Безнең гадәти көндәлек гадәтләребез сәламәтлегебезне дә какшатырга мөмкин. Алар арасыннан психологлар берничә төп гадәтне аерып күрсәтә.
1. Йокы туймау. Статистика буенча, 60 нчы елларда кешеләр йокыга сигез сәгать бүлгән, ә хәзер ул якынча 6,5 сәгатькә калган. Тормыш ритмы тизләнгәнгә, без эшне дә күбрәк башкарырга мәҗбүрбез. Моңардан кала, төрле стресслар аркасында йокысызлыктан җәфаланучыларның да саны артты.
2. Ябыгырга теләү һәм диетада утыру. Диетада утырырга яратучыларны өч төркемгә бүлеп була. Берәүләр, диета тотып, чынлап та ябыгуга ирешә. Икенчеләрнең бернәрсә дә барып чыкмый һәм алар рационнарын чикләүдән туктыйлар. Өченчеләр исә, йокыларсыз һәм ялларсыз, һаман да яңа диеталар уйлап таба яки шул ук диетаны һәрвакыт яңабаштан башлый. Нәкъ менә шул диета яратучыларга куркыныч яный да инде. Алар ябыгу буенча планнарын үти алмаудан канәгать түгел һәм үзләрен гел гаепле хис итә. Нәтиҗәдә үзләрен тагын да кырысрак диета белән җәзалыйлар. Ә чынлыкта диета балансланган булырга, аны сайлаганда сәламәтлегең дә, мөмкинлекләрең дә истә тотылырга тиеш.
3. Хроник авырулар. Хроник авырулар кичерүчеләр, бүген инде җиңелрәк, бәлки рәтләнеп китәр, дип, еллар буе табибка бармый.
4. Күп итеп каһвә эчү. Бер чынаяк каһвә хәл кертеп җибәрә анысы, ә менә аны күп итеп эчкән очракта, киресенчә, бөтен хәлегезне ала. Мондый эчемлек организмны дымсызландыра да. Шуңа да күп итеп каһвә эчүчеләргә тәүлек буена аны су белән чиратлаштырырга киңәш итәбез. Каһвә эчмәүчеләргә дә шул ук киңәш. Диетологлар һәркөнне сигез стакан су эчәргә куша.
5. Энергетик эчемлекләрне күп куллану. Бу очракта бавыр, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системалары зыян күрә.
6. Кислород җитмәү. Тынчу бүлмәдә утыру матдәләр алмашын акрынайта, тиз ардыра. Шуңа да вакытыгыз булган саен, урамда йөрергә тырышыгыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар