БРИКС илләре чемпионы Татарстан башкаласында ачыкланачак.
Казанда 24-27 августларда Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә Казан мэры Кубогына кикбоксинг буенча бәйге бара. Көч сынашу “Фулл-контакт” һәм “К-1” төрләрендә оештырыла. Россиянең 22 төбәгеннән һәм БРИКС илләре – Кытай белән Беларусь республикаларыннан 400 спортчы килде.
Танылган спортчылар Бәйгедә Азия чемпионы, Кытайның хәзерге чемпионы Чжан Минъян, G-Pro лигасының дөнья чемпионы Илья Соколов, спорт остасы, Татарстанның танылган көрәшчесе Руслан Хаитов, Белоруссия чемпионы Секу Бангура чыгыш ясый. 27 августта БРИКС илләре чемпионы ачыклана.
– Турнир инде икенче мәртәбә уздырыла. Ул G-Pro буенча Бөтенроссия бәйгеләренең һәм профессиональ көрәшләрнең мәйданына әвереләчәк, – диде Казан шәһәре Башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов. – Казанда 350-400 бала кикбоксинг белән шөгыльләнә. Үсмерләр клубларында секцияләр булдырылган, “Идел” физкультура-спорт җәмгыятенең Олимпия резервы мәктәбендә кикбоксинг бүлеге эшли башлады. Казанда сентябрьдә Голубятников урамында Кикбоксинг үзәге ачылачак. “Физра” спорт үзәгендә дә кикбоксинг секциясе эшли башлый, “Салават күпере” торак комплексында да бүлек оештырыла.
Татарстан үзен күрсәтер G-Pro профессиональ лигасы президенты Петр Новосельцев һәрвакыт Казанны сагынып килүен әйтте.
– Турнир югары дәрәҗәдә уза. Кикбоксинг бәйгесе үткәрү башлангычы белән чыкканы өчен Казан мэры Илсур Метшинга зур рәхмәт! Татарстанның кикбоксинг буенча җыелма командасы барлыкка килер һәм алар дөньякүләм бәйгеләрдә үзләрен күрсәтерләр әле, – диде Петр Новосельцев. Спорт остасы Рөстәм Зиннәтуллин да турнирның яхшы оештырылганлыгын искәртте.
Чжан әле өчпочмак ашамаган Азия чемпионы, Кытайның гамәлдәге чемпионы Чжан Минъян 2 ел элек Казан спортчысы Илья Соколовка җиңелгән булган.
– Бик нык шөгыльләндем аннан соң. Татар аш-суларын әле татып карарга өлгермәдем. Турнир тәмамлангач, татар аш-сулары белән һичшиксез танышачакмын, – диде Чжан Минъян.
Go-Pro лигасы буенча дөнья чемпионы, дөнья Кубогы җиңүчесе Илья Соколов 1 ел Кытайда яшәгән.
– Кытай аш-сулары башта бик сәер тоелган иде, тора-бара ияләштем, кайбер ризыкларны яратып өлгердем. Чжан хәзер көчле спортчы булып әверелде, соңгы 2 елда гел җиңүләр яулый. Кытайны җылы хисләр белән хәтергә төшерәм, – диде Илья Соколов.
Метшин теләге “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин:”Балаларга спорт төрләрендә шөгыльләнү шартлары тудырырга кирәк. Башкаладагы халыкара спорт чаралары балаларда спортка кызыксыну уята. Спорт белән шөгыльләнү – күпләрнең көндәлек гадәте. Казанны спорт башкаласына әверелдергән халыкара чараларны үткәрүне ышанып тапшырган федераль үзәккә рәхмәт! – дигән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар