16+

Үсентеләрне бакчага чыгарып утыртканчы, менә шуларны үтәгез

Тәрәзә төпләребезне ямьләндереп үсеп килүче яшелчә, чәчәк үсентеләребезнең сәламәтлеген саклау бик мөһим.

Үсентеләрне бакчага чыгарып утыртканчы, менә шуларны үтәгез

Тәрәзә төпләребезне ямьләндереп үсеп килүче яшелчә, чәчәк үсентеләребезнең сәламәтлеген саклау бик мөһим.

Шунсыз киләсе җәйдә мул уңышка өметләнеп булмый. 

Корткычларга бирешмәсеннәр, чирләргә каршы тора алсыннар өчен, кайгырту – тәрбияләү чараларын  бүгеннән үк күрү зарури.Үстереп алган ризыгыбыз тәмле һәм файдалы булсын дисәк, рассадаларны табигый ашламалар белән ашлау, кул астыбыздагы  гадәти үсеш стимуляторларын куллану отышлы. Беренче чиратта нәни үсемлекләрнең тамырлары ныклыгына ирешү зарури. Аның ысуллары күптөрле. Кибетләрдә сатылучы химик препаратлар куллану эшебезне җиңеләйтсә дә, сәламәт туклану принцибына туры килми. 

Бу язмада төрле елларда үзем  сынап караган берничә отышлы алым белән таныштырып узасым килә. Әйтик, 1л суга 1мл  исәбеннән алоэ согы сыгып салып, нәни үсентеләрнең төбенә кашыклап сибеп чыгу авыр түгел. Болай мәшәкатьләнәсегез килмәсә, даруханәләрдә алоэ экстракты сатыла. Дозасы шундый ук: 1л җылымса  суга 1 мл эремә салып болгатып сибәсе була. Бер дигән табигый иммуномодулятор ул алоэ, чирләрдән саклый, тамырларны, сабакларны үстерә, үсемлекләргә хәл кертә.

Бакчачылык кибетләрендә макро, микроэлементларга, фитонцидларга бай Пихта экстракты сатыла. Ул гөмбәчек чирләреннән саклый, көчле исе вак корткычларны куркытып качыра. Җыйнак кына  чыршы яки нарат, йәисә пихта ботагы  кисеп кереп, ылысларын ваклап,  өстенә шау кайнар су коеп, бер тәүлек төнәтсәгез, бактерияләргә каршы тора торган бер дигән төнәтмә килеп чыга. 1л суга 15-30 мл төнәтмә өстәп,  тәрәзә төбендәге үсемлекләрнең төбенә сибәргә ярый. 

Уңган бакчачылар сарымсактан өста файдалана. Бер баш сарымсакны изеп яки ваклап турап, өстенә + 50-60 С градус кайнарлыктагы 1л су коеп, ярты тәүлеккә томалап куябыз. Витаминнарга, макро-, микроэлементларга, бай, антиоксидантлык сыйфатларына ия төнәтмә тамырларны үстерә, үсемлекләрне уятып җибәрә, үсеш гормоннары эшләп чыгаруга булыша, чирләрдән саклый. Мондый тукландыруга тиенгән яшелчә, чәчәк үсемлекләре нык була, киләчәктә әйбәт чәчәк ата һәм мул уңыш бирә. Дозасы: 1 л суга 1 аш кашыгы  төнәтмә салып болгатабыз һәм төпләренә кашыклап сибеп чыгабыз.

75 гр чи чүперәне 3 л җылымса суда җебетеп, ярты стакан шикәр комы өстәп, җылы урында 1 атна тоткач, үсемлекләрне тукландыручы, аминокислоталарга, витаминнарга, микроэлементларга  бай  файдалы табигый үсеш стимуляторы әзер була. 10 л суга 100 мл ачыткы салып болгатабыз, үсемлекләрне тамырдан тукландырабыз. Уңай нәтиҗәсе ике-өч көннән үк күренә башлый. Яфраклар матур яшел төскә керә, сабаклар юаная, тамырлары учарлы була. Бу ашламаны сезонга ике мәртәбә генә кулланырга ярый. Тамырларны үстерүче тагын бер табигый үсеш стимуляторы - триходерма, икенчесе - микориза, өченчесе - хлорелла. Берәр кашык бал, каймак, берәр литр җылы су һәм эремчек суын ачытып  үзебез әзерләгән Бессараб эремәсенең файдалы үзлекләре әйтеп бетергесез. Ул туфрактагы матдәләрне үсемлекләр кабул итәрлек хәлгә китерә, чирләрдән саклый, туфракны витаминнарга, микроэлементларга баета, зарарсызландыра.

Аны сезон дәвамында  кулланып була, барлык төрдәге үсемлекләр өчен яраклы. Кибетләрдә Антистресс, Эпин, Циркон,Энерген препаратлары  сатыла. Алар түтәлгә күчереп утыртылганда, кырауларга эләккәндә һ.б. уңайсыз шартларга юлыкканда стресс кичергән  үсемлекләрнең хәлен җиңеләйтә, ашыгыч ярдәм чарасы  ролен үти. Алар үсемлекнең төрле  органнарын үстерүче аминокислоталарга  бай. Дозалары капларында язылган. 1 таблетка яки 1 г гәрәбә кислотасын 1 л суда эретеп,үсемлекләрнең  төпләренә сибү яңа тамырлар ясалышына уңай тәэсир итә. Әгәр дозасын  икеләтә киметеп, үсемлекләрнең тамырдан тыш тукландырсак, яфраклар, сабаклар, вак ботакчыклар көчәеп үсеп китәчәк. 

Хәлсез үсемлекләрне тернәкләндерү максатыннан витаминнарга микроэлементларга бай иван-чәйне төнәтеп сибүчеләр бар. Ярты литр кайнар суда чирек кашык  иван-чәйне төнәтеп  яфракларына бөркү дә файдалы. 1л җылы суга 1 аш кашыгы шикәр комы яки бал, 1 кашык кофе яки ярты стакан сөт  салып, төнәтеп  сибүчеләр бар. Үсеш стимуляторларының кайсын сайлап алып куллану - сезнең ихтыярда. Бер кагыйдәне онытмыйк: үсентеләрне бакчага чыгарып утыртканчы, хәл кертеп, иммунитетларын ныгытып өлгерик. 

Хәмидә Гарипова. Казан
Фото: архивтан

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading