Дөньяда 400дән алып 600гә кадәр макарон, паста төре исәпләнә. Италиядә ел саен 3 млн тоннага кадәр макарон ризыклары әзерләнә. Урта гасырларда макарон ризыклары Сицилиядә тарала башлаган, ә анда ул чорда гарәпләр яшәгән. Нәкъ менә алар беренче булып камырдан ясалган тасмаларны кояшта киптергән.
Макарон пешерә беләсезме?
Макаронны бөтен илләрдә дә яратып ашыйлар. Ул бик тиз әзерләнә, өстәвенә туклыклы да.
Макароннар В, Е төркеменә кергән витаминнарга, аксымга, кальцийга, фосфорга, калийга, магнийга бай.
Әгәр дә макаронны дөрес итеп пешерәсез икән, тазарудан курыкмаска да мөмкин. Чөнки 100 гр макаронда бары 80 ккал бар. Әгәр дә аңа итле соуслар, сыр урынына яшелчәләр, диңгез ризыклары һәм балык куллансагыз, фигурагызга зыян килмәс.
Шулай да, макароннан гади генә ризык әзерләр өчен дә кайбер нечкәлекләрне белү сорала.
Беренчедән, су һәм пастаны пропорцияләрен сакларга кирәк. Паста “иркенлек” ярата, шуңа да аны әзерләгәндә кечкенә кәстрүл алмагыз. 100 грамм макаронга 1 литр су кирәк булачак. Пешкәндә макароннарның берничә тапкырга артуын да исәптә тоту зарур.
Тозны макароннарны салганчы ук суга салырга киңәш ителә. 1 литр суга 10 гр тоз туры килергә тиеш.
Макароннар калынрак булган саен алар озаграк пешә. Әгәр дә үзегезгә таныш булмаган җитештерүче макароннарын яисә пастасын аласыз икән, этикеткада язылган пешерү вакытына игътибар итегез. Гадәттә, кайнап торган суда макароннар 7-15 минут чамасы пешә.
Макароннар бер-берсенә ябышмасын өчен зәйтүн мае кулланыгыз. Бер аш кашыгы майны макароннарны пешергәндә суга салырга кирәк.
Күпләр макарон ризыкларын пешергәндә кәстрүлнең капкачын яба. Болай эшләмәгез, чөнки макароннар бер-берсенә ябышачак.
Пешкән макароннарны агып торган суда юмаска киңәш ителә.
Макароннар әзер булганнан соң аларны пешергән суны тулысынча түгеп бетермәгез. Әгәр дә макароннар бик коры килеп чыкса яисә алар өчен әзерләнгән соус куерак булса, шушы суны кулланырга мөмкин.
Тәмле макароннарның сере – дөрес сайланган компоньоннар. Макароннар янына баклажан, томат, ит фаршы, каты сыр, хуш исле үләннәр, диңгез продуктлары идеаль туры киләчәк.
Спагеттиларны дуршлагка салмау әйбәтрәк Савыттан аларны махсус эләктергеч җайланма белән алырга кирәк. Бу спагеттиларны тәлинкәләргә порцияләп салганда да уңайлы.
Макаронга сырлы соус
Соусны әзерләү өчен 2 аш кашыгы он, 1 стакан сөт, 50 гр атланмай, үсемлек мае, 200 гр угычтан чыгарылган сыр (берничә төрле булса да ярый), тәменчә тоз һәм борыч, базилик, зирә (тмин) кирәк булачак.
Башта табага үсемлек маен салып җылытабыз, шуңа он өстәп, алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз.
Кыздырылган он өстенә акрын гына сөт өстибез. Яхшылап болгатып, кайнатып чыгарыгыз.
Сыеклыкны бутый-бутый сыр өстәгез. Шуңа тәмләткечләрне һәм бүлмә температурасында йомшартылган атланмайны өстәп, тагын бутагыз.
Соусны табынга кайнар килеш бирәләр яисә макароннарны соуска бутап, берничә минут утта тотып алырга да була.
Макаронлы запеканка
Запеканканы пешерү өчен 200 гр макарон, 2 суган, 1 кишер, 150 гр баллы борыч, 200 гр пешкән тавык ите, 2 йомырка, 300 мл сөт, 100 гр сыр, тәменчә тоз, борыч, яшеллек, 3 тырнак сарымсак кирәк булачак.
Макароннарны 2-3 минут пешереп алабыз, суын агызабыз.
Суганны шакмаклап турыйбыз, кишерне угычтан чыгарабыз.
Суганны алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Шуңа кишер, борыч, тоз һәм борычны өстәп, әзер булганчы кыздырып бетерәбез. Ахырдан ваклап туралган сарымсак өстибез.
Итне зур булмаган кисәкләргә турыйбыз.
Йомыркаларны сөт белән әйбәтләп бутыйбыз. Шуңа сыр һәм яшеллек өстибез. Тоз, борыч кушабыз.
Запеканка пешерә торган савытка башта макароннарны, аннан яшелчәләрне, алар өстенә итне салып, сөтле-сырлы кушылманы шуларны агызабыз.
Запеканканы 30-40 минут чамасы 180 градуска кадәр җылытылган духовкада пешерергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар