16+

Ризыкларны катырыргамы, юкмы?

Кайбер кешеләр пешерелгән артык калган ризыкны да туңдыргычка куя.

Ризыкларны катырыргамы, юкмы?

Кайбер кешеләр пешерелгән артык калган ризыкны да туңдыргычка куя.

Хәзер һәр йортта суыткыч кына түгел, туңдыргычлар да тора. Җәй, көз уңыш алганнан соң яшелчә, җиләк-җимешне катырырга куябыз. 
Бер яктан витаминнарны кыш көне дә ашап булса, икенче яктан, акча янда кала. Чөнки кыш һәм яз яшелчә, җиләк-җимеш күпкә кыйммәтрәк.
Кайбер хуҗабикәләр пешерелгән ризыкны да туңдыру җаен карый.. Әмма әзер ризыкның барысын да катырырга ярамый. Ник дигәндә, туңганда азыкның дымлылыгы бетә һәм тәменә зыян килергә мөмкин. Болай булмасын өчен ризыкны туңдыргычка куйганчы бик яхшы итеп пакетка салып, төрегез.

Туңдырыла торган ризыкны вакламагыз, эре кисәк килеш катырыгыз.
Туң ризыкны ашар алдыннан берәр тәүлек алдан суыткычка алып куегыз һәм шунда эретегез.
Әгәр дә өйдә вакуумлы пакетлар бар икән, әлеге ысулны кулланыгыз.
Салатларның барысын да туңдырырга ярамый. Кыяр, помидор, яшел үләннәр кушылганнарны бигрәк тә. Кыяр, салат яфракларын гомумән дә туңдырмыйлар.

Салатларга кушыла торган яшелчәләрдән татлы борычны гына катырырга мөмкин.
Оливье кебек салатларны да туңдыралар. Әмма аңа кыяр һәм майонез кушылган булырга тиеш түгел. Шуны да онытмагыз: туңдырып эретелгән мондый салат тәмен югалтачак.
Әгәр дә аш пешергәндә шулпагыз артык кала икән, аны формаларга яисә контейнерларга салып, катыра аласыз. Әмма шулпа чиста булсын, яшелчәләр эләкмәсен.

Кәбестә шулпасы, борщ, солянка кебек ашларны да туңдыра аласыз. Элеккеге заманда кыш айларында кәбестәне башта мичтә пешергәннәр, аннан туңдырганнар һәм җылытып ашаганнар. Катырып эреткән щи тагын да тәмлерәк булган.
Ашны катырырга ниятлисез икән, анда ярмалар булмасын.
Ашны бер зур савытта катырганчы, порцияләргә бүлеп, кечкенә савытларда туңдыру яхшырак. Эреткәннән соң аш тиз бозылырга мөмкин.
Әгәр дә ашта ит кисәкләре булса, аларны аерым туңдырырга киңәш ителә.

Балык ашлары, пюре-ашларны катырмыйлар. Эрегәндә аларның структурасы бозыла һәм аш тәмсезләнә.
Кәтлитләр кыздырылган килеш тә, кыздырганчы да яхшы ката. Кыздырылган ит кисәген дә туңдырырга ярый. Ә менә гуляшны катырмагыз.
Тавык итеннән пешерелгән ризыклар, кыздырылган тавык ботларын да туңдырырга мөмкин. Әмма эреткәннән соң аны озак тотмагыз, ашагыз.

Фото: https://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading