16+

Кәбестә нигә баш ясамый һәм нәрсә эшләргә?

Кәбестәнең баш ясый алмау сәбәпләре берничә.

Кәбестә нигә баш ясамый һәм нәрсә эшләргә?

Кәбестәнең баш ясый алмау сәбәпләре берничә.

Вегетация срогы бик озын - 250-270  көн тәшкил иткән брюссель кәбестәсен гыйнвар азагы- февраль башында ук чәчмәсәң, иртә өлгерешле ак башлы кәбестәләр чәчүне унынчы марттан да соңга калдырсаң, алар тиешле срокта баш ясарга өлгерә алмаячак.

Кайбер бакчачылар кәбестә орлыгын үзләре җитештерә. Төрле төргә кергәннәре, үзгә сортлылары янәшәдә үскән очракта, бер-берсен серкәләндерә. Ә гибрид орлыктан үскән кәбестә баш ясый алмый. Базардан чәчүлек орлык сатып алганда, очраклы рәвештә гибридка яки бик иске орлыкка туры килеп, алдануыбыз ихтимал. Шунлыктан, беркадәр кыйммәтрәк торса да, орлыкларны махсуслашкан кибеттән, сыналган брендлы ышанычлы фирманыкын алу күпкә отышлырак. Кояшсыз урынга, шулай ук араларын бер-берсенә якын итеп утырткан очракта, кәбестә кәлшәсе югарыга таба сузая, әмма башын формалаштыра алмый. Әгәр кәлшәләргә агач-куаклардан, бакча йортыннан яки мунча, сарай кебек  хуҗалык корылмасыннан  күләгә төшсә, хәтта янәшәдәге түтәлдә, кояшны каплап, кукуруза, көнбагыш яисә топинамбур үссә, кәбестә кәлшәләре хәлсезләнә һәм күчәнендә баш ясый алмыйча интегә.

Кәбестә вегетация чорында азотка, калийга, фосфорга, микроэлементларга мохтаҗ. Яңгырлы җәйдә, елак көзгә кергәч, кайбер ашламаларны рәт араларындагы канаучыкларга, үсемлек төпләренә коры килеш сибәргә яраса да, былтыргы кебек коры җәйдә һәм көздә, үсемлекләрне кичтән яхшылап сугарганнан соң, бары тик  сыек ашлама гына кертергә ярый. Кайсы ашламаны күпме күләмдә кертү үсешнең циклына бәйле. Язгы чорда үсемлекнең тамыр челтәре, сабагы, тышкы яфраклары формалашканда азотлы ашламалар чагыштырмача зуррак күләмдә кирәк булса, җәйгә чыккач, кәбестә башы яралсын өчен микроэлементлар, тулыканлы яшелчә булып өлгерсен өчен калийлы, кальцийлы, фосфорлы ашламалар күбрәк таләп ителә. Терлек асраучы авыл кешесендә тирес сатып алу мәрәкәсе, моңа зур чыгымнар тоту мәшәкате юк. Шунлыктан юмартланып китеп бу органик ашламаны чамасыннан артыграк куллану да зур хата. Кирәгеннән артык тиресләнгән түтәлдә кәбестәнең тышкы яфраклары куе яшел, бик эре була, әмма башы яралмаска  бик мөмкин. Җәйнең икенче яртысында кәбестә түтәленә азотлы ашлама кертүне чикләргә туры килә. Юкса, тыгыз, кышын әйбәт сакланучан эре  башлар үстереп алу урынына шымытыр тотып калуың ихтимал. Кәбестә суга мохтаҗлыгы ягыннан кыярдан гына калышадыр, мөгаен. Аңа суны даими сипмәсәң, мул уңышка өмет баглап булмый.

Кәбестә кәлшәләрен  язгы кыраулардан ничек сакларга? Мин өсләренә төбе киселгән 3-5 литрлы  пластик су савытлары  каплыйм. Ә көзге кырауларга  ул үзе дә  бирешми. 17-18 градус җылылыкта кинәнеп үсә. Минемчә, бу культура салкынча һава торышыннан зыян күрми, суны җылытып сибүгә  мохтаҗ түгел. Җәйге челләдә үз-үзен саклау инстинкты аркасында, яфраклары аша бик күп дымны парга әйләндерүе сәбәпле, башлары тишенчә  үсә алсын өчен, аны атнага берничә мәртәбә яхшылап сугару зарури. Тамчылап сугару системасы урнаштырылган булса, тагын да әйбәтрәк. Кәбестәгә суны яңгырландырып өстән коендыру ысулы әйбәт нәтиҗә бирә. Моның өчен шлангны югарыга күтәреп беркетеп куеп, очына “вертушка”тоташтыру әлләни авыр түгел. Хәер, кәбестә төпләренә туфрак өйгәннән соң, рәт араларында хасыйл булган  канауларга шлангны  сузып  салып сугару  бик җиңел. Кайбер бакчачылар кәбестәдә баш ясалмауның төп сәбәбе итеп, җәйге челләдә аның үзәгенә шлангтан салкын су сибүне саный. Ачы туфракта үскән кәбестәнең башлары яралган очракта да бик зәгыйфь була. Кәбестә үстереләсе түтәлгә көздән доломит оны яки акбур порошогы, сүндерелгән известь сибеп, туфракны әйләндереп  казып калдырсак,  аның  ачылыгы кимеп,  нейтральгә әвереләчәк. 

Танышларым арасында, башлары эре булсын өчен,  көзгә керүгә кәбестәнең астагы яфракларын өзеп чыгу гадәте бар. Бу - ялгыш адым, чөнки һәр яфрак үсентене тукландыра. Җәйнең икенче аена аяк басканда  кәбестәнең башы формалаша алмавына юлыксагыз, бу үсемлеккә  микро- һәм макроэлементлар җитми дигән сүз. Аны кичекмәстән  дөрес итеп тукландыру зарури. Безгә  бу очракта агач, үлән көле төнәтмәсе, «Завязь» , «Микрасса» препаратлары,  кальций селитрасы ярдәмгә килә. Алар туфракта файдалы матдәләр кытлыгыннан килеп чыккан җитешсезлекне юкка чыгара, үсемлеккә мул уңыш формалаштыру өчен уңайлы шартлар тудыра. Августка аяк басканнан соң, кәбестә түтәлләренә ачытылган тирес төнәтмәсе, мочевина (карбамид) кебек азотлы ашламалар сибүдән туктарга кирәк. Көзгә таба һаваның температурасы түбәнәя төшкәч, яңгырлар сезоны башлангач, кәбестә иркен сулыш ала. Башлары күзгә күренеп эрәя, тыгызланып тулыша. Кышка саклауга куясы кәбестәнең тәмам өлгереп җитүе, файдалы матдәләр туплавы, “баллануы” көзге кыраулар чорына туры килә. Ул җиңелчә кыраулардан курыкмаса да, саклауга куелачак башларны  өшетмичә җыеп алуыбыз хәерле.

Хәмидә Гарипова

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading