Вегетация вакытына карап, суганны тиз өлгерә торган (90-100 көн), уртача өлгерә торган (100-120 көн), соң өлгерә торганга (120 көннән дә күбрәк) бүләләр.
Төсе ягыннан суган сары һәм кызыл була. Көньяк төбәкләрдә шәмәхә суган (аны әле Ялта суганы дип тә атыйлар) популяр. Шулай ук ак суган бар, ул баллырак. Соңгысын озак саклап булмый: тиз чери һәм авыруларга бирешә торган була.
Сүз уңаеннан, Франциядә данлыклы суган ашын да нәкъ менә ак суганнан пешерәләр.
Әче суганнарның барысы да тиз өлгерә торган сортларга керә. Алар составында эфир майлары бик күп, алар шикәргә бай. Тик уңыш ягыннан андый сортлар бик сөендерми. Кабыгы да әллә ничә кат була.
Ярымәче сортлы суганнарның кабыгы әзрәк. Алар йомшаграк һәм уңышны махсус техника белән җыйганда аларга зыян килүе бар. Мондый төр суган озаграк өлгерә. Әче сортларга караганда аларның уңдырышлылыгы югарырак була.
Татлы сортлы суганнар күп уңыш бирә, тик саклау ягыннан озак тормый.
Комментарийлар