Энҗене бала тудыру йортына «Ашыгыч ярдәм» машинасы китерде. Бик авырлык белән кыз бала тудырды ул. Аны палатага кертеп салганда, хатыннар йоклый иде әле.
Энҗе аларны уятмаска тырышып, әкрен генә тәрәзә буендагы буш урынга кереп ятты. Гадәттә, бала тудырганнан соң хатыннар җиңеләеп кала, сабыеңны кулыңа алу белән бар газаплар онытыла. Энҗенең, киресенчә, йөрәге сулыгып-сулыгып типте. Аның инде беренче иреннән 8 яшьлек кызы бар. Монысы да кыз. Димәк, аны ире килеп алмаячак. Кичә ире: – Әгәр кыз тапсаң, әниең янына кайтырсың, миңа кыз кирәкми, –диде.
Сәгать 3тә балаларны имезергә китерделәр. Энҗенең кызын әлегә бирмәделәр. Палатадагылар өчесе дә кичен генә тудырганнар. Икесе – авылдан, берсе – район үзәгеннән. Хатыннар Энҗенең хәлен сораштылар, әмма ул ачылып китәргә теләмәде.
Таң атты. Балаларны иртәнге ашатудан соң, хатыннар да чәйләп алырга җыендылар. Шул арада Асия бәлеш күтәреп керде: – Кызлар, әйдә, килегез, әнкәй кап-кайнар бәрәңге бәлеше китергән, ашыйбыз, – дип табын әзерләде. Авыл хатыннары Сания белән Галия табынга килеп утырдылар. – Әй, рәхмәт яусын инде, Асиякәем, безнең авыллар ерак шул, иртүк килә алмыйлар, – дип мактый-мактый ашый башладылар. Палатага хуш ис таралды. Энҗе тормады. – Энҗе, кил, аша, – диде Асия. Хатын дәшмәде, ул елый иде. Хатыннар сораша башлагач, әкрен генә торып, юынырга чыгып китте. Ул көнне аның янына килүче булмады. – Ирсез генә тапкандыр, – диде Галия, – хәзер бит андыйлар күп, ташлап чыгып китмәсә әле.
Галия дүртенчегә – кыз, ә Сания дүртенчегә малай тапты. Икесе дә кайгыда, Галия иренә тагын кыз икәнен әйтергә курка, ә Сания, биш ир бит, савыт-саба юарга да кешем юк, дип зарлана. – Галия, әйдә алмашабыз, сиңа малай була, миңа кыз, – диде Сания. – Кит инде, җүләр, ап-ак кызымны синең кап-кара малаеңа алмашаммы соң? – ди Галия, – ирем, каян таптың бу кара малайны дип, бәреп үтерер. Кодагый булырбыз, безнең авыллар янәшә генә бит. – Энҗе, алайса, син кызыңны минем улыма бирерсең инде, – дип, Асия улын күтәреп хатын янына барды.
Шулвакыт ярымачык форточкадан таныш тавыш ишетелде. Энҗе сикереп торып тәрәзәдән карады. Анда аның аерылган ире Илгиз һәм каенанасы Рания басып торалар иде. Энҗенең тәненнән кайнар дулкын үтте: ник килгәннәр, кем янына? Хатын үз-үзенә әйткәндәй, пышылдап: – Илгиз, – дип куйды. Асия шул сүзне ишетүгә улын күтәргән килеш тәрәзә янына килде. – Әни, Илгиз, менә Исламны карагыз, нәкъ әтисе бит, – дип баланы тәрәзәгә куйды. Тыштагылар шатланышып кул болгадылар.
Бәхетле хатын тагын кайнар пилмән күтәреп керде. Бу вакытта Энҗе ни үле, ни тере түгел, тәрәзәгә карап каткан, баласы елауга да игътибар итми иде. Асия барысын да аңлады. Аңа Илгиз бөтенесен сөйләгән иде. – Кичер мине, Энҗе, мин синең өстән йөреп килмәдем. Әниең Илгизне яратмаганга аерылгансыз. Мин әле Илгизнең барлыгын да белми идем. Язмыштан узып булмый, – дип авыр сулап куйды Асия. Палатада тынлык урнашты. Тик тора белмәгән Сания генә: – Я Алла, кирәк бит икегез бер вакытка, бер палатага туры килергә, – дип, күрше палатага авылдашы янына кереп китте. Кичкә таба Энҗенең дә ире килде, тик ул исерек иде. Энҗе сөйләшмәде.
Алар икесе дә бер көнне чыктылар. Асияне зурлап машина белән килеп алдылар. Энҗене әнисе такси белән алып китте. Илгизнең улын шулай алып китүен күрү бик авыр иде Энҗегә. – Үкенерсең, соң булыр, – дигән иде каенанасы, – үзең турында түгел, балаң хакында уйла.
Үкенмәс кебек иде, үкенмәс кебек... Энҗе белән Илгиз бер сыйныфта укыдылар, дус булдылар, бер партада утырдылар. Армиядән дә көтеп алды Энҗе. Чибәр иде егет, акыллы, булдыклы. Әнисе Рания Энҗене үз кызыдай күреп яратты. Өйләнешергә сүз куешкач, булачак кодагый, Энҗенең әнисе, шарт куйды: аларда яшәсеннәр. Илгизнең әти-әнисе араларына кермик дип ризалаштылар. Энҗенең башка әтидән туган апасы шунда ук әйтте: – Әй, кодагый, – диде, – безнең әни бик холыксыз, безне дә аера язды, тик ерак китеп котылдык. Илгиз бик юаш бит, каршы тора алыр микән? Энҗеләр район үзәгенә якын авылда яшиләр. Икесе дә үзәккә килеп эшләгәч, кайту-китүләре авыр иде. Әни кешенең битәрләве көннән-көн арта барса да, түзде Илгиз. Бәлки, бала тугач җайланыр дип уйлады. Кызы тугач, Илгизнең шатлыгы эченә сыймады. Бала тудыру йортыннан фатирларына алып чыгарга дип хыялланганнар иде. Әби кеше риза булмады. Шул чакта берсе алар яшәгән йорттан фатирын сатты. Илгизнең әти-әнисе аны сатып алды, тик юкка. Минем белән киңәшләшмичә фатир алганнар, дип кодагый Илгизне куа башлады: – Бар, өеңә кайтып тор, минем кызым сиңа тиң түгел, пешмәгән бозау син, – дип, кияүне өенә кертмәде. Кызын бик ярата иде Илгиз. Баланы да төн буе карады, чүпрәкләренә кадәр юды. Әллә шуңа да ярамады.
Соңрак Энҗе дә үзгәрде, декрет ялыннан эшкә чыккач, Илгиз белән арасын өзде. Илгизнең киемнәрен такси белән подъезд ишек төбенә китереп ташладылар. Йөри торган кешесе бар, дип сөйләделәр танышлар. Тик Илгиз генә ышанмады. Ярата бит ул Энҗене дә, кызын да. Ирнең йөрәге телгәләнде. Хатынының шулай үзгәрүенә аптырады. – Энҗе, аерылышмыйк, фатирыбыз бар, кызыбызны бергә үстерик, – диде ул. – Синең кебек әтинең булуыннан булмавы яхшырак, яратмыйм мин сине, Илгиз, мин башканы яратам. Аерылышуга ризалыгыңны бир, мин кияүгә чыгам, – диде Энҗе. Бу сүзгә җавап юк иде.
Төнлә улының сулыгып елаганын ишетеп, Рания куркып китте. – Әни, – диде Илгиз, – Энҗе кияүгә чыга, аерылырга ризалык сорый. Әни, мин кызымнан башка ничек яшәрмен? – Син гаепле түгел, улым, түзә алганча түздең бит инде. Иртәгә үзем сөйләшеп карармын әле, дөрес микән, – диде ана.
