12 яшьлек кызны ике көн подвалда бикләп тотканнар
Тикшерү комитетында ике көн подвалда торган кызның хәле турында сөйләделәр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Тикшерү комитетында ике көн подвалда торган кызның хәле турында сөйләделәр.
Ике көн дәвамында Бийск шәһәрендә бер ир-ат 12 яшьлек кызны подвалда бикләп тоткан, дип хәбәр итә РИА Новости Алтай крае буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәтенә сылтама белән.
"Тикшерүчеләр әле генә кыздан сорау алуны тәмамлады. Ул подвалда бикләп тоткан ир-атның үзен чыгарып җибәрүен сөйләгән. Ир-ат качкан, аны эзлиләр", - дип сөйләделәр ведомствода.
Агентлык әңгәмәдәше ачыклаганча, кызның хәле нормаль, физик җәрәхәтләр юк.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, шимбә көндез кыз гаиләсе җәй көне яшәгән йорттан велосипедта чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Соңыннан Бия елгасы ярында аның шәхси әйберләре һәм кәрәзле телефоны табылган.
200дән артык кеше катнашкан масштаблы эзләнүләр дүшәмбегә каршы төнгә чаклы, бала үзе өйгә кайтканчы дәвам иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Шоу-бизнес
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенче! Котлыйбыз!
-
#Язмалар
Резидә Шәрәфиева турында дусты Гөлназ Шәйхи: «Соңгы көненә кадәр биш вакыт намазын укып бакыйлыкка күчте...»
-
#Авыл
Нишләргә бу “кыргыйлар” белән?
-
#Авыл
Берәресе гармун уйнаса, “Исеректер ул”, диләр...
-
#Авыл
Җәй башлану белән илтеп куялар иде, ә анда... Анда үзгә тормыш...
Комментарийлар