16+

Кабактан җиңел аш (Боламык-аш)

Бик тәмле һәм бик җиңел.

Кабактан җиңел аш (Боламык-аш)

Бик тәмле һәм бик җиңел.

Кирәк була:

- кабак 300 г;

- сельдерей тамыры – 150 г;

- кишер – 150 г;

- суган – 1 баш;

- имбир – 1 чәй кашыгы;

- сарымсак – 1 тырнак;

- зәйтүн мае;

- паприка – 1 данә;

- тоз.

Эш барышы:

Кабак белән кишерне турыйбыз, өсте капланганчы су агызабыз. Имбирне салабыз. Тоз салырга онытмыйбыз, пешереп алабыз. Суган, сельдерей, сарымсакны турыйбыз, кыздырабыз.

Пешкән кабакка кызган суган катнашмасын салабыз, блендер белән изәбез. Паприка, яраткан тәмләткечләрне, көрпә салып, табынга чыгарабыз. Янына пешкән ит бирсәгез була.

Гөлчәчәк Фәтхулова, Сургут шәһәре.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading