16+

Кәбестә күбәләген, корткыч бөҗәкләрен куркытып качыра

Бәрхет гөл чәчәкләренең формасы күптөрле: вак кадакчык, түгәрәк шар сыман, ганҗәләре гади яки катмарлы, төсләре лимондай саргылтсу, әфлисун кебек кызгылтсу-сары, кызгылтсу- коңгырт.

Кәбестә күбәләген, корткыч бөҗәкләрен куркытып качыра

Бәрхет гөл чәчәкләренең формасы күптөрле: вак кадакчык, түгәрәк шар сыман, ганҗәләре гади яки катмарлы, төсләре лимондай саргылтсу, әфлисун кебек кызгылтсу-сары, кызгылтсу- коңгырт.

Ул үстерү өчен үтә дә талымсыз бакча чибәре генә түгел, фитонцидлары гөмбәчекләрне юк итә.Үзе үскән туфрактагы нематодаларны һәлак итеп, җирне савыктыра, җирнең сыйфатын яхшырта, үзенчәлекле исе ярдәмендә кәбестә күбәләген, шалкан, редис кебек  яшелчәләрнең корткыч бөҗәкләрен куркытып качыра. Кашкарыйларны,   флокс, клематисларны фузариоз чиреннән саклый. Бакча җиләгенә озынборынчык  зыян салмасын өсен, түтәл читләренә бәрхет гөл утыртабыз. Томат һәм бәрәңге үсентеләрендә  фитофтороз чире пәйда булса, аның чәчәкләрен, сабакларын турап, кайнатып сибәбез. Аның чәчәкләрен ашказанын дәвалаучы  дару үләне һәм үзенчәлекле аш тәмләткеч итеп кулланучылар бар. 
  
Бәрхет гөлне орлыктан чәчеп үстерәбез. Кыраулар сезоны беткәч, июньнең уннарында  түтәлгә турыдан-туры чәчәргә була. Шәхсән үзем апрель башында тартмаларга чәчеп, рассадасын үстереп алу отышлырак  дип саныйм.  Ни дисәк тә, редис яз башында ук чәчелә,  кәбестәләрнең берничә төре ачык грунтка бик иртә чыгарыла. Бакча җиләгенә  корткычлар зыян салмасын өчен дә хәстәрен мөмкин кадәр иртәрәк күрергә туры килә. Өйдән көч җыеп чыккан бәрхет гөл үсентеләрен югарыда аталган культуралар арасына һәм  тирә-юненә ничаклы иртәрәк утыртсак, саклык чаралары шулчаклы   ышанычлырак булыр. 
  
Бәрхет гөл тишелеп чыкканнан соң 40 - 50 көндә чәчәк ата, беренче кырауларга чаклы бакчага ямь биреп,  шау чәчәктә утыра. Нәни үсентеләр  караяк чиренә бирешмәсен өчен, ул чәчеләсе туфрак катнашмасын 5-7  минут микроволновкада яки 20 минут газ мичендә тотып парландырабыз.  Максим, Витарос, Фитоспорин,  куе марганцовка эремәсе сибеп зарарсызландыру да отышлы. Мин орлыкларны  чәчкәнче 10-12 сәгать дәвамында Энерген эремәсендә җебетәм. Сай буразначыклар ясап, туфракны яхшылап  дымландырып, орлыкларның арасын 2 см калдырып  тезеп чыгам. Өстенә 1 см калынлыгында көпшәк туфрак сибеп, кул аркасы белән җиңелчә баскалыйм. Өсләренә пленка пакет кидерәм. Бәрхет гөл +15...+20°С  да 3-5 көндә тишелеп чыга. Беренче мәлдә нәни шытымнарны караяк чиреннән саклау аеруча мөһим. Суны контейнердагы  туфрак тәмам кипкәч кенә,  савыт кырыеннан гына сибәргә туры килә. Төпләрен  коры ком яки компост белән мүлчәлим. Ике атнага бер мәртәбә Фертика Люкс яки Агрикола, Растворин эремәсе белән тукландырам. Бер чиләк туфрак катнашмасына составында азот, фосфор,  калий  булган 2 аш кашыгы  минераль  ашлама, ярты стакан агач көле кушып болгатам.  Ике чын яфрагы чыккач, шул состав тутырылган кассеталарга берәмләп  күчереп утыртам, элек үскәненнән 1 см га тирәнгәрәк күмдерәм.  

Сугаруга килгәндә, туфрактагы дымның артык булуына караганда, җитәр-җитмәс булуы хәерлерәк. Үсентеләремне ачык грунтка чыгарып утыртканчы, әүвәле балконга, соңрак форточкасы ачык теплицага куеп торып чыныктырам.  Бакчагыздагы туфрак безнеке сыман авыр балчыксыл булса, аны казыганда  торф, ком, черемә  салып көпшәкләндерергә туры килә. Бәрхет гөл утыртыласы түтәл 1 көрәк тирәнлегендә казыла, һәр кв. м га 1- 2 аш кашыгы нитроамофоска яки  амофоска кертәбез.Үсенте араларын, сортына карап, 15-30 см калдырып утыртабыз.Ул күләгәдә дә үсә ала, тик кояшлы урында чәчәкләре эре, җете төсле була. Бәрхет гөл тернәкләнеп киткәч, суны  өстән  яңгырлатып сибүдән курыкмый. Сезонга 1-2 мәртәбә фосфорлы-калийлы ашлама, агач көле  кертсәк, купшы гөлләмәләр  әллә каян балкып,  үзебезне сөендереп торачак, янәшәсендә үскән яшелчәләр корткычларга бирешмәячәк. 

Хәмидә Гарипова. Казан.

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading