Соңгы арада редакция почтасына һәвәскәр бакчачылардан сораулар агылып кына тора. “Сорауларга җавапларны яраткан гәҗитебезгә тәфсилләп аңлатып язсагыз, без ул мәкаләләрдәге файдалы киңәшле язмаларны кисеп алып, җыеп куеп, киләсе елларда да куллана алыр идек.
Гәҗитне тирә-күршеләргә, туган- тумачага биреп торабыз. Җыйнаулашып рәхәтен күрәбез”, – дип язалар.
Әлеге сорауларны танылган бакчачыбыз Хәмидә Гариповага юлладык.
Сорауларның барысына да бер мәкаләдә җавап биреп бетереп булмый. “Яшелчә үсентеләрен түтәлләргә чыгарып утырткач, күпме вакыттан соң ашларга ярый? Кайсын нинди ашлама белән тукландыру отышлы? Күләмнәрен күрсәтеп яза алмассызмы?” – дигәннәренә җавап бирергә булдым.
Баклажанны түтәлгә күчереп утырткач, атна-ун көннән соң, утын көле төнәтмәсе белән тукландырырга ярый. 1 стакан көлне 2 л кайнар суга салып болгатып, бер тәүлек төнәтәбез. Сөзеп алгач, 8 л су салып сыеклыйбыз. Кичтән сугарылган түтәлгә бу файдалы эремәне һәр төпкә 1 стакан исәбеннән сибәбез. Чәчәк бөреләре ярала башлагач, 1 чәй кашыгы аммиак селитрасы,1 аш кашыгы суперфосфат, ярты аш кашыгы күкертле калийны эретеп, 10 л суга салып болгатып, һәр төпкә яртышар литр сыекча сибеп тукландырабыз.
Ташкабакны түтәлгә күчергәч, 7-10 көннән соң, 1:8 нисбәтендә су белән сыекланган үлән ачыткысына 1 аш кашыгы “Фертика” салып болгатылган сыек ашламаны һәр төпкә 1 стакан күләмендә сибәбез.Түтәл кичтән яхшылап сугарылган булырга тиеш, юкса тамырларның януы ихтимал.
Ак башлы кәбестәнең кәлшәсен түтәлгә күчереп утырткач, өч атнадан соң ярты литр сыер тиресе ачыткысын 10 л җылы суга салып болгатып, һәр төпкә 0,5 л сыек ашлама сибәбез.
Порей суганын түтәлгә күчереп, өч атна узгач, беренче мәртәбә ашлыйбыз. 10 л суга 1 аш кашыгы аммиак селитрасы, ярты аш кашыгы күкертле калий (сернокислый калий), 1 стакан утын көле салып болгатабыз. Түтәлдәге суганнарны яхшылап сугаргач, лейканың яңгырлап сиптергечен читкә алып куеп торып, сыек ашламаны үсемлекле буразначыкларга тоташ агым итеп сибеп чыгабыз. Үсемлек төпләренә сак кына туфрак өеп, түтәлне салам яки торф белән мүлчәлибез. Мондый материалыгыз булмаса, черемә яки компост таратып җибәрергә дә була
Кыярны күчереп утырткач, ике атнадан соң, 10 л җылы суга 1,5 аш кашыгы “Фертика” салып болгатып, һәр төпкә яртышар стакан сыек ашлама сибеп чыгабыз. Кыярны ашлауның вариантлары күптөрле. Ул ачытылган үлән, аеруча кычыткан, көл төнәтмәләрен, тавык, ат, сыер тиресе ачыткыларын комплекслы минераль ашламалар белән чиратлаштырып, атна саен ашлап торганны ярата.
Ачы, баллы борычны утырткач, ун көннән соң ашлыйбыз. Бактагы 1 л тирес ачыткысын 10 литр су белән сыеклыйбыз. Шуның 2 литрын 1 чиләк суга салып болгатабыз. 1,5 әр аш кашыгы суперфосфат һәм күкертле калий эретеп салабыз, ярты стакан утын көле өстибез. Әйбәтләп болгатып, һәр төпкә 1әр литр сибеп чыгабыз. Түтәлнең алдан яхшылап сугарылган булуы мәҗбүри.
Томатларны түтәлгә күчергәч, ике атнадан соң, 10 л суга 1 стакан тавык тиресе ачыткысы (сыерныкы булса – 3 стакан) салып болгатып, һәр төпкә берәр литр сибеп чыгабыз.
Кабак кәлшәсен түтәлгә күчереп утыртып, атна-ун көн узгач, беренче мәртәбә тукландырабыз. 10 л җылы суга 2 л тирес ачыткысы, 1,5 аш кашыгы суперфосфат (кайнар суда эретеп салабыз), ярты аш кашыгы аммиак селитрасы, ярты стакан утын көле салып болгатабыз. Һәр төпкә 1әр литр сибеп чыгабыз.
Тамыр сельдерейны түтәлгә күчергәч, 10 көннән соң беренче мәртәбә ашлыйбыз.1 аш кашыгы Фертиканы, бал калагының дүрттән бере чаклы марганцовка порошогын 10 л суга салып болгатып, һәр төпкә 1әр стакан күләмендә сибеп чыгабыз.
Яшелчәләрне тукландыруның вариантлары бик күп төрле, әмма уртак принциплары бар. Түтәлгә күчергән мәлдә, тамырлары тизрәк тернәкләнсен өчен, минераль ашламалардан суперфосфат, көл төнәтмәләре сибү, яфракларына стресска каршы торучы биостимуляторлар бөркү мөһим. Үсемлекләрнең түтәлдә тернәкләнүен яңа яфраклар, ботакчыклар чыгаруыннан күрәбез. Сабаклары, яфраклары көчле булып үссен өчен, җәйнең беренче яртысында азотлы ашламаларга, органикага-витаминнарга бай үлән төнәтмәләренә, тирес ачыткыларына өстенлек бирәбез. Уңыш өлгергән чакта, макро-, микроэлементларга бай көл, калийлы ашламалар белән тукландыру мөһим. Дөрес тукландыру уңышның күләмен һәм сыйфатын яхшырта, саклану вакытын озайта.
Хәмидә Гарипова,
Казан.
Фото: https://www.freepik.com/
Комментарийлар