16+

Сәрдәне апрельдән августка кадәр җыегыз

Ачлыктан тилмергән элекке буын әби-бабаларыбыз, кыштан язга күчкәндә, тизрәк сәрдә җыеп булса да ашарга иде дип теләгән. Ул ризык әзерләү өчен генә түгел, витаминнарга бай булуы белән дә кадерле булган. 

Сәрдәне апрельдән августка кадәр җыегыз

Ачлыктан тилмергән элекке буын әби-бабаларыбыз, кыштан язга күчкәндә, тизрәк сәрдә җыеп булса да ашарга иде дип теләгән. Ул ризык әзерләү өчен генә түгел, витаминнарга бай булуы белән дә кадерле булган. 

Кар эрегәч тә иң беренче булып баш калкыта ул.

Соңгы елларда да сәрдә үләне белән кызыксынучыларның саны арту күзәтелә. Социаль челтәрләрдәге фотоларга караганда, аны салатка кушып ашаучылар да, аш пешерүчеләр дә байтак.

Үләннәр белән дәвалаучы Фирая Захарова әйтүенчә дә, Аллаһка шөкер, тамагыбыз тук, ә менә табигый витаминнарны чынлап та кулланырга кирәк.
– Сәрдә тузганак һәм кычыткан белән бергә чыга. Аны һәркайда күрергә була, плантация булып үскән әлеге талымсыз үсемлекне чүп үләне дип йолкып атучылар да бар. Бакчачыга зыянлы, әлбәттә, әмма шул ук вакытта файдасы да бар. Сәрдәне апрельдән августка кадәр җыя аласыз. Аны киптереп тә, чи килеш тә ашарга мөмкин. Составында аксым, углевод, клетчатка күп. А витаминына да бай. Элек кәбестә, балык бозылмасын өчен аның арасына сәрдә салып куя торган булганнар, чөнки ул гөмбәчеккә каршы тору үзлегенә ия. Моннан тыш канны сыеклата, гипертониядән, атеросклероздан кулланыла, бөер-бавырларны чистарта, шикәр күләмен киметә, иммун системасын ныгыта. Моның өчен чи килеш салатларга кушарга да, согын ясап эчәргә дә була. Сок итеп эчсәгез, бермә-бер исәбеннән су кушыгыз. Стаканның биштән бер өлешен генә эчегез, бер атна эчү җитә, – дип киңәшләрен бирде ул. 

Салат ясап ашарга теләсәгез, укроп, базилик, сәрдә яфрагы, пешкән йомырка, кәбестә һәм кыярны турап, өстенә үсемлек мае салып болгатыгыз. Менә дигән витаминлы салат килеп чыга, ди Фирая ханым.
Үләннәр җыючы Рушания Минсәгыйрова да шул фикердә.

– Сәрдәнең яшь яфракларында кремний  бар.  Бу кальцийны тиешле урынга җиткерә торган элемент. Сөякләр, тешләр тазалыгын тәэмин итә. Кан тамырларына кальций утырудан саклый. 100 грамм сәрдә үләнендә 2 мг бакыр, 1,7 мг титан, 16,6 мг тимер һәм 4 мг бор бар, – ди ул. 

Бавырны савыктыру өчен бер рецепт та тәкъдим итте: 2 аш кашыгы сәрдә үләненә 1 стакан кайнап торган су салырга да 1 сәгать төнәтергә. Көн дәвамында шуны эчеп бетерергә. Әмма кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    сәрдәнен русчасы ничек? әйтеп языгыз әле...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сэрдэнен русчасы сныть.

      Мөһим

      loading