16+

Нинди орлык әйбәт тишелә?

Ышанычлы орлыкчылык фирмалары әзерләп саткан товарның кабына “тирам белән эшкәртелгән”, “чәчүгә тулысынча әзерләнгән”, “биостимуляторда җебетмичә чәчәргә” дигән искәрмәләр язып куелган була. Гадәттә саллы чит ил фирмалары шул рәвешчә эш итә. Аларның яшел, кызгылт, фирәзә төсле ашламага катырылган, калын тышчалы орлыклары тук, тишелешләре бик әйбәт була.

Нинди орлык әйбәт тишелә?

Ышанычлы орлыкчылык фирмалары әзерләп саткан товарның кабына “тирам белән эшкәртелгән”, “чәчүгә тулысынча әзерләнгән”, “биостимуляторда җебетмичә чәчәргә” дигән искәрмәләр язып куелган була. Гадәттә саллы чит ил фирмалары шул рәвешчә эш итә. Аларның яшел, кызгылт, фирәзә төсле ашламага катырылган, калын тышчалы орлыклары тук, тишелешләре бик әйбәт була.

Орлык сатып алырга сәүдә үзәгенә кергән тәҗрибәсез сатып алучының тауар тулы киштәләр янына килгәч, кайсын сайлап алырга белмичә башы ката. 
Кибет киштәләрендә орлыкларның тасмага ябыштырып, түгәрәкләп төрелгәннәре, эшкәртелмичә генә, гади пакет эченә үлчәп яки санап салынган арзаннары, орлык тутырылган ялтыравык калын кәгазь кабына әлеге культура турында тәфсилле мәгълүмат язылган кыймәтлеләре, борчак кәнфит сыман түгәрәкләп катырылган – дражелары, инкрустацияләнгәннәре, ягъни фунгицидларда тотып зарарсызландыргач, туклыклы матдәләр, витаминнар сеңдерелгәннәре, ашламалы тышчалар белән капланганнары була.

Орлыкларны узган җәйдә үзем үстергән яшелчәләрдән, чәчәкләрдән җыеп киптергән булсам, яки гади пакетлысын сатып алсам, 15-20 минутка куе марганцовка эремәсенә яки 3%лы водород перекисына салып торып зарарсызландырам, бер тәүлек чамасы энергенлы суга салып торып, тукландырып чәчәм. (1 стакан җылы суга 6 тамчы Энерген салып болгатам). Алоэ согы, Эпин, Циркон, Калий гуматы кебек биостимуляторда, утын көле төнәтмәсендә тотып, орлыкларның тишелешен тизләтергә, аларны тукландырып чәчәргә була. Кайберәүләр гади орлыклар сатып алып, крахмалдан клейстр ясап, туалет кәгазен урталайга кисеп, кишер, укроп, петрушка, суган, кайбер чәчәк орлыкларын, кыш көне эш аз чагында тасмаларга ябыштырып төргәкләп куя. Язга чыккач, көздән казып ашлап калдырылган түтәлгә буразначыклар сызып, тасманың орлыклы ягын аска каратып каплап, төргәкне әйбәтләп сугарылган буразна буйлап тәгәрәтеп җибәреп, өстенә берничә сантиметр калынлыгында черемәле туфрак, ком таратасы гына кала.

Тасмага катырылган орлыкларга суны шактый мулдан сибүебез хәерле. Бу рәвешле чәчелгән кишерне сирәклисе булмаса да, кайвакытта тишелеше кирәгеннән артык сирәк булып куйгалый. Бу ысулны куллану балчыксыл авыр туфраклар өчен отышлы булса да, бик тиз кибүчән комлыклы җирләрдәге түтәлләргә яраклы түгел. Аларына дражеланган орлыклар чәчү кулай. Петуния, сельдерей, лобелия сыман бик вак орлыкларны нәни борчаклар рәвешендә катыргач, пластик контейнерларга санап салып, сатуга пакетта чыгаралар.

Сүз дә юк, чәчүе җиңел, тишелеше әйбәт булсын өчен, туфракка тезеп салгач, “борчагына” җылы су бөркеп, тышчаны әйбәтләп җебетү зарури.Кайбер бакчачылар, түгәрәк шарлар рәвешендә махсус составка катырылган орлыклар тизрәк тишелсен өчен, теш чистарткыч таякчык ярдәмендә тышчасын тишеп, беркадәр таркатып җибәрү зарури, дип саный. 

Гадәттә ышанычлы фирмалар кабак, кабакчык, карбыз, кавын, кыяр орлыкларын, сирәк кенә борыч, томат, баклажанныкыларын да инкрустациялиләр. Мондый орлыкларны чәчүгә махсус әзерлисе булмавы уңайлылык тудыра. Тукландырылган, макро һәм микроэлементларга баетылган орлыклар тигез тишелә, тиз арада тернәкләнеп үсеп китәр өчен, орлыкларына ышанычлы старт бирелгәнгә күрә, рассадасы сау-сәламәт, ныклы, уңышы мулдан була. Эшкәртелгән орлыклар арзан булмаса да, үз-үзләрен аклый. Алар чирләргә бирешми, корткычларга каршы тора, чөнки иммунитетлары яхшы була.

Хәмидә Гарипова,
Казан.
Фото: "ШК" архивыннан

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading