, матур булып үсәчәк.

Яран артык су яратмый. Аның тамырлары чери башлавы ихтимал. Шулай ук корылыкны да авыр кичерә. Яфраклары кибеп, саргаюы бар.
Яран гөл яктылык ярата. Аңа кимендә 12 сәгать кояш нурлары таләп ителә. Әгәр дә тәрәзә төбегездә яктылык җитми икән, ясалма яктылык куегыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading