16+

Йомырка кабыгы – бушка килгән хәзинә

Авылда яшәгән чагыбызда, тавыклар йомырканы күбрәк салсын, кабыклары калынрак булсын, чебиләр рахит белән чирләмәсен өчен, йомырка кабыгын төеп җимнәренә кушып бирә идем, яшь бозауларның сөякләре ныгысын өчен, онын апарага салып эчерткәнем булды.

Авылда яшәгән чагыбызда, тавыклар йомырканы күбрәк салсын, кабыклары калынрак булсын, чебиләр рахит белән чирләмәсен өчен, йомырка кабыгын төеп җимнәренә кушып бирә идем, яшь бозауларның сөякләре ныгысын өчен, онын апарага салып эчерткәнем булды.

Бакчасы булганнар өчен йомырка кабыгы бушка килгән хәзинә ул. Туфрагыгыз комлы булса, үсемлекләр кальций кытлыгыннан интегә. Он кебек итеп тарттырып, түтәлгә кертелгән йомырка кабыгы, берничә ел дәвамында җай белән генә таркалып, туклыклы матдәләрен үсемлекләргә бирә. 1 квадрат метрга 1-2 уч ашлама сибеп, туфракны әйләндереп казу сорала. 

Йомырка кабыгы бакчаны корткычлардан да саклый. Шәхсән үзем төелгән йомырка кабыгын рафинадланмаган сыек майга манып, шарчыклар ясап, аларның юлларына куям, кыяр түтәленә оя ясаган, үсемлекләрне аяусыз кыручы аю чикерткәдән шулай котылдым. Бакча күршеләремнең берсе колорадо коңгызы личинкалары өстенә йомырка кабыгы ваклап сибеп, корткычларны юк итү әмәлен тапкан. Яңгырлы җәйдә кәбестә түтәлләремә лайлачлар, әкәм-төкәмнәр ябырылган иде. “Наша прекрасная дача” журналында язылган киңәшне тотып, кәбестәләремнең әйләнә-тирәсен каймалап, йомырка кабыгы сибеп чыктым. Ялангач тәнле хәшәрәтләр шул киртәне үтеп чыгарга маташканда корсаклары яраланып кырылыштылар. 

Туфракта кальций җитмәү сәбәпле, кәбестә тамырында “кила” чире, өлгереп килүче помидорларда “өстәге җимеш череге” авыруы килеп чыкмасын өчен, бу культураларны утыртканда, чокыр төбенә кашыклап йомырка кабыгы порошогы салып калдырырга киңәш итәләр. Әлеге табигый ашламаның бәрәңгенең яфраклары һәм тамырлары үсешенә уңай тәэсир итүе фәнни яктан расланган. Йомырка кабыгын ваклап яки төнәтмәсен ясап, компостка кушу аның сыйфатын яхшырта, составын минералларга баета. 

Кош-кортка да файдасы бар кабыкның. Авылда яшәгән чагыбызда, тавыклар йомырканы күбрәк салсын, кабыклары калынрак булсын, чебиләр рахит белән чирләмәсен өчен, йомырка кабыгын төеп җимнәренә кушып бирә идем, яшь бозауларның сөякләре ныгысын өчен, онын апарага салып эчерткәнем булды. Аны өй тегермәнендә фураж тарттырып, мал-туар, кош корт өчен катнаш азык ясаган чагында катнаштырып җибәрү отышлы. Сөякләре еш сыну чире – остеопороздан интегүче өлкән яшьтәге күрше карчыгы, балкашыгының дүрттән бере чамасы тутырып, көн саен йомырка кабыгы оны кабып куя. 

Хәмидә Гарипова,
Казан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading