16+

«Шәһри Казан. Язмыш» газетасы биш еллыгын бәйрәм итте

Юбилей уңаеннан Казанда җыр-бию, уеннар һәм викторина белән бәйрәм чарасы узды.

«Шәһри Казан. Язмыш» газетасы биш еллыгын бәйрәм итте

Юбилей уңаеннан Казанда җыр-бию, уеннар һәм викторина белән бәйрәм чарасы узды.

«Шәһри Казан. Язмыш» газетасының беренче саны 2021 елның 2 июлендә дөнья күргән. Ул вакытта җомга саны А4 форматында 24 бит белән чыга башлаган. Бүген «Язмыш» 32 битлек булып басыла, ә атна саен укучыларга 52 битлек газеталар тәкъдим ителә.

Бәйрәмдә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков һәм «Шәһри Казан» газетасы мөхәррире вазифаларын башкаручы Эльза Хамматова катнашты.

«Шәһри Казан. Язмыш» газетасы баш мөхәррир Радик Сабировның башлангычы булган. Быел ул вафат булды. Бәйрәмдә аның истәлеге дә искә алынды.

Юбилей чарасында газета геройлары һәм татар эстрадасы артистлары чыгыш ясады. Татарстанның халык артисты ИлСаф 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүе турында сөйләде һәм җырларын башкарды. Шулай ук Татарстанның атказанган артисты Дилә Нигъмәтуллина, Гөлназ Шәрипҗанова, «Эссе» төркеме сәхнәгә чыкты.

Тамашачылар өчен дә кызыклы программа әзерләнгән иде. Кунаклар балык тоту һәм шар белән бию уеннарында катнашты, ә иң игътибарлы укучылар «Шәһри Казан» газетасы тарихына багышланган викторинада көч сынашты.

Викторинада катнашучылар газетаның кайчан чыга башлавын, «Язмыш» санының ничә бит булуын, атнага ничә тапкыр дөнья күрүен һәм башка сорауларга җавап бирде.

Чара ахырында укучылар өчен атна саен газета әзерләүче редакция коллективы сәхнәгә чакырылды. Бәйрәмдә журналистлар, корректорлар, дизайнерлар, социаль челтәрләр өчен җаваплы белгечләр һәм реклама бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре җиткерелде.

«Шәһри Казан. Язмыш» газетасының биш еллык тарихы — укучылар белән бергә үткән юл. Алда да газета яңа язмалар, кызыклы геройлар һәм тормыш вакыйгалары белән үз укучыларын сөендерергә дәвам итәчәк. Бәйрәмнән журналистыбыз Дамир Бәдриев фоторепортажын тәкьдим итәбез. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading