16+

Юк, булмый шул! Бу дөньяда бар әйбер дә вакытлыча гына

Ямьле язлар җитүгә, агачлар һәм куаклар, яшь кәләштәй, ап- ак күлмәкләрен кияләр.

Юк, булмый шул! Бу дөньяда бар әйбер дә вакытлыча гына

Ямьле язлар җитүгә, агачлар һәм куаклар, яшь кәләштәй, ап- ак күлмәкләрен кияләр.

Бигрәк тә алмагачларның хуш исләр бөркеп торган ак чәчкәләре сокландыра.

Яшь кәләш кебек басып торган алма агачын күргәч, күңелләрдә шундый матур хис- тойгылар уяна, күзләр ял итә, йөрәкне шатлык урап ала,  үземне дә чәчкә итеп хис итә башлыйм: бу халәтне аңлатып бетерерлек түгел...

Ак чәчкәләрнең нәфис таҗлары тараткан хуш исне бернинди хушбуй исләре белән дә тиңләп булмыйдыр. Ул ис үзенә бер төрле рәхәтлек,  нәфислек, наз тарата, җаннарга шифа сала, башларны әйләндерә. Шул исләрне иснәп туеп булмый!

Алма агачының шаулап чәчәк аткан вакытын мәңге саклап булса икән ул....

Юк, булмый шул! Бу дөньяда бар әйбер дә вакытлыча гына ...

Менә тиздән чәчәк атып утыручы агачлардан, ябалак- ябалак яуган ак кар бөртекләрен хәтерләтеп, әкрен генә чәчкә таҗлары коелып, җир өстен ап- ак келәм белән бизәрләр.

Ә аннары чәчкәләр урынында кечкенә генә алмалар баш калкытырлар. Шул алмакайлар, шифалы яңгыр суларын эчеп, кояш нурларында коенып, аның җылысын тоеп, көч алып, алсуланып- кызарып пешеп тулышырлар, һәм безне өлгергән җимешләрнең тансык исләре, искиткеч тәмнәре сөендерерләр....

Ә әлегә алмагачлар шау чәчкәдә. Агач тирәсе бал кортлары , төклетуралар, шөпшәләр безелдәвеннән гөжләп тора...

Тырыш бал кортлары- нечкәбилләр - биш таҗы булган һәрбер чәчкәгә кунып, ләззәтләнеп,  аның татлы серкәсеннән ширбәт җыялар.

Бер чәчкә дә буш түгел.

Алма агачы үзенең татлы чәчкәләрен яратып, үз итеп, ширбәтеннән авыз итәргә килгән канатлы дусларына шатланып , талгын гына җилдә тирбәлә.
Шушы серле, әкияти мизгелләрне үз күзе белән күреп, сокланып, хозурланучылар гына , исендә калдыру өчен, күңел сандыгына салып куя аладыр, шәт.

Нинди гүзәллек! Табигатьтә яз тантана иткәндә, үзенең шау чәчкәле мизгелләре белән сөендерүче бу халәтне бик яратам мин. Һәр елны яз килүен зарыгып көтеп алам һәм бөтен күңелем белән ямьле язларда торып калам...

Тормышыбыз ничек кенә авыр булмасын, шушы якты дөньяларда яшәве бик күңелле һәм мавыктыргыч бит...

Бал кортларының бер чәчкәдән икенчесенә кунып татлы ширбәт җыюларын күзәтү минем нечкә күңелемә иксез- чиксез сөенеч-шатлыклар, алмагач чәчкәләредәй ак, саф хисләргә төренгән бәхет чаткылары салды...

Кабат- кабат чәчкәләрнең хуш исләрен татыдым, матурлыкларын күреп күзләрем иркәләнде, җаным пакьләнде, күңелем дә чәчәк атты шикелле....
Рәхмәт сиңа, күпме куаныч, шатлык, матурлык биргән ямьле язым!

Мең рәхмәтем Аллаһы Тәгаләгә - шушы якты дөньяга яратканы өчен, барысын биргәне өчен, барысын күрсәткәне өчен! Мең рәхмәт! Аллагашөкер!

Фәридә Сәхәбиева ( Гәрәева)
Фото: freepik.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading