Су буенда дача. Матур яңгырый! Җәен таңнан торып, бакча аркылы гына балыкка төшү, мунчада чабынганнан соң салкынча суда коенып чыгу... Әмма бу матур сурәтнең икенче ягы да бар. Закон тарафыннан тыелганы. Шуңа да сулыклар тирәсендә бакча һәм йортлы булырга ниятлисез икән, нечкәлекләрен истә тотыгыз.
Беренчедән, сулыклар тирәсендә төзелеш эшләре башлау өчен бик күп рөхсәт кәгазьләре җыярга туры киләчәк. Торак инспекциясе, табигатьне саклау буенча эшли торган оешмалар, балыкчылык һ.б федераль органнарның рөхсәтеннән башка кишәрлектә йорт салырга ярамый. Документлар җыелмасы кишәрлекнең нинди су буенда булуына да бәйле. Документларның берсе генә җитмәсә дә йортны үз белдегегез белән төзелгән дип танырга җирлек тудырачак. Нәтиҗәдә, аны сүтәргә туры киләчәк.
Комментарийлар