Бу мәкаләне язарга утыргач, бер килен белән каенанасы арасында булып узган конфликт исемә төште.
Яшь килен киңәш сорап миңа хат язган иде. Өстәл тартмамнан шул мәктүп килеп чыкты.
“Өч атна элек куе булып тишелгән, чын яфрагы чыккан томат үсентеләремне ярты литрлы пластик стаканарга күчереп утыртырга керешкән идем. Каенанам кайтып керде дә: ”Кәлшәләргә кагыласы булма! Ничәмә-ничә ел помидор чәчеп үстердем. Берәмләп күчермәсәм дә чалшаймадылар. Юкны бушка аударудан хәзер үк тукта! Күчергәндә тамырлары өзелеп, кәлшәләр чирләшкәгә әверелдерәчәк. Кырылып үлеп бетсеннәр, дисеңме?” – дип, пыр туздырып сүгәргә кереште. Минемчә, томатны күчереп утыртуның зыяны юк. Кайсыбыз хаклы икәнлеген төгәл беләсем килә. Пикировканың үсентегә ни өчен мөһим икәнлеген, аны кайчан, ничек эшләргә кирәклеген әйбәтләп аңлатып язсагыз, рәхмәтле булыр идем”, - дигән иде ул.
Хат авторы хаклы. Томат кәлшәләрен пикировкалау кирәкле гамәл. Куе булып тишелсәләр, күчереп утырту мәҗбүри. Юкса, аларга туклану мәйданы, яктылык, дым җитмәгәнгә күрә, сабаклары нечкәреп сузаячак, тамырлары чуалачак, үсемлекләр хәлсезләнеп егылачак. Биологлар фикеренчә, томат рассадасын түтәлгә утыртканчы, кәлшәләрне берничә мәртәбә күчерү отышлы. Төп тамырының очын чеметеп өзсәк, чуклы янтамырлары барлыкка килә, туфрактан дым, файдалы матдәләр суыручы үтә дә нечкә җепселләре саны артканга күрә, мул уңышка нигез салына. Кайвакытта томат рассадасына суны күбрәк сибеп җибәрүебез сәбәпле, салкынча тәрәзә төбендәге лотокта зарарлы гөмбәчекләр үрчи башлый, үскеннәргә караяк чире ябырыла. Рассаданы саклап калу өчен, сабакларның өске өлешен кисеп алып, беркадәр сыек марганцовкалы суда тотканнан соң, сәламәт туфракка күчереп утыртырга, яңа тамырлары яралганчы, өсләренә пленка пакет каплап торырга туры килә. Бу очракта да янтамырлар күпләп ярала, уңышка исәп тотарга була.
Кытайлар мондый алымны махсус кулланып, томат уңышын арттыра икән. Тәрәзә төбендә урын җитмәү сәбәпле, бер лотокка берничә сорттагы орлык чәчүчеләр бар. Иртә өлгерешле, суыкка чыдам Себер селекциясе сортлары чагыштырмача тизрәк тишелеп чыга, кәлшәләре кыска була. Киләчәктә сабаклары ике метрга җитәчәк, хәтта аннан да озынрак булып үсәчәк, безне итләч, татлы, эре помидорлары белән сөендерәчәк Голландия, Германия сортлары һәм гибридларының һ.б. җылы як сортларының кәлшәләре сузаеп, кечкенә буйлыларына кояш төшермәячәк. Бу очракта да кәлшәләрне тиз арада күчереп утырту зарури.
Пикировканы кайчан ясау отышлы? Үсемлекнең бер яки ике чын яфрагы чыккач, сабагы беркадәр ныгый төшкәч, бу эшкә керешүебез хәерле. Составы өч өлеш кәсле туфрактан, берәр өлеш ком, черемә, ике өлеш торфтан торган, көл, доломит оны, суперфосфат белән ашланган уңдырышлы көпшәк составны, рассада күчереләсе пластик стакан эче яртылаш күмелерлек итеп тутырабыз. Савыт уртасында уенты ясап, нәни үсентене яфрагыннан тотып, сак кына аска төшерәбез. Тамырлар җәелеп урнашсын, аста бушлык калмасын өчен, чокырчыкка ике-өч аш кашыгы чамасы җылы су сибеп, орлык өлешле яфракларына чаклы күмдереп утыртабыз. Төбенә бераз коры туфрак сибәбез.
Бер атна эчендә үсемлек яңа урынга яраклаша, шуннан соң аны сугарырга, Күчереп утырткач 2 атнадан соң тукландыра башлыйбыз. Циркон, гәрәбә кислотасы эремәсе сибәргә ярый. Туфрак ярлы булса, 15 көн саен составларны чиратлаштырып, чүпрә яки банан кабыгы төнәтмәсе, ”Рассада”, ”Җивая сила”, ”Биогумус” кебек сыек ашламалар сибәргә кирәк. Яшь үсентеләрне биопрепаратлар белән ашлаганда, туклыклы составларның күләмен савыт тышлыгында күрсәтелгән нормадан ике мәртәбә кимрәк итеп алырга кирәк. Кибеттән томат, борыч, баклажан үстерүгә тәгаенләнгән әзер туфрак сатып алып утыртсагыз, үсемлекләрне ашлау мәҗбүри түгел, чөнки аның составында азот, фосфор, калий һ. б. минераллар, микроэлементлар җитәрлек.
Пикировка ясаганда, кәлшәләрне үсеш дәрәҗәсенә карап сортлау, хәлсезләрен аерып алу мөмкинлеге туа. Көчлеләре күчерелгән стаканнарны бер әрҗәгә, кайтышракларын икенчесенә туплау отышлы, алар чагыштырмача тигезрәк үскәнгә күрә, үзара зыян салмыйлар. Кәлшәләр зурайгач, һәркайсына яктылык тигез һәм җитәрлек төшсен, сабаклары, яфраклары бер- ерсенә орынып тормасын өчен, стаканнарны бер-берсеннән читкәрәк күчерәбез.
Кайвакытта пикировка ясаганчы, кәлшәләр озынаеп китә. Бу очракта аның сабагын стакан эченә түгәрәкләп салып, чын яфраклы очын гына тышка чыгарып калдырып утыртабыз. Әгәр бер лотоктан икенчесенә сирәгрәк итеп күчерергә җыенсагыз, сузайган үсентене нәни траншеягә сузып салып, туфрак өслегенә очын гына чыгарып калдырырга туры килә.
Пикировка ясап үстерелгән томат кәлшәләре көчле, нык була, аларны түтәлгә күчерү бик җиңел.Үсентеләрне утырту чокырына учарлы тамырлары таралып үскән туфрагын коймыйча гына, “аудару” алымы белән урнаштыруыбыз сәбәпле, томатлар әлеге операцияне сизми дә калалар. Бу кәлшәләр, зур лотокка чәчелгәннән бирле күмәкләп үскән, пикировкаланмаганга күрә, тамырлары үзара керешеп, чуалып беткән бичара үсентеләр кебек, күчергәннән соң икешәр атна чирләп утырмыйлар, яңа урында бик тиз тернәкләнеп, гөрләп үсеп китәләр.
Хәмидә Гарипова. Казан
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар