Кардиолог, терапевт Ленар Кашапов безгә авырудан саклану чаралары турында сөйләде.
– Без гаиләбездә, профилактика максатыннан, чаванпраш дигән биологик актив матдә кулланабыз. Аны һинд товарлары сатыла торган кибетләрдән алырга була. Ул джемга охшаган коңгырт төстәге бер масса. Составында төп урынны амла дигән кыргый җиләк алып тора. Амла С витаминына бик бай. Согындагы әлеге витамин әфлисун согына караганда егерме тапкырга күбрәк. Чаванпрашта шулай ук кырык төрле үсемлек, бал, чикләвекләр, микроэлементлар һәм витаминнар бар. Әлеге препарат иммунитетны ныгыта, хәтерне яхшырта, буыннар авыртканнан да файдалы. Чаванпрашны өч ай дәвамында көненә бер чәй кашыгы ашарга кирәк. Элексирны башта 30 секунд авызыгыда тотыгыз, аның артыннан минераль су яки яшел чәй белән эчү дөрес. Йөкле ханымнарга һәм ашказаны, бөерләре авыртканнарга сак булырга кирәк.
Иммунитеты нык булган кешедән чир дә курка. Шуның өчен, һәрдаим спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада еш йөрергә, бүлмәне гел җилләтеп торырга кирәк. Авыру таралган вакытта кешеләр күп булган урында йөрмәскә тырышыгыз, C, А, В, Е витаминына бай ризыклар ашагыз, рационыгызга аксымлы ризыклар кертегез. Хроник авырулары булган кешеләр, әйтик, бронхит, астма, йөрәк авыруларыннан интегүчеләр бигрәк тә саклансын, чөнки ОРВИ вакытында аларның чирләре тагын да көчәергә мөмкин.
Табиб Ленар Кашаповтан файдалы кайнатма:
300әр гр күрәгә, кара җимеш, йөзем, инжир, әстерхан чикләвеге, 2 лимонны блендерда изеп, өстенә 2 стакан бал салабыз да болгатып, суыткычка куябыз. Икенче көнне ашый башларга да була. Бу файдалы кайнатманы көненә ике тапкыр 1әр чәй кашыгы чәй яки җылы су белән кабып куегыз.
Комментарийлар