Иртәгесен Рания туп-туры авылга китте. Өйләренә барып керүгә оныгы килеп сарылды. Рания: – Сез нәрсә эшлисез, баланы ятим итәсез бит. Сиңа ир табылыр, Энҗе, балага әти булмас. Күпме ирләр үги кызын харап итә. Илгиз дә өйләнмичә яшәмәс, баласы да булыр. Тик без Зиләне дә, Энҗене дә бик яратабыз. Кодагый, син генә арага кердең, үкенерсең, соң булыр, – диде. – Ярар, безне өйрәтмә, үзең яшә ярты шәһәргә уртак иреңнән кыйналып, – диде Энҗе. Бу сүзгә дә җавап юк иде.
Гомер үтте, инде Зилә өченче сыйныфта укый, телефоннан әтисе белән гел сөйләшеп тора. Энҗе кияүгә чыкты. Илгизнең өмете тәмам өзелде. Башын кая куярга белми йөргәндә, ул эшли торган оешмага яңа хезмәткәр килде, аңа торырга урын кирәк булды. Илгиз, әнисе белән сөйләшеп, әлегәчә буш торган фатирга урнаштырды Асияне. Танышлар булгач, Илгизләргә гел кереп, Раниягә булышып йөрде. Аннан өйләнештеләр. Бик матур гына яшәп киттеләр. Менә инде уллары туды. Ә Энҗенең тормышы барып чыкмады, ире бик көнче булды. – Акланма, син Илгиз өстеннән дә минем белән йөрдең. Исеңдәме, Илгиз дежур торган урынга аны үчекләп мине ияртеп бара идең, әллә хәзер үзгәрдем дисеңме, – дип кыйнап ташлый. Әлегә Энҗе әнисе, кызы янында, ире килеп йөри. Китсә, тагын кыйнар дип курка. Их, хәзерге акылы булса, бала тудыру йортыннан сабыен күтәреп җәяү кайтыр иде Илгиз янына. Анда хәзер Асия шул... Үткәннәргә кире юллар юк, юллар өзек.
Беркөнне Энҗе баласын күрсәтергә дип хастаханәгә барды. Шунда Илгизләр дә килгән иде. Кара-каршы очраштылар. Илгиз: – Хәлләр ничек, Энҗе? Кызың үсәме? – дип сорады. Илгизнең кулында Энҗенең баласы түгел иде шул. Ир тагын да чибәрләнгән.
Аерылышырга баргач, Энҗедән ни өчен аерылышуын сорадылар. – Акчасын кайтармый, сугыша, хыянәт итә, – диде хатын. Гәрчә Илгиз акчасын тиененә кадәр кайтарып бирсә дә, тырнак очы белән кагылмаса да, күзләренә Энҗедән башка һичкем күренмәсә дә. Шаккатты ир, шулай да, көтәргә риза иде. Юаш, мәрхәмәтле шул ул.
Ә икенче ире Алик текә егет, зур кешеләр улы, акчалы, чит ил машинасында йөри. Ләкин аның әти-әнисенең дә хыялы башка иде. Аерылган, балалы хатынга түгел, үз араларындагы кешенең кызына өйләндереп, кода-кодагыйлар булып яшәү иде. Ә ул кыз акыллы иде, егетнең Энҗе белән йөрүен белеп, башкага китеп барды. Юлдан язып барган малайны өйләндереп акылга утыртасы иде ата-ана. Бу юлы кодагыйдан сорап тормадылар. Кияү: «Молчи!» – гына диде. Фатир алып Энҗе белән Алик икәү генә яши башладылар. Зилә килмәде, бер килгәндә әнисен үги әтисе сугып еккан иде, шуннан куркып килмәс булды. Алик кайтса, кайтты, кайтмаса, юк, акчаның тиенен дә күрсәтмәде. Алда нинди язмыш көтә Энҗене? Әллә Илгиз каргышы, әллә хатынның язмышы?
Динә Камалетдинова
Фото: https://ru.freepik.com/
Комментарийлар